Кодралиевның тормыш үрләре

Авария-диспетчер хезмәтенең җитәкчесе хезмәттәшләре белән. 2004 ел.

Авария-диспетчер хезмәтенең җитәкчесе хезмәттәшләре белән. 2004 ел.

Чандыр гәүдәле, хәрәкәтчән, җитез, һәр сүзен үлчәп сөйләүче Кодралиев Хәлилулла Хәбибулла улының яше 70тән өстә булуга карамастан, олы яшьтәге кеше дип һич тә әйтеп булмый. Әйтерсең лә аның тормыш юлын ятимлек тә, сугыштан соңгы авыр еллар да, усал кешеләр дә бүлеп йөрмәгән…

- Минем туган авылым – Елховка районының Губанкүл авылы. Уналты яшем тулганчы мин әтиле һәм әниле тулы гаиләдә үстем. Без сигез бала идек – биш малай һәм өч кыз. Дүртенче сыйныфка кадәр туган авылыбызда укыдык, аннары бер чакрым ераклыктагы Хмелевка авылының башлангыч мәктәбенә йөрдек. Рус телен белми идек, әлбәттә. Шуңа күрә миңа кабат өченче сыйныфка кереп укырга туры килде. Кызганычка, 1959 елда әниебез авырып китте һәм вафат булды. Бу вакытта өлкәнрәк дүрт бертуган апа-абыйлар шәһәрдә эшлиләр иде инде. Авылда мин һәм миннән кечерәк өч бала ятимлек әчесен тәтергә калдык… – дип сөйләп китте Хәлилулла ага.

Хатыны үлгәч, әтиләре Хәбибулла кабат өйләнә. Көне-төне колхоз эшендә бил бөккән атаны аңлап та була: өйдә хуҗабикәсез бик авыр. Ләкин Хәлилулла, яшьлеге белән, әтисенең эчке халәтен аңлап бетерми. Бәлки, әтисе бу эшне балалары белән киңәшмичә генә эшләгәндер. Күп
очракта малайлар әниләрен якынрак күрә һәм әтинең башка хатынга өйләнүен хыянәт, дип кабул итә. Ни булса да, Хәбибулла яшь хатынны өенә алып кайтып: “Менә, балалар, таныш булыгыз, сезнең әниегез була инде”, – дигәч, Хәлилулла борыла да өйдән чыгып китә һәм шуннан егерме еллар чамасы төп йортка кайтып күренми.Күрәсең, Хәлилулла үз әнисен бик яраткан һәм йөрәгендә башка ана өчен урын булмаган.

Уйлап карасаң, Хәлилулланың атасы начар кеше түгел бит ул. Сугыш башланганчы өйләнгән һәм, Куйбышевка китеп, Фрунзе заводына эшкә урнашкан, махсус белеме булмаса да, цех начальнигы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән. Шуннан Бөек Ватан сугышына да алынган, яраланып, госпитальдә дәваланганнан соң туган авылына кайткан. Ләкин заводта эшли алмаган инде, чөнки сугыш вакытындагы авыр эш әтисе белән әнисен бик картайткан. Аларга улларының ярдәме һәм игътибары кирәк булган. Шулай итеп, Хәбибулла авыл кибетендә эшли башлый, ә тора-бара балта остасы буларак та таныла.  Шулай матур гына яшәп ятканда аның хатыны вафат була да инде. Ә икенче хатыны белән бер ел гына яшәп, үзе дә фани дөнья белән хушлаша. Йорт та, абзардагы терлекләр дә аның балаларына түгел, ә яшь хатынга кала. Шуңа да үги анага карата хәтерләре калгандыр инде. Юклык чоры иде бит. Сигезе дә үз көче белән дөнья көтә башлый…

Һөнәрчелек училищесы студенты Хәлилулла Кодралиев.

Һөнәрчелек училищесы студенты Хәлилулла Кодралиев.

– Мин бу вакытта Куйбышевның профессиональ-техник училищеларының берсен тәмамлап, 2 һәм 5 микрорайоннарның торак-коммуналь системасында слесарь-сантехник булып эшли башлаган идем инде. Яңа күпкатлы йортларга су, газ кертү белән шөгыльләнергә туры килде. Ә мин балачагымнан табиб булырга хыялланган идем. Кая инде безгә, ятимнәргә, студент булып йөрүләр! 

Берничә елдан  тәҗрибә туплаган егет Горгаз оешмасына күчә. Бу аның өчен яхшыга була, чөнки күп тә үтми, Кодралиевны башта участок мастеры, аннан  өлкән мастер итеп билгелиләр. Әлбәттә, бу күктән яуган мәрхәмәт түгел, андый дәрәҗәгә ирешү өчен егеткә читтән торып техникум тәмамларга, эшендә дә бик тырышып эшләргә туры килә. 

Бу вакытта Хәлилулланың иң кече энесе бертуган апасы тәрбиясендә яши. Ә Хәлилулла аларга акчалата ярдәм итеп тора. Үзе, әлбәттә, тулай торакта яши. Җаваплы кеше булганга күрә, сыра эчүче егетләр белән дуслык йөртми, тәртип бозмый. Гомумән, Хәлилулла гомере буе бер генә мәртәбә дә тәмәке көйрәтми, рюмка күтәрми дип әйтер идем, ялгышам икән, андый хәл дә була, ә моның өчен бик саллы сәбәп килеп чыга. Тик бу хәл турында соңрак язарбыз әле. 

Әлбәттә, Кодралиев кебек, тәртипле һәм эшчән кешеләр кайда да кирәк. Күп тә үтми, аны Горгаз службасының баш идарәсенә чакырталар һәм аварияләр службасында мастер булырга тәкъдим
итәләр. Генераль директор: «Без сине үзебезгә алабыз”, – дип бер якка тарта, Волгин урамындагы икенче контораның баш инженеры “Ул безгә дә кирәк”, – дип үз ягына тарта. Шулай тартыша торгач, Хәлилулла Кодралиевны Үзәк авария диспетчер службасының өлкән мастеры итеп билгелиләр.

Моңа минем яңа начальнигым – бик тә олы яшьтәге Вера Петровна барысыннан да күбрәк шатланды. Ул һәрвакыт: “Коленька, карьера баскычы буйлап үсәсең килсә, бөтен эшне дә үзең белеп эшлә. Минем сине өйрәтергә хәлем дә, вакытым да юк. Барысына да үз башың белән җитәргә тырыш”, – дия иде. Дөресен әйткәндә, Горгазда эш Вера Петровнага да, аның урынбасары Нина Григорьевнага да, миңа да җитә иде. Остазларымның киңәшен тыңлап, приказлар да язам, слесарьлар белән занятиеләр дә үткәрәм, объектлар буйлап та чабам… Кыскасы, оешма эшенең бөтен нечкәлекләренә дә төшенергә туры килде. Ни гаҗәп, карьера үсеше дә көттермәде – бераздан мин өлкән инженер дәрәҗәсенә күтәрелдем, шәһәр һәм өлкә районнарының газ службалары эшен тикшереп, барысын да контроль астында тотарга тиеш идем.

1984 елда, Горгаз оешмасында реорганизация башлангач, Үзәк диспетчер службасы аннан аерылып чыга, һәм авария-диспетчер службасы җитәкчесе итеп Хәлилулла Кодралиев билгеләнә. Дөрес, бу эшкә икенче кеше дә дәгъва итә, ләкин ул вакытта Горгаз белән
идарә иткән Федор Александрович Гуда аларның икесен бергә чакыртып: “Василий Иванович, син үпкәләмә инде, Кодралиев монда озаграк эшли дә, күбрәк белә дә, тәҗрибәсе дә бай. Үзәк диспетчер службасы начальнигы ул булыр инде. Ә сине аның урынбасары итеп куячакбыз”, – дип әйтә. 

Василийның моңа хәтере кала, әлбәттә. Ул бит запастагы офицер, ә аның өстеннән ниндидер татар йөриячәкме? Әлбәттә, аның күңелендә көндәшлек хисе уяна, һәм ул Хәлилулла Хәбибулловичны эшеннән төшертү буенча астыртын эш алып бара башлый.

Ә Хәлилулланың урын бүлешеп йөрергә вакыты да юк: ул инде офис өчен бүлеп бирелгән котельный бинасын үзгәртеп кору эшләре белән шөгыльләнә. Идәннәре дә булмаган шыксыз бинаны тәртипкә китерү өчен Кодралиевка көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә. Ләкин гел аяк чалырга, сәбәпсез жалу язарга сәбәп эзләүче Василий Ивановичны эшеннән төшермичә, тулы көчкә эшләп китеп булмый. Андый көн дә килеп җитә һәм, аның урынына ышанычлы татар кешесен куйгач кына, эше җайга салына. Гомумән, оешмага хезмәткәр кирәк булганда Хәлилулла Хәбибулла улы үзебезнең милләт кешеләренә өстенлек бирә. Шулай итеп, бераздан аның оешмасында гел татар кешеләре генә эшли башлый. Ни дисәң дә, татарлар эштә тырыш, тыңлаучан, ярдәмчел, дип саный җитәкче. 

Туксанынчы еллар башында, демократия җилләре исә башлагач, өлкәбездә бер-бер артлы мәчетләр төзелә башлый. Яшьтән динебез Ислам кануннары буенча яшәүче милләттәшебез дә бу изге эштән читтә калмый. Самар өлкәсе мәчетләренә күрсәткән ярдәмен санап китсәң, ике кул бармаклары да җитмәс иде: Самарның Аэродромный урамындагы Иске мәчеткә, Кряж мәчетенә, Красный Яр районының Ялтай авылы мәчетләренә, үзе проект ясап, газ кертә. Ә Елховка районының Мулла авылы мәчетенә газны тулысынча бушлай кертә. “Аллаһы ризалыгы өчен эшләдем мин моны”, – ди Хәлилулла ага. Мәчеткә йөрүче йорт хуҗалары да, гозерләре төшкәндә, Кодралиевка ярдәм сорап киләләр. Кемгәдер газ кертү буенча проект ясаган, кемнеңдер эшен тизләтеп җибәргән, кемгәдер киңәш белән ярдәм иткән. Алар бүген дә Хәлилулла Хәбибулла улын очратканда үзен кочаклап алалар, рәхмәтләрен әле дә җиткерәләр. Шулай ук туксанынчы елларда Региональ Диния нәзарәте рәисе булып эшләгән мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин, хәзерге мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин, Җәмигъ мәчетенең рәисе булып эшләгән Фәрит Әюпов, баш бухгалтеры Мөхтәсим Үзбәков, “Туган тел” татар җәмгыятенең хәзерге президенты Ильяс Шәкүров кебек абруйлы татарларыбыз да аны хөрмәт итәләр, сүзенә колак салалар һәм риясыз хезмәтен югары бәялиләр.

…Кызганычка, егерменче гасыр ахырында “яңа руслар” шәһәребезнең Горгаз хезмәтен хосусыйлаштырып, бүлешә башлыйлар. Ләкин моның өчен пенсия яшенә якынлашып килүче Кодралиевны эшеннән төшерергә кирәк булып чыга, ә барып чыкмагач, хәтта аларның төп максатына әверелә. Кем әйтмешли, “не на того напали”. Кодралиев аларның юлында урап узмаслык казык булып баса. Горгазның үзәк авария-диспетчер хезмәте кебек майлы калҗаны тартып алырга теләүчеләр белән Хәлилулла ага тик Россия Конституциясе нигезендә көрәшә. Төрлесе була инде – судка биргән документлары да берничә мәртәбә югала, тормышына янаучылар да табыла. Ләкин Кодралиев төшеп калганнардан түгел, алдан күреп, ул бөтен документларның күчермәләрен генә судка тапшыра, ә оригиналларын үзендә калдырып бара. Шулай итеп, өйдә калган документлар берничә мәртәбә нотариус тарафыннан расланып, кат-кат судка әйләнеп кайта һәм район, шәһәр, өлкә судлары аша үтеп, Кодралиев үз эшендә торгызыла. “Курку белмәс кеше икәнсез, туксанынчы елларда үз йортының
подъездында атып үтерелгән кешеләр күп булды. Йөрәгегезгә андый шик кермәдеме?” – диюемә
каршы әңгәмәдәшем: – Мин беркайчан да урламадым, кешеләргә нахак сүз якмадым, тик дөреслек өчен генә көрәштем. Ә хакыйкать өчен үләргә дә үкенечле түгел”, – дип җавап бирде.

Кодралиевның үз эшенә кайтуы туган көненә туры килә. Аның өстеннән шикаять язып яткан ике хезмәттәше аның янына кереп: “Ярар, үткән эшкә салават. Дус булып яшик инде хәзер”, – диләр. Менә шунда Кодралиев өч рюмкага коньяк сала һәм берсен үзе күтәрә: “Мине эчүче дип тә атадыгыз, бензин урлауда да гаепләдегез, дөньяда булмаган башка ялалар да яктыгыз. Ә хәзер менә сез минем исәнлек өчен эчегез инде”, – дип әйтә һәм гомерендә беренче мәртәбә рюмка күтәрә. Дошманнарына да аның исәнлеге өчен эчәргә туры килә, әлбәттә. Бераздан аларның барысын да эшеннән төшереп, намуслы хезмәткәрләрне генә калдыра һәм тагын ундүрт ел буе эшләп, 71 яшендә, үз теләге белән, пенсиягә чыга.

Кодралиев үзе урынына кеше дә әзерли – бертуган апасының улы Заилне күп еллар буе эшкә өйрәтә, гел үзе янында йөртеп, төрле хәлләрдән чыгу юлларын күрсәтә. Ләкин, вакыты җиткәч, егет абыйсының кәнәфиенә утырырга теләми, Горгазның режим бүлеге җитәкчесенең урынбасары булып күчә.

– Әйе, эшегез бик җаваплы шул, аны һәркем дә эшли алмый. Ә менә сезнең урынга калган кешеләр шундый ук җаваплылык тоеп эшлиләрме икән? Үз эшләрен яхшы беләләрме?

– Гел шулай бит инде: картлар  хәзерге яшьләрне яманлый, эшли алмаслар, дип курка. Минем урынга калган 22 яшьлек егет компьютерга гына карап утыра, диләр. Нәрсә эшлидер, белмим. Тик слесарьларны белми, эшкә өйрәтми, объектларга үзе йөрми, имеш. Ә мин өйрәтеп калдырган егетләр арасыннан сайлап куйган булсалар, нәтиҗәсе күренер иде. Бөтен эштә дә буыннар алмашы булырга тиеш бит ул. Ә монда алай булмады шул. Заилне калдырырга иде…

– Хәлилулла ага, Сез бит әле газ хуҗалыгы өчен кадрлар да әзерләгәнсез, дип ишеттем?

– Анысы да булды. Училищеда слесарь-газовщик белгечлеге буенча дәресләр бирә идем.

– Газ хуҗалыгында эшләү өчен нинди уку йорты тәмамларга кирәк соң?

– Слесарь-сантехниклар әзерләүче теләсә кайсы колледжда укып чыккан егетләр газ хуҗалыгында да эшли алалар. Тик ул эш үтә дә җаваплы – безнең кулда кешеләр гомере, хөкүмәт милке. Шуңа күрә аны кемгә эләкте, шуңа тапшырырыга ярамый, газ белән эшләүчеләр айнык һәм җаваплы булырга тиеш. Кызганычка, үз эшен яхшы белүче белгечләрнең кадере бетте, дөнья белән акча идарә итә…  

Яшьлегендә Хәлилулла табиб булырга теләгән. Бәлки, шуңадыр да хатыны Шәфига, уллары Эмиль һәм Ирек, ике килене дә — медицина институты тәмамлаган белгечләр.

3

Комсомол туе. 1970 ел.

– Хатыныгызның исеме бигрәк матур, кайсы яклардан соң?

– Минзәләдән. Мин армиядән кайткан гына идем әле. Бертуган абыемның каенатасы (мин аны кода бабай дип йөртәм): “Хәлилулла, мин авырап торам әле. Яныма яшь кенә бер табибә килеп йөри. Иртәгә дә хәлемне белергә керәм, диде. Сәбәп табып кил әле, тәртипле кыз булып күренә. Таныштырыр идем үзегезне”, – дигәч, мин икеләнеп тормадым. Чыннан да, бик ошады миңа ул кыз. Башта кинога дәштем, аннары абыйсы белән таныштым. Ә инде әнисеннән дә хәер-фатиха алгач, өйләнештек. Үткән гасырның җитмшенче елы иде бу. Эшемнән зур гына комсомол туе ясадылар, башта ике, тагын бер елдан соң өч бүлмәле фатир да бирделәр. Хатынымның исеме җисеменә туры килеп тора, шәфкатьле дә, ачык күңелле дә ул. Өйдә дә тәртип, эшендә дә алдынгы. Авырулар аны бик ярата. Горгазда эшләгән хезмәттәшләрем әле да аңарда дәваланалар. Эше дә якын гына – үзебезнең өйнең беренче катындагы поликлиникада.

Өч бүлмәле фатир алгач, хатыным Минзәләдән әнисе белән әбисен дә алып килде. Алар бер-бер артлы туган ике улыбызны тәрбияләргә булыштылар.

Тормыш иптәше Шәфига Кодралиева эш урынында

Тормыш иптәше Шәфига Кодралиева эш урынында

Шәфиганың әбисе мин эшкә киткәнче бүлмәсеннән чыкмаска тырыша иде. Соңгы вакытта, бутала башлагач, “Хәлилулланы ашаттыгызмы, эшкә озаттыгызмы?” – дип әйтә иде. Мин аны, бүлмәсеннән алып чыгып, өстәл янына утыртам да: “Китте, китте, ашаттык та, озатык та”, — дип, улы булып сөйләшәм. Әби миңа рәхмәтләр укый-укый өстәл янына барып утыра иде. Шәфиганың, фәрештә кебек, әбисе дә, әнисе дә минем өчен, үз әнием кебек, якын булдылар. Әбисе – 84нче, әнисе 2000 елда бакыйлыкка күчтеләр. Урыннары оҗмахта булсын иде.

Бәлки, ана назына сусап үскәнгәдер, Хәлилулла өйдәгеләргә карата нечкә күңелле, йомшак була. Ә менә эшендәге комсыз, намуссыз кешеләр белән юлбарыстай көрәшә, беркайчан да үз намусына каршы бармый, динебез Ислам кагыйдәләренә буйсынып яши. Ул бит яшь чагыннан ук җомга намазларына йөри, ә пенсиягә чыккач, биш вакыт намазын да укый, мәчеткә йөреп, гарәп графикасын өйрәнә, уразаларын калдырмый, ә 2015 елда хаҗ кыла.

– Аллаһыга шөкер, гарәп графикасын өйрәнгәннән бирле ике мәртәбә Коръән чыктым инде. Ә моңа кадәр, татар һәм рус телендәге тәфсирләрен укып, асылына төшенгән идем. Шулай да гарәп телендәгесенең савабы күбрәктер, – дип шатлыгы белән уртаклаша мөселман кардәшебез.

Өлкән инженер Хәлилулла Кодралиев диспетчер пунктында. 1976 ел.

Өлкән инженер Хәлилулла Кодралиев диспетчер пунктында. 1976 ел.

Полигонда өйрәнүләр вакытында. 1979 ел.

Полигонда өйрәнүләр вакытында. 1979 ел.

Соңгы елларда Хәлилулла ага туган авылына да кайтып йөри башлаган. Анда аның әтисенә туган тиешле сеңелесе Гөлҗиһан яши, ә зиратта күңеленә якын кешеләренең каберләре тезелеп киткән – әтисе белән әнисе, өч бертуган абыйсы һәм бер апасы, туганнан туган энесе, ерак бабалары, күрше-күләннәре… Барысы да Хәлилулладан дога өмет итәләр. Шуңа да ул, һәр кабер янында туктап, һәрберсен яхшылыклары белән искә ала, дога кыла, Аллаһыдан ярлыкау сорый.

Әйе, тормыш үренә менгән кешегә ерактан күп нәрсә башкача күренә икән. Үпкәләр онытыла, ә яхшылыклар калкыбрак чыга кебек. Хәлилулла күптән инде әтисен дә, аңа начарлык эшләүче хезмәттәшләрен дә бәхилләгән. Тик ул җитәкче булып эшләгән чорда үз янына бөртекләп җыйган татарларны кимсетеп, милләтебезгә пычрак аткан комсыз һәм намуссыз кешеләрне генә мәңге дә гафу итә алмаячак.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Самар татарлары» журналы, № 3 (20), июнь — август, 2018 ел.

Просмотров: 1213

Комментирование запрещено