«Татар баласы, саклан!» Туфан Миңнуллинның 1997 елда татар халкына мөрәҗәгате

db7aea1a900037b7bcf9db66fc5c1ad2Язучы, публицист, сәясәтче Туфан Миңнуллинның 1997 елны «Татарстан яшьләре» газетасында басылып чыккан татар халкына мөрәҗәгатен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.

Хөрмәтле милләттәшләр! Белгәнегезчә, шушы елның август аенда (1997 ел турында сүз бара — авт.) II Бөтендөнья татар конгрессы узачак. Мин, делегат буларак, конгресс карамагына «Татарлык» дип аталган өндәмә тәкъдим итәргә җыенам. Ул үзенә күрә татарларның яшәү рәвешен билгеләүче канун кебегрәк документ буларак бәлки конгресста кабул ителер. Документның караламасын язып чыктым. Әлбәттә, ул әле тулы түгел, андый зур һәм җаваплы эшне бер генә кеше башкарып чыга алмый. Шуңа күрә өндәмәнең караламасын фикер алышып тулыландыру һәм камилләштерү өчен газетада бастыру кирәк дип саныйм. 

  

1. Татар баласы! Исеңдә тот!Син җир йөзендәге бер генә халыктан да ким түгел. Дөнья халыклары тарихында Синең лаеклы, горурланырлык үз урының бар. Милләтебезнең тарихына яла ягып, аны кара итеп күрсәтүчеләргә ышана күрмә. Без алдаша белми торган халык — ялгынчыларга тиз ышанабыз. 
2. Татар баласы! Онытма!Син сөйләшкән тел дистәләгән гасырлар буена чарланып дөньяда иң камил телләрнең берсе дәрәҗәсенә күтәрелгән. Синең телеңдә иң катлаулы фәнни хезмәтләр дә, иң гүзәл әдәби әсәрләр дә язылган. 
3. Татар баласы! Горурлан!Син җир йөзендәге бөтен халыклар белән дә тыныч һәм тату яши беләсең. Башка халыкларның теленә, гореф-гадәтләренә олы хөрмәт белән карыйсың. Синең өчен барлык халыклар да тигез. 
4. Татар баласы! Саклан!Бүтәннәрне хөрмәт иткәндә үзеңнең дә хөрмәткә лаек икәнлегеңне бел. Югыйсә, башка халыклар арасында эреп юкка чыгуың ихтимал. 
5. Татар баласы! Уяу бул! Татарларны татарның үз кулы белән бетерү сәясәте һаман да дәвам итә әле. Бабайларыбызның кайбер ялгышлары кабатлана күрмәсен. Бер-беребезгә игътибарлы һәм ярдәмчел булыйк. Кайда гына яшәсәк тә, кем генә булып эшләсәк тә бер-беребезнең уй-фикерләрен, моң-зарларын, йөрәк тибешләрен ишетик. Бергә булыйк, бердәм булыйк! Киләчәк буын татар балаларына безнең ялгышлар өчен оялырга язмасын. 
6. Татар баласы! Укы!Дәүләт белән идарә итү өчен, байлыкка ия булу өчен дә, башка халыклар алдында ким-хур булмас өчен дә төпле белем, тирән мәгълүматлылык кирәк. Эш аты гына булып, кара эш кенә башкаручы, яисә вак сәүдәгәрләр булып кына көн итүче халык тарихта үз эзен калдыра алмый. 
7. Татар баласы! Уйлан! Кешене кеше иткән иң кадерле сыйфат — рухның ныклыгы, сафлыгы һәм акылның аек булуы. Дөньяда күзне, күңелне кызыктыра торган алдавычлар акылыңны томаламасын, җаныңны зәгыйфьләндермәсен. Безнең өскә куркыныч, коточкыч афәт килә: хәмер сөреме ирләребезне генә түгел, хатын-кызларыбызны да агулый башлады. Хәмердән дә явызрак наркоманлык чире янәшәбездә йөри. Бу афәтләргә каршы торырлык ихтыяр көченә ия булыйк! 
8. Татар баласы! Тирә-ягыңа кара!Безнең бабаларыбыз безгә яшәр өчен җир йөзенең иң матур һәм бай урыннарын сайлаганнар. Үзебез яшәгән җирнең кадерен белик, аны киләчәк буыннарга да пычранмаган килеш тапшырыйк! 
9. Татар баласы! Киләчәккә кара! Синнән соң киләчәк татар баласының язмышы өчен дә җаваплы икәнлегеңне исеңнән чыгарма! Соңгы елларда татарның нәсел агачы шактый нык чирләде. Кияү һәм кәләш сайлаганда талымсыз була башладык. Үз тамырын саклый алырга сәләтле иманлы татар баласы тәрбиялик! Генофонды сәламәт халыкның гына гомере озын була! 
10. Татар баласы! Сынатма!Кешелек дөньясы, кызганычка каршы, камил түгел. Халыкларны сортларга бүлеп, аларның ныклыгын сынау дәвам итә. Татарлыгыбызны сынарга теләүчеләр табыла икән, көрәш мәйданына чыгарга да әзер булыйк! 
11. Татар баласы!Бел! Син төркиләр токымыннан! Туганнарыңның күплеген онытма. Туганнарыңа сыен һәм туганнарыңны сыендыр!

intertat.tatar

Просмотров: 726

Комментирование запрещено