Ул булдырган “Бердәмлек”

Аглиулин на 1ую10 декабрьдә 28 ел буе “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире булып эш­лә­гән Рәфгать Нәбиулла улы Әһ­­лиуллинның вафаты­на 40 көн тула. Бу көнне Рәф­гать абыебызның рухы, җир­дәге мә­шә­катьләрдән ае­ры­­лып, күк­кә ашар һәм, тор­мыш­тагы га­мәл­ләрен бар­лый-барлый, кыя­мәт көнен көтә башлар. Без дә бу көнне аның үткәннәренә күз салып, Хо­дайдан ярлыкау со­рап, дога­ларыбызны кы­лыйк.

Рәфгать Нәбиулла улы Камышлы районының Дәүләткол авылында туган. Әтисе, беренче Бөтендөнья сугышы инвалиды, гаиләсе белән бергә кулакка чыгарылып, Красный Бережок авылына сөргенгә җибәрелгән. Бер баласы ачлык һәм ялангачлыктан вафат булгач, ул Михаил Калининга хат яза, һәм кабат туган авылына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә.

Нәбиулла ага төпчек улын күрә алмыйча, 43нче елның фев­ралендә салкын тиюдән вафат була. Ә 7 сентябрьдә туган малае ул вакыттагы бөтен газап­ларны күреп үсә. Ачлык, ялангачлык, көч җит­мәслек авыр эш…

Әнисе Гыйльменур апаны колхоз мәҗбүриләп газетага яздыргач кына, малайның тормышы үзгәреп китә. Ул Камышлы районының “Югары уңыш өчен” газетасының һәр санын кат-кат укып, мәгълүматны су кебек эчә.

Нәтиҗәдә, 1953 елда мәк­тәп стенгазетасына беренче шигырен яза. Сталинның үле­менә багышланган бу шигырьне булачак бөек шагыйрь — Йолдыз мәктәбеннән килеп укучы Рөстәм Мингалим күреп ала һәм Рәфгатькә селькор булып эшләп карарга тәкъдим итә. Шулай итеп Әһлиуллинның жур­на­лист карьерасы башланып китә.

Ә менә укырга ул Ка­мышлының авыл хуҗалыгы тех­никумына керә. Ләкин газе­та­ларга язып торуын туктатмый. Агроном булып эшләү чорында да, җитешсезлекләрне күргән саен, район газетасына мәкаләләр язып тора. Мәсәлән, бөтен колхозчылар колхоз пе­чәнен чапканда, колхоз рәисе үзенә печән әзерләп ятуы турында язып чыга. Кызганычка, район газетасында мәкаләне бастырмыйлар, ә корреспондентны артта ка­лып баручы колхозга озаталар.

Кызу холыклы һәм дөреслек эзләргә яратучы язучыны җитәкчеләр газеталар янына якын китермәскә тырышсалар да, Әһлиуллин журналистикага кайта һәм, район газетасында хатлар бүлеге мөдире буларак, колхозлардагы тәр­типсезлекләр турында язылган өч хатны бастырып чыгара. “Син безнең хуҗалыкны ыштансыз калдырдың!” — дип өстенә акыра партком секретаре. Ә берничә көннән беренче һәм икенче секретарьларны, эчеп сугышкан өчен, эшләреннән төшерәләр, ә Әһлиуллин үз урынында эшләп кала.

Вакыты белән аның таланты үсеп, район газетасына гына сыешмый башлагач, аны “Волж­ская коммуна” өлкә газетасына эшкә чакыралар. Башта штаттан тыш хәбәрче, ә 1970 елдан “Волжская коммуна” газетасының авыл хуҗа­лыгы бүлеге хезмәткәре булып китә ул.

Шушы елларда ул өйләнә, ике кызы туа. Ләкин 80нче еллар аның тормышында тирән эз калдыра — ул 43 яшендә беренче инфаркт кичерә.

…Ә илдә инде үзгәртеп кору җилләре котыра. Аның каравы, партия органнары милли яңарышка йомшаграк карый башлаган чак. Самарада “Туган тел” җәмгыяте оеша һәм үзенең органы буларак “Бер­дәмлек” газетасын чыгара башлый. Бу эшне Рәфгать Әһлиул­линга тапшыралар. Шулай итеп, 1990 елның 1 мартыннан Рәф­гать Әһлиулин дүрт битле “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире булып эшли башлый.

Яңа роленә ул бөтен җаны-тәне белән керешә. Мәсәлән, газетага кәгазь алу өчен матбугат министры Михаил Полторанинга кадәр барып җитә. Үзгәртеп кору елларында акча булмаган чакларда ак байларыбыздан акча эзләп йөрсә — йөрде, ләкин газетаны яптыр­мады. Ул үз-үзен аямыйча эшләде, кирәк булганда, амбра­зуларга ташланды, йөрәген дә, үзен дә сакламады һәм 75 яшендә дөнья белән хушлашты…

Бүген, баш мөхәрриребезне искә алу көнендә, редакция коллективы шуны әйтә ала: “Бердәмлек” бар, һәм ул ки­ләчәктә дә булачак. Чөнки га­зетаны саклап калу — беренче ре­дакторыбызның соңгы ва­сыя­те ул. Рәфгать абый бе­рәм­тек­ләп сайлап алган журналистлар исән чакта “Бер­дәмлек” халык газетасы булып яшәргә тиеш.

Редакция коллективы исеменнән

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1080

Комментирование запрещено