Самарский боец Рамис Терегулов одержал победу над соперником из Литвы (ВИДЕО) / Татарлар, алга!

DgtAqDs45pU

По традиции выходил на бой Рамис под народную татарскую песню «Күбәләк».

Сегодня в УК «МТЛ Арена» прошел турнир «Битва на Волге-8», почетным гостем которого стал чемпион UFC Хабиб Нурмагомедов. 

В тяжелой категории 93 кг в клетку вышли президент федерации панкратиона Самарской области Рамис Терегулов и Рокас Стамбраускас из Литвы. В бою за титул чемпиона в тяжелом весе победу одержал самарец!

По традиции на бой Рамис вышел под народную татарскую песню «Күбәләк». Бойца активно поддерживали многочисленные болельщики-соплеменники.



* * *

14 декабрьдә Самараның МТЛ-Арена спорт залында сигезенче мәртәбә “Битва на Волге” — дип аталган катнаш көрәш турниры уздырылды. Россия, Украина, Белоруссия, Армения, Таҗикстан, Иран һәм башка илләр көрәшчеләре арасында авыр үлчәмдәге татар батырлары – дүрт мәртәбә Россия чемпионы, өч мәртәбә Европа чемпионы, ике мәртәбә дөнья чемпионы Рәмис Терегулов һәм кикбоксинг буенча Европа чемпионы Шамил Абасов катнаштылар.

Татар көрәшчеләрен куәт­ләргә Самараның дини һәм иҗтимагый оешмалары вәкил­ләре дә килгән иде. Араларында “Болгар мирасы” мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы вице-президенты Рәфыйк Бадамшин, “Туган тел” татар җәмгыяте һәм өлкә татар автономиясе директоры Фәрхәт Мәхмүтов, Җәмигъ мәчете имамнары Ильяс Яруллин һәм Иршат Хәбибрахманов, Мәскәү көрәшчесе Ринат Фәхретдинов һәм тагын йөзләп татар егетләре җыелды.

“Татар татарга ярдәм итми калмас”, — ди халык әй­теме. Моны татар җана­тарлары да раслады. Алар Татарстан әләмнәре күтәреп, башларына түбәтәй киеп килгәннәр иде.

Рәфыйк Бадамшин Те­ре­гулов көрәше алдыннан:

- Татарлар динебез ислам, спорт тирәсендә бер­ләшсеннәр иде! Бүген мәйданга Рәмис Терегулов чыга һәм ул, һичшиксез, җиңүче була. Татарлар, алга!

Рәмис Терегулов бала чагыннан көрәшеп үсә. Ул унбиш яшеннән самбо алымнарын өйрәнә башлый, ә армиядә хезмәт иткәндә кул сугышы һәм хәрби самбо белән мавыга. Елларга сузылган күнегүләр нәтиҗәсендә Рәмис армия кул сугышы буенча мас­тер исемен яулый һәм Россия чемпионатының көмеш призеры исеменә лаек була, панкратион буенча да Россия чемпионы исеменә лаек дип табыла.

Көрәшченең күкрәген күп­санлы медальләр бизәвенә карамастан, ул ирешкән уңыш­ларында туктап калырга җыенмый. Менә МТЛ-Аренада үткән көч сынашуда да Рәмис Латвия егете Рокас Стамбраускасны нокаутка җибәреп, үзенең чемпион билбавын яклады. Традиция буенча Рәмис “Күбәләгем” җыры астына рингка чыкты. Инде трибуналарда татарларның нишләгәнен күрсәгез иде!

Судья Рәмис Терегуловның кулын күтәргәч тә кул чабулар, фотога төшүләр озакка сузылды. Ахырда мин дә, кыюлыгымны җыеп, чемпионның эчке халәте турында сорау бирдем:

- Әлегә эчемдә бушлык. Һәм бу табигый хәл. 3 — 4 көн узсын инде, шунда гына үземне җиңүче итеп тоя башлармын, бәлки. Татар туганнарыма чын күңелемнән рәхмәтләремне белдерәсем килә. Аларның теләктәшлеген тоймасам, белмим дә, җиңә алган булыр идемме икән?!

Ул көнне татар җанатар­ларының куәтләве Шамил Абасовка да тәэсир итте бугай. Авыр үлчәүдәге “Битва на Волге” чемпионы билбавы хуҗасы Юрий Проценко исемле украин егетен җиңеп, исемен тагын бер кат яклады.

- Мин, Рәмис дустым өчен җан атарга дип, Мәскәүдән ала килдем. Спорт яшьләргә тормышның дөрес юнәлешен күрсәтә, көчле, үҗәтле булырга өйрәтә. Үз алдыңа бурычлар куярга һәм максатыңа ирешә белергә, үсәргә һәм тик алга гына барырга кирәк. Бигрәк тә безгә, татарларга! — дип ярышка нокта куйды катнаш көрәш (ММА) чемпионы Ринат Фәхретдинов.

Җәмилә ШӘРИФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1848

5 комментариев

  1. Рамис Терегулов кебек халкыбызның асыл егетләре безне зур һәм матур җиңүләргә өйрәтеп баралар.Аллаһы тәгала татар батырларына тагы күп уңышлы чыгышлар китерсен.Без барыбызда үз урыныбызда татар халкы һәм туган телебез өчен шул батырлар кебек көрәшик!

  2. Порхал как бабочка, жалил как пчела!

  3. Терегулова фамилия бабушки муслима Магомаева, ее имя байдигуль, она была казанской татаркой, бабушке по отцу.

    • Терегуловы были знатными татарскими мурзами. Как я понимаю, Рамис Терегулов потомок этих самых мурз. С тех самых пор, когда я впервые увидела в нашем городе баннер с информацией о турнире «Битва на Волге» с участием президента федерации панкратиона Самарской области Рамиса Терегулова и незнакомое мне слово ПАНКРАТИОН, я начала следить за его успехами. БРАВО, РАМИС! Мы тобою гордимся! Так держать! С наилучшими пожеланиями Нурзида Ахметовна. САМАРА,.