Нәзем иясе ягъни шәригатьне шигырь формасында бирә белүче Наиләбез

обложка книги Наиля апа

Наилә ханым Хөсәенованың яңа китабын алырга телүчеләр түбәндәге телефон аша элемтәгә чыгыгыз: 8-927-703-31-63.

Ульян төбәге — татар мәдәниятенә гаҗәеп олуг шәхесләр бүләк иткән җирлек. Моның серен мин үземчә болайрак күз алдына китерәм, чөнки ул Татарстанга терәлеп тора һәм борынгы заманда татар дәүләтчелегенең аерылмас бер тоташ җирлеге булган. Болгар бабаларыбыздан калган нәсел орлыгы әле хәзер дә, буталып, чуалып, харап булмаган.

“Нәсел” дигән тирән мәгънәле сүз яши. Барлык тереклекнең нәселе бар. Ул яхшы да, яман да була ала. Менә шуңа бит борынгы әби-бабаларыбыз, кыз алганда, кыз биргәндә, булачак ирнең җиде бабасын тикшергәннәр. Шуңа да аерылышу дигән нәрсә бик сирәк булган. Акыл белән эш йөртүчеләр һәрвакыт бәхетле булалар.

IMG_6834Наилә Хөсәенова — шундый акыллы җирлектә, изге болгар бабаларыбыз туфрагында хезмәт куйган кавемнән күтәрелгән талант иясе. Сөйли белү бер талант булса, яза алу – икенче сәләт. Ә инде уй-фикерләреңне шигырь юлларына сала белүче – югары сәләткә ия шәхес.

Тикмәгә генә Рәсүлебез с.г.в.: “Шигырьдә хикмәт бар”, дип әйтмәгән бит инде.

Дөрес, хисләрен кәгазьгә төшерүчеләр күп. Шуңа да мин, “Сәлам” гәҗитәсенең җаваплы сәркатибе буларак, “Заманында басмабызга мәхәббәт турында шигырьләр җибәрмәгез”, дигән игълан бирдем.

Чын поэзия милләт, телебез, Ватан турында кайгырта.

Ә инде иң югары осталык – ул әхлак, шәригать таләпләрен шигырь кысаларында яктырту. Мондый кешеләргә нәзем иясе, диләр. Наилә Хөсәенова – шундый нәзем иясе.

Шәхсән мин үзем шагыйрәләрне җирдәге фәрештәләр белән чагыштырам.

Әлбәттә, фәрештәсе шайтан җилкәсенә утырмаган булса.

Наилә ханымның шигырьләрендә — туган туфракка олуг мәхәббәт.

Ата-ананы хөрмәтләү һәм кадерләү.

Хезмәт кешесен данлау.

Динебез Исламны байрак итү.

Кулыгыздагы китапның исеме “Тормыш кичерергә өйрәтте”.

Гаҗәеп тирән эчтәлекле фикер. Бу юлларга изге Китабыбыз Корәни-Кәримнең таләпләре сыйган.

Җыентык проза һәм поэзия бүлегеннән тора.

Икесе дә кошның ике канатын хәтерләтә. Һәм ике жанрда да язу сәләтенә ия икәнлеге күренә. Моны зур талантлар гына башкара.

Наилә ханым хикәяләрне күктән җыймый.

Ул булган хәлләрне тасвирлый, һәм шунысы белән алар укучы күңеленә тиз генә кереп утыралар. Аның яшәешенә төзәтмә кертәләр. Үзенә бер әхлаки фильтрга әйләнәләр.

Хикәяләрнең исемнәре генә дә үзенә җәлеп итә.

“Сандык өстендә үлгән ана”,

“Коймакны бозау ашады”,

“Картлыгында мунчада яшәде”,

“Тимербулат бәхетле итте”,

“Санюк”,

“Тормыш хаталарны кичерергә өйрәтте”.

Ничек инде боларны укымый каласың?!

Наилә Хөсәенова милләтебез өчен борчылып иҗат итә.

Аның максаты – татар халкының үзаңын уяту, милләтне саклап калу. Һәм бу юнәлештә аның кыйбласы дөрес.

Татар татар телендә сөйләшсә һәм динебез Ислам тәгълиматы буенча көн күргәндә генә, без милләт булып сакланачакбыз, Аллаһы теләсә.

Шамил БАҺАУТДИН.

 обложка книги Наиля апа

Бәгырьләргә сеңәрлек иҗат

Наилә Хөсәенованың “Тормыш кичерергә өйрәтте” исемле китабы дөнья күрде.

“Шигырьләрем, сезгә мин җан өрдем”, — ди Наилә ханым.

Әйе, Наилә апа, шигырьләрен нарасыйлардай күреп, аларны назлап үстерә.

Шигырьләре кәгазьгә генә язылып калмыйлар, Наилә апаның хис-тойгылары аша үтеп, җанланалар.

“Мин – авыл баласы”, дигән юллары бу ханымның туган ягы – Ульян өлкәсе, Иске Мастяк авылы турында язган шигырьләренә шигарь (девиз) булып тора. Үлеп ярата ул туган авылын, аның халкын!

Иске Мастякның сихри табигате бишегендә тибрәлеп үскән кызчык туган җиренә мәдхия җырлый, аңа соклана, гомере буе аны сагынып яши. Туганнарын, күршеләрен, туган йортында яшәүче газиз әнкәсен, күз нурыдай, кадерләп саклый.

Ана теле, милләт, әхлак, тәрбия, тарих – төрледән-төрле шундый темалардан торган киңкырлы иҗатны зыялы ханым гына булдыра ала.

Медицина белгече булып, шушы өлкәдә 25 ел хезмәт иткәнен белгәч, ә поэзиягә таланты кайдан барлыкка килде икән, дип гаҗәпләнергә мөмкиннәр.  Сере гади. Аның күңеле хисләрдән һәм моңнан тукылган, тамырларында дәрт-дәрманлы татар каны ага. Шуңа күрә Наилә Хөсәеновага сокланасың. Ул, иң беренче чиратта, шәхес, аннары гына шагыйрә, язучы.

Наилә апа – иренә тугры хатын, улларына – таләпчән ана, оныкларына – Коръән укучы үрнәк дәү әни.

“Тормыш кичерергә өйрәтте”. Бу китапны укып чыккан кешенең калебе пакьләнер, зиһен офыгы киңәер, Аллаһы теләсә.

 

Миләүшә ГАЗЫЙМ.

«Сәлам» газетасы.

 

Просмотров: 1006

Комментирование запрещено