Онытмабыз сине гомергә

depositphotos_93911416-stock-illustration-elderly-couple-on-a-walkКөзләр җиткәч сагышлана күңел,
Тынгангамы кошлар сайравы.
Үлемеңә байтак вакыт үтте,
Ник төзәлми йөрәк ярасы?

Чәчләремә бизәп кадар өчен
Кыйгач тарак алдым базардан.
Тигез гомер бирче безгә, — диеп
Сорый идем һәрчак Xодайдан.

Искән җилләр тарый чәчләремне,
Булсын өчен җиңел үрергә.
Аз гына да Ходай кызганмады,
Алып китте сине мәңгегә.

Быел кышлар соңга калып килде,
Карлар әле һаман күренми.
Гомер узган саен яна йөрәк,
Ярый әле уты күренми.

Үсми икән гөлләр сазлыкларда,
Атмый камыш чәчкә язларда.
Ялгыз калырмын дип уйламадым,
Гомер көзем узып барганда.

Сула көзен, шиңә чәчәк-гөлләр
Тын йокыга тала күбәләк.
Бәхилләшеп мәңгелеккә киттең,
Йөрәгемне минем телгәләп.

Бу кадәрле йөрәк әрнемәсә
Тумас иде шигырь күңелгә,
Йөрәк әрнүемне басар өчен
Шигырь яздым әле бүген дә.

Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.

Балыклы авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 944

Комментирование запрещено