Мәскәү җырчысы Радик Яруллин өчпочмак турында шаян ВИДЕО төшергән

news_24111Мәскәү егете, җырчы һәм продюссер Радик Яруллин өчпочмак турында шаян видео төшергән. Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралды. Видеоны төшерү барышы турыда Радик Яруллин “Татар-информ” хәбәрчесенә үзе сөйләде.

Төшерү командасы халык арасында танылган кадрларны татарчалаштырып бирергә тырышкан. “Соңгы вакытта без туган телне саклау турында күбрәк уйланабыз. Безнең мәдәниятебез бай. Мәдәниятебезгә кызыксыну уяту – яшьләрне үз милләтенә гашыйк итүнең бер юлы”, — дип уртаклашты ул.

Татар ризыклары турында видео төшерү идеясе сентябрьдә үк барлыкка килгән, әмма төрле сәбәпләр белән бәйле һаман кичектерелеп килгән. “Я өчпочмак, я буш вакыт, я видеокамера юк иде”, — диде Радик Яруллин.  

Видеоны Әлмәттә узган гастрольләр вакытында экспромт рәвештә төшерергәннәр, дип яза агентлык. Беренче дубльда яктырту белән бәйле брак булганга, социаль челтәрләргә икенче тапкырдан төшерелгән видеоны гына куйганнар.  

“Дөресен әйткәндә, социаль челтәрләргә кертер алдыннан гына эстафета кебек игълан итү идеясе барлыкка килде. Безгә ияреп татар ризыкларын танытып тагын да шундый ролик төшерүчеләр булса, яхшы булыр иде” – диде җырчы.

matbugat.ru

Просмотров: 936

Комментирование запрещено