Минниханов раскритиковал федеральное телевидение / Миңнеханов федераль телевидениене тәнкыйтьләде

A2212840-B954-4010-8212-DFE92AE98E5B_cx6_cy14_cw83_w1023_r1_sПрезидент Татарстана считает, что федеральные телеканалы работают во вред.

Начинают с Франции, продолжают событиями на Украине, заявил сегодня Рустам Минниханов на заседании Совета по межнациональным и межконфессиональным вопросам.

Речь о российском телевидении зашла после выступления руководителя телеканала «Хузур ТВ» Ришата Хамидуллина. «Наш канал может смотреть 1 млн человек. Направили письма и другим операторам, ждем ответа», — рассказал он. После него слово взял президент РТ и, обратившись к Асгату Сафарову, потребовал помочь «Хузур ТВ» с распространения канала.

Затем Минниханов обратился к руководителю департамента национальной политики управления внутренней политики администрации президента России Татьяне Вагиной и и.о. руководителя федерального агентства по делам национальностей Михаилу Мишину:

«Если телевизор смотреть, это же надо просто с ума сойти. Это вот нормальные каналы, которые можно… У нас есть Матч ТВ, где это… «Культура» есть. И Общественное телевидение, где можно спокойно… остальные каналы там… Показывают это… Францию, как будто призывают, давайте мы тоже пойдём, оденем эти жилеты, ну… Ну, один раз показали, наверное, хватит. Зачем в день 20 раз показывать всё, что там во Франции? Покажите что-нибудь хорошее! То, что происходит в нашей стране. У нас же много хороших людей, хорошие примеры… Показать предприятия… Нет, обязательно вот… Начинается Франция, и как там это… Потом Украина пошла, как они там бастуют», — заявил президент Татарстана.

idelreal.org

* * *

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов федераль каналлардагы мәгълүмати тапшыруларның эчтәлеге халыкка зыянга эшли дип саный.

«Франция белән башлыйлар, Украинадагы баш күтәрүләр белән дәвам итәләр», дип тәнкыйть белдерде Татарстан президенты. Бу мәсьәләне Рөстәм Миңнеханов Татарстан президентының Милләт һәм динара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында күтәрде.

Русия телевидениесе турында сүз «Хозур ТВ» мөселман каналының җитәкчесе Ришат Хәмидуллин чыгышыннан соң күтәрелде. «Безнең каналны 1 млн кеше карый ала. Башка оператор челтәрләренә хат юлладык, җавап көтәбез», дип белдерде Хәмидуллин. Шуннан соң Миңнеханов сүз алды. Ул Татарстан президенты хакимияте башлыгы Әсгать Сәфәровка мөрәҗәгать итеп «Хозур ТВ»га бу мәсьәләдә ярдәм итәргә кушты.

Миңнеханов шулай ук Мәскәүдән утырышка килгән Русия президенты хакимиятенең эчке сәясәт идарәсенең милли сәясәт департаменты җитәкчесе Татьяна Вагина, милләтләр эшләре федераль агентлыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Михаил Мишинга да мөрәҗәгать итте һәм федераль телевидение эшенә тукталды.

«Телевизор карап утырсаң, акылдан язарсың. Безнең Матч ТВ, Культура, ОТР кебек яхшы каналлар бар. Ә башка каналлар? Франциядәге вакыйгаларны күрсәтәләр. Янәсе, халыкны жилет киеп урам чарасына чакыралар. Бер тапкыр күрсәттең – бетте. Нигә егерме тапкыр күрсәтергә? Русиядәге яхшы әйберләрне, кешеләрне, ширкәтләрне күрсәтергә кирәк. Франция белән башлыйлар, аннан Украинада баш күтәрүләрне күрсәтәләр”, диде Миңнеханов.

Күп кенә белгечләр әйтүенчә, федераль телеканаллардагы мәгълүмати тапшырулар Русия президенты хакимияте күрсәтмәсе белән әзерләнә. Анда Путинның сәясәтен хуплау, халыкка шуны сеңдерү алып барыла.

azatliq.org

Просмотров: 835

Один комментарий

  1. Критикой это не назовешь, просто он предложил показывать что то хорошее из российской жизни. А какое и что это хорошее?

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>