70% городских и 85% сельских татар Татарстана в качестве родного языка признают татарский / Шәһәр татарларының – 68, авылда яшәүчеләрнең 87 проценты татарча иркен сөйли, укый һәм яза

1Большинство татар, 70% горожан и 85% сельчан, в качестве родного языка признают татарский. Об этом было сказано сегодня на заседании Совета при Президенте РТ по межнациональным и межконфессиональным отношениям.

86,5% опрошенных татар, живущих в селах, свободно говорят, читают и пишут на своем родном языке. Среди татар, проживающих в городе, такое владение татарским признали 67,6% татар.

При этом 87% городских татар и 91% сельских считают, что их дети должны владеть татарским языком.

«Если сравнить полученные данные с аналогичными показателями 2001 года, наблюдается позитивная динамика знания татарами-горожанами татарского языка. То есть доля свободно говорящих, читающих и пишущих на нем выросла на 8%», – отмечается в материалах к заседанию совета.

Социологический опрос для выявления особенностей этноязыкового поведения представителей народов Татарстана был проведен в ноябре 2017 года среди 1,5 тыс. человек в возрасте 18 лет и старше. 

tatar-inform.ru

* * *

Шәһәрдә яшәүче татарларның 68 проценты, авылда яшәүче милләттәшләребезнең 87 проценты татарча иркен сөйли, укый һәм яза. ТР Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышынаәзерләнгән материалларда шул хакта мәгълүмат бар.

Татарстан халыкларының тел буенча үзенчәлекләрен ачыклау буенча социологик сораштыру 2017 елның ноябрендә үткәрелгән. 18 яшь һәм аннан югарырак 1,5 мең кеше сораштырылган. 2001 елгы анализ күрсәткечләре белән чагыштырганда, шәһәр татарларының татар телен белүендә позитив динамика күзәтелә. Татарча сөйли, укый һәи яза алучылар 8 процентка арткан.

Сораштырудан күренгәнчә, шәһәр татарларының – 70, авыл татарларының 85 проценты туган тел сыйфатында татар телен таный.

Югарыда әйтелгәнчә, күпчелек татарча иркен сөйли, укый һәм яза белүен әйтсә, 19 процент шәһәр һәм 7 процент авыл кешесе татарча бары тик иркен сөйләшә алуын гына әйткән. Сораштырылган шәһәр татарларының нибары 2 проценты гына телне бөтенләй белмәүләрен әйткән.

87 процент шәһәр татары һәм 91 процент авыл татары, балалары татар телен белергә тиеш, дип саный. Руслар арасында бу күрсәткеч түбәнрәк – шәһәр кешеләренең 44, авыл русларының 32 проценты шулай дип саный.

Русларга килгәндә, шәһәрләрдәге 51 процент рус һәм авыллардагы 56 процент рус кешесе татар телен белми. Шәһәрдә яшәүче русларның өчтән бере һәм авылдагыларның дүрттән бере “аңлыйм, ләкин сөйләшә алмыйм” дип җавап биргән.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 779

Комментирование запрещено