Рәхмәт сезгә, газиз әниләр

1014942844Ни хикмәттер, олыгайган саен
Хатирәләр били күңелне.
Һәр ел кайтам авылыма,
Күрермен дип газиз әнине.
 
Нигез буйларында утырганда
Бала чагым уза күңелдән.
Ничә еллар газиз әнкәемнең
Кайнар яше монда түгелгән.
 
Авыр иде бигрәк заманалар
Ачлы-туклы үсте балалар.
Ачлыклардан саклап калу өчен
Күпме газап чикте аналар.
 
- Икмәк кадерен балам белегез, — дип
Әйтә килде безгә аналар.
- Сез бит кырдан башак җыеп ашап,
Елап үскән ятим балалар.
 
Әниләрнең шушы әйткән сүзе
Беркайчан да китми колактан.
- Онытмагыз балам безне, — диеп
Кычкыралар сыман ерактан. 
 
- Авырлыклар килсә, бирешмегез, — диеп
Үстердегез безне әниләр.
Беркайчан да сезне онытмабыз,
Рәхмәт сезгә, газиз әниләр.
 
Хәзер инде тормыш җиңеләйде,
Узып китте авыр заманнар.
Менә шушы рәхәт тормышларны
Күрми китте газиз аналар.

Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.

Балыклы авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 989

Комментирование запрещено