Мәскәүдә танылган мода тарихчысы Александр Васильевның «Фамильные ценности. Книга обретенных мемуаров» китабы тәкъдим ителгән.
Китапта сүз алдагы елларның һәм киләчәктә буласы модалар шаукымы турында бара. Васильев фикеренчә, якын киләчәктә «унисекс» стиле өстенлек итәчәк. Әмма шул ук вакытта Россияне «мөселман модасы йогынтысы һәм яулыклар җиңүе дә» көтә. Мода белгече моның турында элек тә әйткән иде. «Моны биш ел элек әйткәч, без яулыктан йөрмәячәкбез, диделәр. Ә мин яулыктан йөриячәксез һәм әле бик теләп йөриячәксез, дип әйтәм», – дигән ул. Бу хакта, РИА Новостига сылтама белән, islam-today.ru хәбәр итә.
Просмотров: 1111