Тирән тарихыбызны барлап / Прошла обзорная экскурсия по историческим местам города Самара

DSC_1487

Самар өлкәсенең татар милли-мәдәни мөхтәрияте тарафыннан үткәрелгән экскурсиядә четерекле һәм катлаулы сорауга да җавап табылды кебек…

Хәзерге заманда яшьләр сабый чактан ук күпне беләләр. Кызганыч ки, тик алар арасында тарихыбызны һәм телебезне белүчеләр саны гына, торган саен кими бара. Киләчәгебез шулар кулына калачагын исәпләсәң, алда милләтебезне никадәр зур фаҗига көткәнлеген күз алдына китереп була булуын.

Ләкин дә арабызда үз балаларын чын татарлык рухында тәрбияләп, үзара саф татарча сөйләшеп, чын татарлык рухын саклап яшәүче гаиләләр дә барлыгын исәпкә алсаң, бу бәлагә каршы торырлык көрәш чаралары әлегә тулысынча кулланылмаган икәнлеге дә аңлашыла.

Кешеләргә тумыштан ук кызыксыну, күпне белергә теләү кебек, көчле омтылыш һәм серле бер сәләт бирелгән. Моның ярдәмендә һәркем дә тормыш серләрен өйрәнә һәм бар нәрсәне дә аңларга, белергә омтыла.

Ә менә бөтен дөньядагы барлык тарихчы галимнәрнең дикькатен яулап, аларда тирән кызыксыну уяткан данлыклы татар тарихына, дөньядагы иң камил, иң моңлы телләрнең берсе булып саналган туган телебезгә карата булган хөрмәтне үз милләттәшләребез арасында да уятып булыр идеме икән?! Моны булдыра алырлык кешеләребез дә бармы соң?!

11 ноябрьдә Самар өлкәсенең татар милли-мәдәни мөхтәрияте тарафыннан үткәрелгән экскурсиядә менә мондый четерекле һәм катлаулы сорауга да җавап табылды кебек.

Милләтебезне, тарихыбызны каралту, ялган эзгә салу өчен ниләр генә эшләнмәсен, хакыйкый тарих утта да янмый, суда да батмый. Дөреслекнең, су төбеннән дә калкып, көлдән дә кабат гәүдәләнә ала торган гаҗәп һәм серле ягы бар.

Әле менә Самар шәһәрендә дә, без үзебез узып йөргән күп урыннарда данлыклы тарихыбызга кагылган күп истәлекләр сакланып, алар үзләрен төгәлрәк ачыклауны көтеп яталар икән бит.

Билгеле, элгәредән татар тарихы, татар милләте гел яман төстә сурәтләнгәнгә, татар сүзе дә күп вакытта кешеләрдә негатив тойгылар, нәфрәтле караш уятып килде. Нәтиҗәдә күп кенә татарлар дә,үз милләтеннән читләшеп, аңа төрле куркынычлар янавына битараф булып яшәделәр һәм яшиләр.

Ә менә Юныс кызы Роза Бадыйкова тарафыннан үткәрелгән экскурсия барышында татар тарихы күпләр өчен, көтелмәгәндә, уңай яктан ачылып, аларда зур кызыксыну тудырды. Ул халкыбызның үткәннәренә, милләтебезгә карата анда катнашучыларда тарихны тирәнрәк аңлау теләге уята алды.

Татар тарихы ул,һичшиксез, бай һәм тирән. Тик аны халыкка ачыклап күрсәтә белү һәм шуңа карата кызыксыну үяту өчен, иң элек, ул кешенең үзендә төпле белем һәм үз милләтеңә карата тирән ихтирам булуы да кирәк икән шул.

Бу экскурсия барышында Роза ханым революциягә кадәр биредә яшәгән татарларның үткәндәге тормышы һәм язмышы турында кызыклы һәм эчтәлекле хәбәрләр, булып узган вакыйгалар турында сөйләде. Монда төрле халыкларның вәкилләре, Самар шәһәрендәге мәдәният институты студентлары да катнашканлыктан, ул башка милләтләргә кагылышлы вакыйгалар турында да кызыклы мәгълүматлар бирде.

Татарлар сәүдәгә оста халык булганга, Самар шәһәрендә яшәүче халык арасындә сәүдәгәрләр дә күп булган. Биредә татарлар күмәк яшәгән бистәләр, урамнар булган. Алар мәсҗидләр салып, мөселман мәхәлләләрендә Ислам дине кануннары нигезендә берләшеп яшәгәннәр.

Самар шәһәре иген белән сәүдә итү өлкәсендә Рәсәй күләмендә дан казанган. Сәүдәгәрләре күп булганга, Самар шәһәрен “Российское Чикаго”, “Чопорная купчиха”, дип тә атаганнар. Ул заманның истәлеге булып “Хлебная площадь” дип аталган сәүдә мәйданы гына калган.

Татарлар элгәредән динле, белемле булулары белән дә танылган халык буларак, биредәге мәсҗидләрдә, мәдрәсәләрдә халыкка җәдиди белем бирелгән, гәҗитә-журналлар нәшер ителгән. Шуларның берсе – Икътисад (Экономика) журналы. Ул Рәсәй күләмендә, беренче булып, татарлар тарафыннан Самар шәһәрендә басылган.

Экскурсия барышында Самар татарлары тарихында тирән эз калдырган Фатыйх Мортазин турында кызыклы хәбәрләр бирелде. Ул — данлыклы мәгърифәтче, ахун, сәясәтче, дин эшлеклесе һәм меценат булып танылган шәхес. (Ахун – дин галиме, мәгариф җитәкчесе).

DSC_1487DSC_1482

Ул 1906 елда оештырылган беренче мөселман съездында катнаша. Җаны-тәне белән үз халкы белемле, тәрбияле булсын өчен бар көченә көрәшә. Кызганыч ки, тик ул милләтебезнең, башка каһарманнары кебек үк, репрессияләр шаукымында кулга алына һәм 1938 елда атып үтерелә.

Самар татарлары тарихында тагын бер данлыклы шәхес …… Мельзетдинов. Ул үзенең өен мәхәллә файдасына, гыйбадәтханә итеп бирә.

Экскурсия барышында бүгенге көнгә кадәр сакланып калган Тарихи мәсҗид турында да кызыклы мәгълүматлар бирелде. Ул 1913 елда төзелә һәм бары тик дүрт кенә ел халыкка хезмәт итә. Аның манарасы киселгәч, госпиталь, балалар бакчасы итеп һәм башка максатларда файдаланалар. Дингә иреклек бирелгәч, бу бина Самар өлкәсе мөселманнарыныңДиния нәзарәтенә кайтарыла. Хәзерге вакытта ул тулысынча диярлек яңадан корылып, Ислам дине үзәкләренең берсенә әверелде. Экскурсантлар анда булып, гади гүзәллеккә сокландылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Әлбәттә, ике сәгать вакыт эчендә киң җәелеп, зур күләмле мәгълүмат биреп булмый. Шулай да, Роза ханым кыска-кыска итеп булса да, күп хәбәрне эчтәлекле итеп, матур тел, җылы хисләр белән,һәркемнең күңеленә үтәрлек ясап җиткерә белде.

Һәр сәяхәт – ул кызыклы, эчтәлекле. Ә инде бу юлы аны алып баручының,үткән дәверләрне тергезгәндәй, безнең күз алларыбызга китерә алуы мавыктыргыч, истәлекле бер вакыйга булды.

Хәзерге вакытта без коточкыч зур мәгълүмат ташкыны, информация чараларының көчле тәэсире, басымы астында яшибез. Шул ук вакытта, яшь буын вәкилләренең белмәгән нәрсәләре юк кебек тоелса да, тик алар гап-гади, иң кирәкле нәрсәләрне дә белмиләр. Мәсәлән, шәһәр тарихында нинди вакыйгалар булуын, анда тирән эз калдырган шәхесләр һәм урамнар исемнәренең кайдан килеп чыгуы турында белүчеләр бөтенләй юк диярлек. Ә биредә кан заманнардан бирле яшәгән татарларның тирән тарихы турында – бигрәк тә.

Менә шуңа да, биредә борынгы Булгар патшалыгының ил чиге булуы, Жигули атамасының татар сүзеннән — “җигүлеләр” (бурлаклар) мәгънәсеннән барлыкка килүе дә күпләр өчен зур яңалык булды.

Самар – фарсыдан тәрҗемә иткәндә “гөлбакча”, “җәннәт урыны” мәгънәсендә. Бу атаманың көнчыгыш илләрендә, шул исәптән Иранда, Сириядә дә булганлыгын, төрки һәм фарсы телле халыкларның иң борынгы тарихи чыганакларда очравын да исәпләсәң, Самар шәһәренең никадәр тирән тарихка ия булуын аңлап була.

Әлбәттә, Самар төбәгенең һәм аны кочып алган Волга елгасының да тирән һәм серле тарихы бар. Элгәре ул Идел дип аталган. Бу — саф татар атамасы. Аның мәгънәсе — Йиде ил елгасы (элгәрегечә — җиде). Идел — җиде илдә яшәгән төрки халыкларны берләштергән бөек елга. Ә тарих серләрен тирәнтен белгән язучы Эдуард Тополь Иделнең ничек итеп Волга дип атала башлавын болай тасвирлый: кенәз Святослав Иделне элгәре үз кулында тоткан һәм ахырда хәлсезләнгән Хәзәр илен талап туздыра. Ә борынгы Идел елгасын үзенең әнисе Ольга (древлянка Вольга) исеме белән атый.

Билгеле, бу хәбәрнең рәсми чыганакларда кайчандыр раслана алуы икеле. Тик шулай да, без Иделнең кайчандыр төрле төки халыкларның дәүләтләрен үз тирәсенә сыендырган бөек елга икәнлеген белергә тиешбез.

Бүгенге көндә Иделнең башлангычы Мәскәү тирәсендә булмавын да аңлап була. Чөнки Иделнең кушымтасы булып саналган Кама елгасы Волга белән кушылган җирдә аңардан күпкә киңрәк һәм тулы сулырак. Димәк, аның башланган җиренең дә күпкә югарырак һәм киң тармаклырак, дип исәпләргә була. Билгеле, әлегә бу бик бәхәсле фикер, чөнки ул сәясәт белән тыгыз бәйләнгән.

Үз халкыңа карата ихтирам булдыру өчен һәркемгә, иң элек,үз милләтенең чынбарлык тарихын һәм аны данлаган бөек шәхесләр турында да белергә кирәк. Менә бу чарада Самар шәһәрендә туып-үскән һәм ил батырлары буларак тарихка кергән милләттәшләребез турында да кызыклы хәбәрләр бирелде. Болар: Рәүф Кутуев, Мәхмүт Аитов, Ольга Санфирова — барысы да тиңсез батырлыклар күрсәткән һәм Советлар Союзы Герое исенменә лаек булган Бөек Ватан сугышы каһарманнары.

Самар шәһәрендә сугыш вакытында Бөек Җиңүгә төпле нигез салына. Биредә самолётлар, хәрби техника һәм төрле сугыш кораллары җитештерелә. Самар өлкәсеннән 600000 кеше сугышка китә һәм шулардан 220000 кеше һәлак булалар. Боларны исәпкә алып, Самар шәһәренә “Город боевой и трудовой славы” дигән мактаулы исем бирелде.

Экскурсия барышында өлкә Администрациясе бинасы каршындагы 53 метр биеклегендәге һәйкәл янында космоска җибәрелгән 2000 ракетаның башлыча Самар шәһәрендә җитештерелүе, шулай ук шәһәребезнең төп космонавтика үзәгенә, фәнни һәм техник базасына әверелүе турында да сөйләнде.

Самарның элгәре төзелгән өлешендәге һәр җирдә шәһәр тарихнының тирән тамырлары саклана,һәм анда үткән дәверләрдә шаулап узган вакыйгаларның эзләрен ачык күреп була.

Экскурсия барышында бу хакта шактый күп нәсәләр сөйләнде. Кыска гына вакыт эчендә дә күпләрдә төрле вакыйгалар турында тирәнрәк белү теләге туды. Алар арасында мондый экскурсияләрне төрләндеребрәк дәвам итүне дә сораучылар булды.

Әйтергә кирәк, бу экскурсиянең иң әһәмиятле ягы – шәһәребез тарихының иң тирән, иң кызыклы һәм иң гыйбрәтле җирләрен татар милләтенең үткәннәре, данлыклы шәхесләребезнең язмышы белән дә бергә бәйләп күрсәтелүе, аның башка халыкларда да милләтебезгә карата уңай кызыксыну уята алуы.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Сәлам» газетасы.

* * *

Сейчас молодёжь с раннего детства имеет доступ в огромное информационное пространство. Казалось бы, что они всё знают уже с рождения. К сожалению, многие из них слабо ориентируются в вопросах истории. Но, однако, если человек не знает прошлого, он не может уверенно идти вперёд и найти себе правильную дорогу в жизни.

В целях привлечения внимания населения к прошлой истории Самары и ознакомления людей со знаменитыми людьми и сподвижниками различных народов, которые проживали здесь в различные эпохи, татарская национально-культурная автономия Самарской области и национально-культурное общество «Туган тел» организовали обзорную экскурсию по историческим местам города Самара.

В настоящее время татарскую общественность беспокоит то, что большая часть современной молодёжи не знают родного языка, традиций своего народа и его историю. А на самом деле, отрыв от своих корней приводит к оскудению души человека. При этом теряется нечто важное, невосполнимое, как например, любовь к родному краю, к своей родине, и, в конечном счёте, притупляется чувство патриотизма в людях.

Как известно, человек с рождения наделён таким удивительным даром, как любопытство. Неуёмное стремление человека познавать всё, что происходит вокруг — присутствует до конца его жизни. Эта страсть особенно бурно проявляется в годы детства.

А детская душа — это как чистый лист бумаги. Что в неё напишешь, что туда вложишь — такова и будет его сущность. При этом, сколько позитива вложено в души людей — таково будет и общество.

К сожалению, сейчас все мысли и устремления людей направлены на информационное пространство интернета и целиком поглощены им. При этом, огромное количество информации воспринимается без разбора и фильтрации. Это особенно вредно детям, чьё осознание ещё не сформировалось и их мышление ещё не обрело позитивную направленность.

Тут невольно возникает вопрос: как же их оторвать от виртуального мира и помочь им в полной мере познать настоящую действительность, увязывая его с прошлым и обращать их взоры в будущее?!

Глядя на то, с каким воодушевлением и азартом рассказывает ведущая Роза Бадыкова о славном прошлом города Самара и с каким вниманием и восторгом это воспринимается присутствующими — по ходу экскурсии кажется был найден ответ и на этот вопрос.

История — не только интересна и познавательна. Она поучительна и является наукой о жизни. Не зря же великий мыслитель древности Геродот назвал её «наукой всех наук».

По ходу экскурсии многие поняли, что привычные места, мимо которых мы часто проходим, не обращая особого внимания, молча хранят память о тех временах, благодаря которым сложилась славная история Самарского края. которая своими корнями уходит в незапамятные времена.

Участники экскурсии здесь узнали много нового, интересного. Правда, за столь короткое время невозможно познать всё. Но, однако, тут у многих пробудилось желание узнавать больше и глубже познать суть услышанного здесь.

История нынешнего Самарского края имеет древние корни. Например, название Самар упоминается в древнейших индо-иранских и древнетюркских трактатах, а так же в древнесирийских источниках. Слово Самар — переводится как «благодатный край», «райское место». Это название встречается и в некоторых странах Востока.

С древних времён река Волга называлась Идель. Знаменитый писатель Эдуард Тополь, основываясь на древние источники пишет, что новое название ей дал князь Святослав. После разгрома Хазарии, которая держала в своих руках водные торговые пути, он переименовал эту великую реку в честь своей матери — древлянской княгини Вольги, чьё имя в исторических трактатах сохранилась как Ольга.

В более древние времена, ещё до нашествия войск Батыя, место расположения города Самара была южной границей Булгарского царства. А древние булгары — это одна из благородных ветвей, из которых со временем сложился многоэтничный татарский народ.

Место расположения города Самара примечательно тем, что здесь лесостепь смыкается со степью. Не зря на гербе города красуется образ козы. В былые времена здесь кочевали стада диких коз, сайгаков и косуль. Поэтому, образ козы как бы является историческим символом города Самара.

Примечательно и то, что Самара до революции славилась хлеботорговлей. Не зря её называли «Российское Чикаго», «Чопорная купчиха». Татары издавна были известны как торговые люди. Поэтому среди татар, которые проживали в Самаре, было много хлеботорговцев. Здесь были выстроены целые улицы с компактным проживанием татар и слобода, называемая татарской. Здесь были построены мечети, медресе, которые являлись так же и образовательными центрами.

Одна из особенностей черты характера татарского народа — это сильное стремление к знаниям. Это шло с глубины веков и было заложено в их генах. Большинство наиболее продвинутых, образованных и состоятельных людей душой болели за судьбу той части народа, которые жили в нужде, в невежестве. При этом, они создавали благотворительные общества, просветительские центры, строили мечети, медресе.

Они же внедряли новометодную — джадитскую форму обучения, которая базировалась на естественные науки и была ориентирована на систему светского образования. Благодаря этому, а так же помощи благородных людей, меценатов, татарский народ смог достойно интегрироваться в новую, Российскую действительность.

Один из таких сподвижников был ахун Фатыйх Муртазин — меценат, политик, просветитель и религиозный деятель. Ахун — высокочтимый предводитель системы образования, наставник религиозной общины. Он всего себя посвятил тому, чтобы его народ был грамотным, благовоспитанным. Но, к сожалению, во время репрессий в 1938 году он был арестован и расстрелян, как и многие из числа самых прогрессивных представителей общества.

Многие участники экскурсии, в том числе и татары, почти ничего не знали об историческом прошлом татарского народа и что происходило в их обществе в те далёкие годы. Поэтому всё, о чём поведала ведущая, было выслушано с огромным интересом не только представителями татар, но и всеми, кто участвовал там.

Поскольку среди присутствующих были студенты института культуры, их преподаватели и представители разных национальностей, в программе экскурсии, кроме татарской тематики, было предусмотрено и ознакомление историей жизни представителей чувашского и мордовского народов, культурным наследием поволжских немцев и поляков, которые издавна проживали здесь. Приятные впечатления остались после посещения католической церкви, которая поразила своим скромным изяществом, убранством и великолепной акустикой.

Побывав в Исторической мечети города Самара многим интересно было узнать о сущности традиционного ислама, о его священнодействующих принципах и миролюбивой сути. Поскольку во всех религиях есть разные течения, порой противодействующие друг-другу, судьба ислама тоже не избежала этой участи. Появились течения, искажающие его сущность и компрометирующие его святость.

Присутствующим была предоставлена информация о том, что на территории России исповедуется традиционный ислам ханафитского толка, который начал проникать сюда естественным, мирным путём. Поэтому Ислам, обогащённый лучшими традициями исконно проживающего здесь татарского народа, стал называться традиционным.

Его основополагающие принципы сохранились до сегодняшнего дня в неизменном виде. Они и сейчас служат источником высокой нравственности, культуры и благочестия в общественной жизни татарского народа. Подкреплением тому является изречение из священного писания: «Патриотизм и любовь к отчизне являются частью веры».

DSC_1489DSC_1492 DSC_1499 DSC_1500 DSC_1501 DSC_1505

Патриотизм — одна из главных составляющих нравственной основы человека. К сожалению, в настоящее время нельзя гордиться тем уровнем патриотизма, который был в прошлые времена, когда наш народ отстаивал свою независимость в борьбе против фашистов, подымал разрушенное народное хозяйство страны, осваивал космические просторы.

Тогда люди свято хранили в своих сердцах чувство гордости за свою страну, любовь к родине, знали её историческое прошлое и сделали всё возможное, чтобы жизнь народа в будущем была достойной.

К сожалению, сейчас многие не знают, откуда происходят названия улиц, площадей, исторических памятников, других достопримечательностей города и о событиях, вписавшихся в историю города. Например, как Самара была оккупирована белочехами во время Гражданской войны, как здесь прошла полумиллионная армия Колчака.

Памятник Чапаеву, который стоит около драматического театра, является олицетворением того жуткого времени и тех событий, которые происходили в братоубийственной Гражданской войне.

К сожалению, сейчас преданы забвению имена многих прославленных людей, которые некогда проживали здесь. Например, фон Вакано, с именем которого сейчас многие знакомы лишь по этикеткам пивных бутылок. А ведь он вложил огромный вклад в развитие города Самара, благоустраивая улицы, прокладывая дороги, канализации, водопроводы и системы его освещения. Здания, построенные им тогда, и поныне являются памятниками архитектуры, зодчества и украшают ландшафт исторической части города.

Мы обязаны знать имена тех, кто прославили наш город, помнить о памятных событиях, происходивших здесь и гордиться ими. Например, среди многих участников Великой Отечественной Войны, проявивших исключительную отвагу, есть и представители татарского народа, которым посмертно присвоено звание Героя Советского Союза. Это уроженцы города Самара — Рауф Кутуев, Махмут Аитов и Ольга Санфирова (крещённая татарка).

В годы войны на фронт ушли 600000 жителей Куйбышевской (тогда) области и 220 000 из них пали в боях за свободу нашей родины. В городе Самара ковалось оружие победы — вооружение и военная техника. Самолёты ИЛ-2, изготовленные на заводах нашего города, на фронте прозвали «Летящими танками». Сюда было эвакуировано большое количество заводов, где изготавливалась военная техника и боеприпасы. Их бесперебойную работу обеспечивали женщины, дети и старики.

Учитывая то, что город Самара являлась одной из основных опорных баз, обеспечивающих фронт всем необходимым, её по праву назвали городом Боевой и Трудовой Славы.

И в мирное время, Самара прославилась как научно-производственный центр космической отрасли страны. Около 2000 космических ракет, запущенные в нашей стране, в основном изготовлены здесь. Трудовой подвиг народа и достижения в области космонавтики увековечены в памятнике высотой 53 метра, установленном на площади Славы возле здания областной администрации.

Таким образом, экскурсия была наглядной, познавательной и побуждающей живой интерес к событиям, которые происходили в жизни прошлых поколений и тем достижениям, которые были ими свершены.

К сожалению, имена многих знаменитостей, которые проживали или пребывали здесь, в процессе крутых разворотов истории и в политических водоворотах постепенно выпадали из народной памяти.

Думается, что подобные экскурсии или иные мероприятия, вызывающие в людях живой интерес ко всему тому, чем мы можем гордиться, с чего должны брать пример, на кого равняться и что должны свято хранить в памяти — не должны быть единичными.

Как говорится в пословице: «Лучше один раз увидеть, чем десять раз услышать». А здесь вот можно было и увидеть, и услышать, даже размышлять об увиденном и услышанном.

Фарид ШИРИЯЗДАНОВ.

Газета «Салям».

Просмотров: 1081

Комментирование запрещено