«Газиз башың сау булганда, нигә ямансуларга?»

Галиулла ГабдрашитовУтыз елга якын Сызран шәһәрендә халыкка татар теле дәресләре бирәм һәм  динебез Ислам сабакларын укытам. Гаҗәеп хәл. Халыкның күпчелегендә татар теленә битарафлык. 

Минем тәҗрибә шуны күрсәтә. Татар телен камил белгән адәм, башка телләрне бик тиз өйрәнә. Офицер булып хезмәт иткәндә хәрби темага кандидатлык якларга туры килде. Бернинди репититорсыз немец телен өйрәндем һәм немецча кандидатлык якладым.  Гарәб телен тагын да җиңелрәк өйрәнергә.

Тугызынчы дистә белән барам. Аллаһыга шөкер. Яшәешемне динебез Ислам киртәләренә   керттем. Коръәндәге таләпләрне үтәп яшәргә тырышам. Сабырлыгыма игътибар итәләр. Анысы да Изге Китабыбыздан. Һәм хәдисләрдән.  «Мөселманның иң яхшы  ике сыйфаты бар. Дәшми тору (кеше хурлаганда)  һәм сабыр итү», диелә.

Адәм баласы авыр хәлләргә юлыга. Бәрелергә-сугылырга түгел. «Әлхәмдүлилләһи галә көлли хәл», дим. Ниятең изге булсын. Саулыгыңны саклап яшә. Төшенкелеккә бирешергә ярамый — ул шайтан гамәле.

Безнең борынгы җырларда халкыбыз вәгазь биеклегендәге фикерләр туплаган. «Газиз башың сау булганда  нигә ямансуларга». Бу минем яшәү шигарем.

 

Галиулла ГАБРӘШИТОВ.
Сызран шәһәре.

«Сәлам» газетасы.

 

Просмотров: 2480

Один комментарий

  1. Аллаһы Раббым саулык бирсен Гәлиуллаһ бабаебызга!!!!