Денис авылында Татар теле буенча өлкә олимпиадасы, шигърият конкурсы һәм “Ел укытучысы” бәйгесе үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ, ВИДЕО)

1-DSC_2702Исегезгә төшереп үтәбез, үткән җомга көнне Шенталы районының Денис авылы гомуми белем бирү мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы, 1-11 сыйныф укучылары арасында шигырьләрне сән­гать­ле уку конкурсы һәм  татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы” бәйгесе уз­ды­рылды. Бу чараны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, төбәгебезнең мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты, Денис авылы мәктәбе администрациясе оештырды.

Бәйгеләрдә Камышлы, Похвистнево, Шенталы рай­о­ннарын­дагы татар авылларында һәм Самарның “Яктылык” татар мәктәбендә укучы 60ка якын бала катнашты.

Бәйгеләрдә катнашучыларны сәламләп, Шенталы муниципаль район башлыгы урынбасары Александр Сергеевич Гурьянов, Денис авылы җирлеге башлыгы Лимоза Фатыйх кызы Бикмөхәммәтова, Самар өлкә «Туган тел» оешмасы президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров, директоры Фәрхәт Сабирҗан улы Мәхмүтов, Шенталы районының «Нур» татар оешмасы җитәкчесе Шәүкәт Шамил улы Галәүтдинов, СИПКРО поликультур белем бирү кафедрасы методисты Алсу Айрат кызы Хаметова,  Денис авылы мәктәбе мөдире Рәфыйк Әбрар улы Минһаҗев  конкурсантларга уңышлар теләделәр. 

1-DSC_24381-DSC_2439 1-DSC_24411-DSC_2444 1-DSC_2445 1-DSC_2448 1-DSC_2449 1-DSC_2432 1-DSC_2430 1-DSC_2431 1-DSC_24331-DSC_2451 1-DSC_2454 1-DSC_2455 1-DSC_2457 1-DSC_2461 1-DSC_2464 1-DSC_2467 1-DSC_24701-DSC_2471

Аннан укытучылар өчен ачык дәресләр башланды, ә инде укучылар җиң сызганып, олимпиада биремнәрен эшләргә керештеләр. Язу эшләрен тәмамлаганнар кабат тамаша залына җыелды. Биредә балалар татар телендә күренекле ша­гыйрьләренең һәм җирле авторларның шигырьләрен сөйлиләр иде.

1-DSC_2482 1-DSC_2489 1-DSC_2490 1-DSC_2491 1-DSC_24941-DSC_2508 1-DSC_2513 1-DSC_2517 1-DSC_2519 1-DSC_2521 1-DSC_2525 1-DSC_2528 1-DSC_25291-DSC_2554 1-DSC_2556 1-DSC_2559 1-DSC_25601-DSC_2561 1-DSC_2562 1-DSC_25651-DSC_2496 1-DSC_24971-DSC_2500 1-DSC_2503 1-DSC_2504 1-DSC_25061-DSC_25071-DSC_2532 1-DSC_2536 1-DSC_25371-DSC_2538 1-DSC_2539 1-DSC_2542 1-DSC_2543 1-DSC_2544 1-DSC_2546 1-DSC_2549 1-DSC_2550

1-IMG_5064

1-IMG_5073 1-IMG_5075 1-IMG_5077 1-IMG_5080 1-IMG_5084 1-IMG_5085 1-IMG_5087 1-IMG_5091 1-IMG_5099 1-IMG_5102 (1) 1-IMG_5104 1-IMG_5110 1-IMG_5113 1-IMG_5115

1-DSC_2640 1-DSC_2641 1-DSC_2642 1-DSC_2643 1-DSC_2645 1-DSC_2646










Җюри әгъзалары бәйгеләргә нәтиҗә­ләр ясаган вакытта авыл мәктәбенең сәләтле укучылары кунакларга матур концерт та бүләк иттеләр.

1-DSC_2576 1-DSC_2580 1-DSC_2581 1-DSC_2588 1-DSC_2593 1-DSC_2596 1-DSC_2599 1-DSC_2601 1-DSC_2603 1-DSC_2607 1-DSC_2616 1-DSC_2622 1-DSC_2625




Ниһаять,  җиңүче­ләр­нең исемнәре билгеле булды. 

Язма эшләр бәйгесендә 8 сыйныф укучылары арасында беренче урынны «Яктылык» мәктәбеннән Вагыйзов Данир (укытучысы — Алия Әбүзәр кызы Әпсәләмова), икенче урынны Гали авылыннан Сәлимов Айрат  (укытучысы — Искәндәр Әбүбәкир улы Латыйпов) яуладылар. Өченче урынны Яңа Усман авылы мәктәбеннән Садриева Альбина (укытучысы — Гөлфия Мәрдгали кызы Тәҗетдинова) алды.

9 сыйныф укучылары арасында олимпиадада беренчелекне «Яктылык» мәктәбеннән Гарипова Исламия  (укытучысы — Фәния Нурсәхи кызы Гыйләҗева) яулады. Икенче урында — Денис авылыннан Фаләхов Айдар (укытучысы —  Нурсинә Гадый кызы Хаматшина). Галидән Миһаҗева Энҗе (укытучысы — Искәндәр Әбүбәкир улы Латыйпов)  өченче урынга лаек булды.

10 сыйныф укучылары  арасында беренчелекне  Осмонова Айтурган (укытучысы — Фәния Нурсәхи кызы Гыйләҗева) алды. Икенче урында — Камышлы авылыннан Минһаҗев Дамир (укытучылары — Тамара Фанзыйл кызы Хисмәтова), өченче урында -  Иске Ярмәктән Минһаҗев Рәмис (укытучысы — Рәмзия Милавир кызы Кәбирова).

11 сыйныф укучылары арасында язма эшләр бәйгесендә Самар шәһәренең «Яктылык» татар мәктәбе укучылары Шәкүрова Гүзәлия һәм  Газизова Наилә (укытучылары — Нурзидә Әхмәтзыя кызы Фәйзуллина) беренче-икенче урыннарга лаек булдылар. Өченче урында — Камышлы авылыннан Бәдретдинова Эльвина (укытучысы — Тамара Фанзыйл кызы Хисмәтова). 

Язма эшләр буенча беренчелекне яулаган укучылар мәркәзебез Казанда үтәчәк татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадага юллама да алдылар.

1-DSC_2632

1-DSC_2635

«Туган тел» өлкә татар оешмасы президенты Денис авылы мәктәбе мөдиренә Рәхмәт хаты тапшыра.

1-DSC_2661 1-DSC_2664 1-DSC_2666 1-DSC_2668 1-DSC_2671 1-DSC_2673 1-DSC_2675 1-DSC_2677 1-DSC_2678 1-DSC_2680 1-DSC_2682

Күренекле ша­гыйрьләренең, җирле авторларның шигырьләрен сән­гать­ле уку конкурсында 40тан артык бала катнашты.

1-4 сыйныфлар арасында барлык призлы урыннарны Иске Ярмәк авылы мәктәбе укучылары Сәлахова Эльвира (4 сыйныф), Хәнәфиева Алсинә (3 сыйныф), Шәрәфетдинова Сафия  (4 сыйныф) яуладылар

5-8 сыйныфлар арасында Иске Ярмәк авылы мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Сәлахова Альмира иң яхшысы дип табылды. Икенче урында — Денис  авылы мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Идиятуллина Диләрә, өченче урында — Яңа Усман авылы мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Кәлимуллина Камилә.

9-11 сыйныфлар арасында Денис авылы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Хәмзин Рамил беренче урынга лаек булды. Икенче урында — Самар шәһәренең «Яктылык» татар мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Шәкүрова Гүзәлия.  Өченче урынны   Камышлы авылы мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ямалетдинова Лиана һәм «Яктылык» татар мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гарипова Исламия үзара бүлештеләр.

Ә үзе язган шигырьне укыган «Яктылык» татар мәктәбеннән Исмәгыйлова Айгөл (9 сыйныф) “автор-башкаручы” номинациясендә призлы урын алды.

1-DSC_2637 1-DSC_2639

1-DSC_2683 1-DSC_2684 1-DSC_2686 1-DSC_2687 1-DSC_2688 1-DSC_2690 1-DSC_2692 1-DSC_2693 1-DSC_2694 1-DSC_2696 1-DSC_2697 1-DSC_2698

“Ел укытучысы” конкурсында өч мөгаллимә үзләренең педагогик концепцияләрен тәкъдим иттеләр. Яңа Усман авылының урта белем бирү мәктәбеннән Гөлфия Мәрдгали кызы Тәҗетдинова 6 сыйныфта «Ибраһим Газиның «Йолдызлы малай» әсәрен йомгаклау» темасына, “Яктылык” татар мәктәбеннән килгән укытучы Рәхимә Илдус кызы Хайрова 4 сыйныфта «Һөнәрләр» темасына,  Денис авылының урта белем бирү мәктәбеннән Нурсинә Гадый кызы Хаматшина 9 сыйныфта «Г.Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» әсәре» темасына ачык дәресләр күрсәттеләр. Нәтиҗәдә “Ел укытучысы” исеменә Денис авылы мәктәбе укытучысы Нурсинә ханым Хаматшина лаек булды. Икенче урында — Рәхимә Илдус кызы Хайроваөченче урында - Гөлфия Мәрдгали кызы Тәҗетдинова.

1-DSC_2649 1-DSC_2651 1-DSC_2653 1-DSC_2655 1-DSC_2656

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров, мөдире Фәрхәт Сабирҗан улы Мәхмүтов, оешманың Совет әгъзасы Фәһим Хәниф улы Йосыпов, СИПКРО поликультур белем бирү кафедрасы методисты Алсу Айрат кызы Хәмәтова, Денис авылы мәктәбе мөдире Рәфыйк Әбрар улы Минһаҗев барлык бәйгеләрдә җиңүчеләргә һәм катнашучыларга  бүләкләр тапшырдылар. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров, җәмгыять Советы әгъзасы Фәһим Хәниф улы Йосыпов,  Шенталы районының «Нур» татар оешмасы җитәкчесе Шәүкәт Шамил улы Галәүтдинов, шулай ук Шамил әфәнде ГалимовАзат әфәнде  Надиров, Али әфәнде Сөләйманов, Денис авылы мәктәбе укытучылары чараның иганәчеләре булдылар.

1-DSC_2702 1-DSC_2699 1-DSC_2705

Денис авылы мәктәбе администрациясе чараны оешкан төстә, килгән кунакларның күңелләренә хуш килерлек итеп уздыру өчен бөтен шартларны да тудырган иде. Бәйгеләрдә катнашучыларны, жюри әгъзаларын ашату ягы да бик әйбәт оештырылган иде.  Көн дәвамында мәктәптә «Кул эшләре», «Халкым бизәкләре» күргәзмәләре дә эшләп торды. 

1-DSC_2428

Римма НУРЕТДИНОВА, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте Советы әгъзасы, «Самар татарлары» сайты мөхәррире, жюри әгъзасы.

Автор һәм Алия АРСЛАНОВА фотосурәтләре.

Денис авылы, Шенталы районы, Самар өлкәсе.

Просмотров: 1749

Комментирование запрещено