Бәхетсез баланың бер көне

previewМине үстергән әбигә мин «инәй» дия идем. Җәйгә чыккач, бригадтан ат ала алсак, кышлыкка утын әзерли идек. Утын дисәк, хәтере калыр инде. Корыган ботак-чатак. Каргаларга оя корырлык чыбык-чабык та калдырмый идек.

Шулай инәй ат алып кайтты. Урманга утынга киттек. Бардык. Беренче фурманны төядек. Инәй әйтә: «Утынны кайтарып киләсеңме әллә монда утын әзерләргә каласыңмы?»

Урманда калырга да куркам, кайтырга да куркам. Чөнки биек тауларны төшәсе бар. Атны тоеп булмый. Тау юллары яз көне ургып аккан кар сулары казып төшкән упкыннар кырыеннан үтә.

Анда фурманның өске ягына бөтен гаудәң белән ятасың. Фурман аумасын өчен. Ат котырып китмәсен дип, утынны төяп бетергәч, беләк калынлы чи усак кисеп, тормозга  аласың. Аны йә ал тәгәрмәчкә, йә арт тәгәрмәчкә аркылы тыгасың да, атны арба этми, ат арбаны тартып төшә. Шулай итеп, ат чапмый.

Мин ул чакта 11 яшьлек бала идем. Йөгәнгә кул җитми. Әле аякка басмасын, дип тә карарга кирәк. Арба орылмасын, дип тә карарга. Шулай да мин кайтып киттем. Ике юл кайтып, бушатып килдем.

Өченчене төядек. Урман арасыннан чыгабыз. Инәй алдан бара. Ул ат җитәкләп йөри алмый, чөнки бер аягы гарип. Култык таягы белән генә йөри иде.

Инәй алдан юл карап бара, мин аның артыннан. Шул вакытларда аякка атның басулары… Хәзер исемә төшсә дә, йөрәкләрем әрни.

Шулай чыга торгач, фурман агачка эләккән. «Инәй», дип кычкырам. Инәй борылып килде. «Инәй, арба агачка эләкте», — дим. Ул карады да: «Арбаңны бушат та күчерерсең. Аннары төяп кайтырсың», — диде һәм мине ташлап, кайтып китте.

Аллаһы Тәгалә ярдәм биргәндер инде. Арбаны бушаттым. Күчердем. Кире төяп бетергәндә, урманда дөм караңгылык төште. Көч-хәл белән юлга чыктым.

Урман караңгы. Дүрт яклап урман кортлары ялтырый. Әйтерсең лә кеше күзләре.

Бертуктаусыз елыйм. Инәй юк.

Урман авызына килеп чыктым. Тау башына килеп җиттем, ә тормоз юк. Арбаны бушатып төягәндә онытылып калган.

Тау башында басып тордым-тордым да: «Әйдә, малкай, тапшырдым Аллаһыга. Үлсәм дә, елар кешем юк, дидем дә, тәвәккәлләп, таудан төшәм.

Аллаһыга шөкер, Раббым атка акыл бирде. Әкрен генә төштек. Кайтып җиттем. Барысының да эшләре беткән. Бүрәнәдә тезелеп утырганнар.

«Нәрсә йоклап йөрисең, атларны алып киттеләр. Атыңны туар һәм атлар янына илт», — дип акырды инәй.

Йортка кердем. Атны туарам. Дугасын да салдырдым. Аркалыкларын да чиштем. Ыңгырчагын да салдырдым. Камытын салдыра гына алмыйм бит. Буем җитми. Атны өйгән бүрәнәләр өеме янына китереп бастырып, көчкә салдырдым.

Киттем ат итәргә. Малай булсам, атланып кына барыр идем. Киттем атны җитәкләп. Атлары авылдан ике чакрым ераклыктагы Сәгъди бабай күпере янындагы чокырга илткәннәр.

Мин амбарлар яныннан узганда күрәм — Ярмәк ягыннан аул өстенә кап-кара яшенле болыт килә. 

Чокырга барып җиткәнче, чиләкләп яңгыр ява башлады, җир белән күк тоташ яшенли иде.

Мин яланаяк, ялан баш. Ә яшен вакытынды алай торырга ярамаганны картлардан ишеттем.

Атны тышауладым. Ә йөгәнен салдыра алмыйм гына бит. Буй җитми. Ат ашарга иелгәч кенә, салдырдым.

Дөбер-шатыр яшен яшенли. Бер кулым белән башымны каплыйм, икенчесе белән — аякны. Яшен туктаганда йөгерәм. Үзем йөгерәм, үзем белгән догаларымны укыйм.

Кинәт бер бабайга бәрелдем. Ул амбар караулчысы икән. «Чү, балам, әле кыз бала да икәнсең. Елаган тавышыңны ишеткәч, җен, дип, кереп китмәкче идем дә, йөгәнең шалтырагач, берәр баладыр, дип көттем», — ди.

«Нишләп йөрисең. Кем кызы син. Сине төн уртасында кырга кем җибәрде?» — ди.

«Мин аксак Сәрвар кызы. Ат илтәргә бардым», — дим.

«Ии, балам, күперне чыккач та, йөгәнен салдырып җибәргән булсаң, ул үзе дә атлар янына барыр иде», — ди бабай.

Бабай мине өйгә озатып куйды. Инәй йоклый иде. Ишекне ачкач:

«Сәрвәр, кыз баланы төнлә шулай җибәрәләрме. Гомерлек чир алуы бар бит», — дигәнгә инәй:

«Икенче юлы аяк өстендә йоклап йөрмәс», — дип җавап кайтарды.

 

Гөлчирә ЯРУЛЛИНА.

Камышлы авылы.

«Сәлам» газетасы.

 

Просмотров: 1332

Комментирование запрещено