“Ялкынлы яшьлек” ансамбленең “Кышкы могҗиза” дип аталган концерты узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_2907Самарның Управлен­че­ский бистәсендә урнашкан “Чай­ка” мәдәният сараенда “Ял­кынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбленең “Кышкы могҗиза” дип аталган  концерты узды. Бай эчтәлекле про­грамманы коллективның сәнгать җитәкчесе Ренат Ази­зов төзегән иде.

Концерт оешкан төстә һәм бик җылы атмосферада үтте. Самарлылар инде яратып өлгергән җыр-биюләрне дә, яңа номерларны да тамаша кылдылар. Тамашачылар күптән үз иткән җырчылар Ренат Азизов, Әлфия Сөнгатова, Фәнил Зыятдинов,  Искәндәр Әхмәтов, Гөлфия Гәйнетдинова, Венера Әбдерахманова, Алсу Сабирова кайнар алкышлар астында сәхнәгә берничә тапкыр чыктылар. Ансамбль ветераннары белән беррәттән коллективка күптән түгел килеп кушылган Алинә Саниева, Сания Әминова, Шамилә Ибраһимова, Мәрьям һәм Гали Асадовлар да матур, моңлы җырларын бүләк иттеләр, ә бию төркеме дәртле биюләре белән идәннәрне селкетте. Розалия Әбҗәлимова һәм Ренат Азизов тамашаны бик матур алып бардылар.

1-DSC_27871-DSC_2790 1-DSC_27961-DSC_2809 1-DSC_2812 1-DSC_2813 1-DSC_2818 1-DSC_2819 1-DSC_2821 1-DSC_2824 1-DSC_2834 1-DSC_2837 1-DSC_2840 1-DSC_2842 1-DSC_2844 1-DSC_2853 1-DSC_2857 1-DSC_2858 1-DSC_2861 1-DSC_2868 1-DSC_2870 1-DSC_2871 1-DSC_2872 1-DSC_2880 1-DSC_2886 1-DSC_2887 1-DSC_2888 1-DSC_2890 1-DSC_2894 1-DSC_2900 1-DSC_2901 1-DSC_2907 1-DSC_2910 1-DSC_2915 1-DSC_2919 1-DSC_2921 1-DSC_2927 1-DSC_2929 1-DSC_2933 1-DSC_2936 1-DSC_2937 1-DSC_2939 1-DSC_2940 1-SC_28671-DSC_0002 1-DSC_0007 1-DSC_0011 1-DSC_0015Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.

Просмотров: 1527

Комментирование запрещено