Румил ШӘРИПОВ: “Җиде пар мәхәббәтен тапты”

РумильТатар егетләре һәм кыз­ларына зур шәһәрләрдә тиң ярларын табып, гаиләләр кору бик кыен. Интернет заманында татарлар гына түгел, руслар да табыша алмыйча интегәләр. Чөнки беркая йөрмиләр, бер­нәрсәдә катнаш­мыйлар, тик компьютерга яисә телефонга текәлеп утыра бирәләр.

Шулай булгач, татар яшь­ләрен таныштыру-ка­выш­тыру эшен за­ма­нында татар иҗ­тимагый эш­ләрендә актив бул­ган Румил Шәрипов (рәсемдә) үз өстенә алып, та­тар дискотекалары оеш­тыра башлый. Дөрес, төрле фор­матта алар элек тә үтә иде. Ә Румил аларга ниндидер заман­чалык, затлылык, зәвык өстәп җибәргән.

- Йә, Румил, сөйләп җи­бәр инде, нинди максат бе­лән уздырасың син бу бию кичәләрен?

- Дөресен генә әйткәндә, татар яшьләренә шундый очрашу урыны гел кирәк. Төрледән-төрле төнге клублар бар. Тик анда бит әле кемне очратуың билгесез. Ә татар дискотекасы ул туганнар җыелган урын, дип әйтергә дә була. Монда әллә кайчан күрмәгән икетуган, өчтуганнарыңны очратасың. Күз кырыең белән генә берәр матур кыз да күзлисең инде шунда.

- Татар дискотекаларында кияү яисә кәләш табып була дип тәгаенләп әйтә аласыңмы?

- Булмый ни! Егетләр монда шул максат белән генә килә дә! Үзеңә ошаган кызга сүз катасың да эше беткән. Мәсәлән, Киров мәйданында үтә торган концертларда моны эшләп булмас иде. Әтисе, әнисенә ияреп килгән кыз белән сөйләшеп тә булмый ич. Ничектер яхшы түгел кебек күренә. Ә яшьләр кичәсендә биегән арада бер-береңә күз кысып та, биюгә чакырып та кызның сиңа ошаганлыгын күрсәтә аласың. Шуның өчен без икәү бии торган тыныч көйләрне ешрак куярга тырышабыз.

Социаль челтәрләрдә шундый язмалар очратырга була: “Интернет – батыр дисеңме? Ә син интернеттагы кызны биюгә чакырып кара!” яисә “Бөтен фоткаларыма да лайк куйган. Бәлки танышып та карар әле”,  дигән сүзләр ишетергә була. Ә биредә лайклар кирәкми, син ошаткан кыз менә ул, күзеңә карап тора!

9YLNdr7jyTs

- Кичәләр матур узамы? Яшьләр тәртиплеме?

- Чынын әйтим инде: бик күңелле һәм тәртипле узалар. Кичәләребезгә Татарстаннан гел яңа артистлар, диджейлар, гармунчылар чакырып торабыз. Мин уздырган дискотекаларда гына Ленар Сәйфиев, Римма Никитина, Мөнир Рахмаев, Айрат Сафин, Илназ Сафиуллин, DJ Radik чыгыш ясап киттеләр. Ә бүген Адель Җәләлиев белән таныштылар. Без үзебезнең ки­чәләрне саллы, җитди һәм шул ук вакытта кызыклы итеп оештырабыз.

- Ә менә монда табышкан егет-кызларны белә­сез­ме?

- Безнең чараларга даими йөрүчеләр арасыннан 7 пар барлыкка килде. Шуларның өчесе мине туйга шаһит итеп тә чакырдылар әле. Кайбер оялчанраклары кызны күзләп алгач, миңа мөрәҗәгать итәләр. Таныштырам инде, нишлим?! Ә кайберәүләре дискоте­када күргән кызны социаль чел­тәрләр аша эзләп таба. Шунда аралаша-аралаша, безнең дискотекаларга йөри-йөри, өй­ләнешәләр. Кайберләренең ба­лалары да үсеп мәктәпкә кер­деләр инде. Менә шулай итеп мин дә ныклы татар гаи­ләләре коруга сәбәпче булып, мил­ләтемне үстерергә тырышам.

Дөресен генә әйткәндә, ял итү кичәләре дә татарларны берләштерә ала бит. Монда һәркем үзе эзләгәнне таба: дуслар, матур кызлар, кирәкле танышлар. Берсе ял итәргә килсә, икенчесе — мәхәббәтен эзли, ә өченчесе аралашу өчен дуслар таба.

Бу чыннан да шулаймы дип, 32 яшьлек Дамир Галиевка мөрәҗәгать итәм.

- Дамир, сез монда еш киләсезме?

- Юк, еш түгел. Бүген менә яраткан татар көйләремә биисем килеп китте. Ошаган кыз очраса, танышырга да була. Мин, авылда үскән гади татар малае буларак, үз мил­ләтемдәге кыз белән гаилә корырга хыялланам.

Мәктәптә укыганда рус кызы белән очрашкан идем. Тугыз ел бергә булдык. Ләкин әти-әни катгый рәвештә аны кабул итмәде. Дөресен әйткәндә, без аның белән бер-беребезне аңлап та бетерми идек әле.

Ә 25 яшьлек Юлия Каю­мова бу кичәдә беренче мәртәбә икән:

- Вконтакте приложениесе аша белдем бу кичә турында. Яхшы гына егет белән танышып, гаилә корып җибәрергә дә вакыт җитте бит инде. Безнең гаилә татар гореф-гадәтләре буенча яши. Әти белән әни бер-берсен хөрмәт итеп, ислам тәгълиматлары буенча яшиләр. Минем дә шундый гаилә корасым килә.

Әби-бабам да, әти-әни дә татарга гына кияүгә чыгуымны, татар телендә сөйләшүебезне, татар балалары үстерүебезне телиләр…

Менә шулай: аз да түгел, күп тә түгел. Румилнең дискотекасы татар гаиләсе сагында тора икән бит!

“Әгәр егет тә, кыз да гаилә корырга әзер икән, моны чын күңелдән телиләр икән, һавадагы аккош артыннан куып йөрергә түгел. Аллаһы биргән ярыңа риза булып, көн саен берәр адым алга атлап, йөрәгегезне ачып бер-берегезгә каршы барсагыз, хөрмәт белән карасагыз, әллә ниләр таләп итеп, бер-береңне интектермәсәгез, гаи­лә дигән җәннәт сезне озак көт­термәс, — диде Румил. — Иң мөһиме — сабырлык һәм чиксез теләк”.

Җәмилә ШӘРИФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1271

Один комментарий

  1. Маладис,тагы Бер танышу урнын ясасан шэберэк була