Роберт Миңнуллин Элвин Грейга ни өчен рәхмәт укый?

0d2ab0a75b03a1361a26a42d2ef2aeb3Халык язучысы Роберт Миңнуллин инстаграмда кызыклы фикерләре, яңа табадан төшкән шигырьләре, фотолары белән бүлешеп, укучылары сафын арттырганнан-арттыра бара. Бүген аның язылучылары 24 меңнән артып киткән!

Замана белән бергә атлаучы язучының күп кенә сәнгать әһелләре өнәп бетермәгән Элвин Грей белән дә эшләре «пеште» бит. Быел Радик Казанда һәм Башкортстанда 10 меңгә якын тамашачы җыеп, аншлаг белән узган концертларында Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган «Каеннар арасында» җырын җырлап, тамашачыга сюрприз ясады.

«Гомерләр үтә икән ул» җырын хитка әйләндергән Элвин Грей монысын да хит итми туктамас.

Роберт Миңнуллин исә инстаграмында әлеге җырының кабат сәхнәгә кайтуына куанып: «Бу безнең Оскар Усманов белән икәү язган җырыбыз! Аны озак еллар Рәсим Низамов җырлады! Татар эстрадасында иң беренче клип та шушы җырыбызга иде шикелле. Бик популяр булды! Бу җыр өчен безне мактадылар да, тәнкыйтьләделәр дә. Кыскасы, легендар җырга әйләнде ул! Инде менә җыр Элвин Грейга килеп эләкте! Ул өр-яңадан яши башлады! Ә бүген ул Уфада башкортча да яңгырый! Шәп яңгырый бит! Браво, Радик! Халыкны уяттың! Татар белән башкорт сиңа кушылып җырлый! Бөтен Спорт Сарае җырлый! Бу сезгә хоккей гына түгел! Бу — безнең Җыр яңгырый! Үзебезнең Җыр яңгырый!

Җыр шушылай яңгырарга тиеш! Җыр шушылай җырланырга тиеш!Татар белән башкортны шушылай гына уятып буладыр, күрәсең! Рәхмәт, Радик! Рәхмәт, Элвин Грей!» – дип язган.

Комментарийда бүгенге көндә хит җырлар гына иҗат итүче Айдар Тимербаев: «Сез, Татар эстрадасына бик куп матур җырлар буләк иткән кеше, Роберт абый! Рәхмәт Сезгә!!! Әлбәттә, автор буларак, бу җыр сезнең өчен бик зур горурлык, бу җырны кем генә җырласа да ул һәрвакыт бик җылы кабул ителде! Бер сүз белән генә әйткәндә «Хит»!» — дигән.

shahrikazan.ru

Просмотров: 1214

Один комментарий

  1. Молодец Элвин Грейг! Продвигает и развивает татарскую песню в современных ритмах.)))