Туган авыл моңнарында тибрәлеп…

амина айпаеваУрамда салкын кыш, ә Гали авылы клубында кызу эш бара. Декабрь башында, Әниләр көненә туры китереп, Похвистнево районы Гали, Мәчәләй, Яңа Мансур авылларының Мәдәният йортларында эшләп килүче сәнгать коллективлары еллык отчет белән чыгыш ясарга тиешләр иде. Мин дә бу чарадан калмаска булдым әле – кызык бит, бу юлы нәрсә белән гаҗәпләндерерләр икән?

Фойеда авылның җирлек башлыгы Идрис Муллабаев каршы ала. Ә Похвистнево районы администрациясенең мәдә­ният бүлеге җитәкчесе Ири­на Козик күптән инде залга кереп утырган.

Хуҗалар буларак, тамашаны Гали авылы үзешчәннәре башлап җибәрде. Ак борчаклы зәңгәр күлмәген киеп чыккан нәни кызчык әниләргә багышланган җырын җырлап җи­бәргән иде, зал алкышларга күмелде. Игезәк кызлар Камилә һәм Наилә Хәсәновалардан башка да бер концерт та үтми биредә.

Элек авыл тормышы кайнаган, яңалыклар чәйнәлгән, гайбәт сатылган урын, әлбәттә, сепаратлы хуҗалар йорты булган. Кичә кем кемне озат­кан, ничәгә кадәр эскәмиядә серләшеп утырганнар — барысы да шунда билгеле була иде бит. Шушы сепаратлы йортта очрашуны тасвирлаган күренеш галилеләрнең төп номеры булып барды. Көлкеле дә, тормышчан да, җырлы-биюле дә бу чыгышны халык бик ошатты.

амина айпаева

Әминә Айпаева.

искандер шареев

Искәндәр Шәриев.

Ут уйнатып, ватык пыяла өстендә йөрүче, өстенә аткан пычакларны зур батырлык һәм ихтыяр көче белән кире кайтаручы Рияз Алтынбаевның чыгышы да истә калырлык. Галилеләр чыгышы малайлар-кызлар башкаруындагы ялкынлы бию белән тәмамланды. Бу юлы да искиткеч программа белән гаҗәпләндерделәр бит тамашычыны Гали үзеш­чәннәре.

Хәер, мәчәләйлеләр дә сынатмады. Алар сәхнәгә “Авылыма кайтам әле” җыры белән чыктылар. Мәчәләй Мәдәният йорты мөдире Жанна Әмирова сүзләренә караганда, аларның репертуары моңлы авыл җырларына бай. Үзенең кашыкчылар ансамбле, кубызчысы һәм баянчысы булган Мәдәният йорты беркайчан да буш тормый, әлбәттә. Әнисе белән кызы яшәгән йортка кунакка килгән Кыш бабай күренеше дә, татар биюләре дә бик зәвыклы булып күренде. Шәхсән алганда, миңа кубызчы Әминә Айпаеваның чыгышы бик ошады. Ни дисәң дә, борынгы моңнар безнең геннарыбызда яши бит алар. Кашыкчыларның очкынлы чыгышы да залда утыручыларны битараф калдырмады. Ә менә гармунчы Шакир Абдрахимовның вафат булган гармунчыларга багыш­ланган җыры, ки­ресенчә, кү­ңелләребезне моңсу­лан­дырды. Гаҗәплән­дер­деме-га­җәп­лән­дерде, мә­чәләйлеләр!

Вакыт инде караңгы төнгә җитә, ә бәйрәм кыза гына. Менә сәхнә түре Яңа Мансур авылы үзешчәннәренә бирелде. Тәслимә Фәхретдинова сөйләвенчә, концертка унбиш­ләп укучы бала һәм алты үзешчән артистны алып кил­гәннәр. Шушы кеч­кенә генә коллектив тулы бер концерт күрсәтә алды бит! Тәслимә Фәхретдинова һәм Зилә Шә­рәфетдинова башкаруындагы “Кайтам әле туган авылыма” җыры туган җиреңне сөю, үз илеңдә яшәү рәхәтлеге белән шулкадәр сугарылган иде — искитмәле булды инде менә. Халык аларга озак итеп кул чапты. Димәк, миңа гына түгел, башкаларга да ошады бу җырчылар.

Яңамансурлылар да кеч­кенә генә сәхнә күренеше әзерләп килгәннәр иде — теш табибы кабинетына килеп эләккән слесарь-сантехник күп сөйләүче әбинең теше урынына телен тартып чыгарды. Көлке дә, шул ук вакытта, аяныч та булды инде. Гармунчы Искәндәр Шареев­ның моңнары гына тынычлан­дырды үземне. Аны әле тагын “бис”ка да чакырып чыгардылар. Авыл халкы гармун көен ярата, әл­бәттә. Кызганыч, гармунчылар гына азай­ды авылларыбызда. Бу чыгыш та, минемчә, бик шәп булды.

… Менә инде чыгышлар тә­мам. Ә җылы, якты залда утырган якташларыбыздан, туган як моңнарыннан аерыласы килми. Туйганчы көлдем, күзләремә яшьләр килгәнче моңайдым мин бу кичне. Ирина Михайловна да, рус кешесе булуына карамастан: “Бик яхшы, бик эчтәлекле булды”, — дип елмайды. Татар районы булып саналган Похвистнево районында яшәүче руслар да татар сәнгатен ярата, күрәсең.

Хәмзә МОРТАЗИН.

Автор фотосурәтләре.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1123

Комментирование запрещено