Рөстәм Миңнеханов «Хозур-ТВ» каналының аудиториясен киңәйтүдә ярдәм юлларын эзләргә кушты

9539Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хозур-ТВ» телеканалы аудиториясен киңәйтүдә ярдәм юлларын табарга кушты. Бу хакта ул Казан Кремлендә  «2016-2018 еларда Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм алдагы өч елга өстенлекле бурычлар турында» темасына ТР Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында әйтте.

Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, «Хозур» нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин үз чыгышында 2018 елның тарихка мөселман телеканалы эшли башлаган ел буларак кереп калуын әйтте. «Хозур-ТВ» тапшыруларын интернет челтәрендә 9 ай эчендә  54 млн нан артык кулланучы караганын сөйләде.

Ришат Хәмидуллин You tube каналында язылучылар 35 меңнән 400 меңгә кадәр артканын, кабельле каналда караучылар 1 миллионнан артык хуҗалык булганын билгеләп узды. «Бүген Хозур-ТВ каналын Башкортстан, Түбән Новгород, Чувашия, Мәскәү өлкәләрендә карыйлар», — диде.

Рөстәм Миңнеханов «Хозур-ТВ» телеканалын 1 миллион чамасы гына хуҗалык караганына гаҗәпләнде. «Әсгать Әхмәтович, ярдәм кирәк бит. Регионнарга чыгарга кирәк. Мин төбәкләргә йөрим, татарлар елый бит, аларга рухи чыганак кирәк, китаплар сорыйлар. ТНВ-планета бар бездә, казахлар, төрки телле халыклар рәхәтләнеп карый бит», — диде.

Шуннан соң Татарстан Президенты «Хозур-ТВ» яхшылыкка этәрүче канал булуын әйтте һәм аның аудиториясен киңәйтүдә ярдәм юлларын табарга күрсәтмә бирде.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1000

Комментирование запрещено