“Советлар заманында балаларның мәктәптән тыш вакытларын файдалы үткәрү мөмкинлеге зур иде. Бүгенге яшьләр компьютер артында гына утыра”, — дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ә Самараның Смышляевка бистәсендә яшәүче Руслан һәм Алия Шәйәхмәтовлар моның белән һич тә килешми, шәһәребездә балалар өчен бик күп бушлай түгәрәкләр, спорт клублары, секцияләр эшләп килә, диләр алар. Бары тик балага ошаганын сайлап алырга һәм йөртергә вакыт табарга кирәк. Аларның уллары Дамир, мәсәлән, дүрт яшеннән ЦСКА ВВС спорт клубында хоккей белән шөгыльләнә.
- Әти беренче тапкыр тимераякка бастырганда миңа нибары 3 кенә яшь иде. Әлбәттә, баштан кыенрак булды, ә тора-бара остардым. Хәзер тормышымны хоккейдан башка күз алдыма да китерә алмыйм, — дип сөйли Дамир. Бүген ул “Комета” хоккей клубы командасының (2010 елда туганнар төркеме) үзәк һөҗүмчесе. Күчмә турнирларда берничә тапкыр “Матчның иң шәп уенчысы” дип тә танылырга өлгергән. Бу уңышларында нәни милләттәшебез һәр көн үткәрелгән күнегүләрнең файдасын һәм тренеры Николай Астрелинның (беренче остазы — Александр Федотов) зур эшен аерып күрсәтә.
- Хоккей — чын ирләр спорты. Ул балага тәртипле, максатчан, көчле кеше булып үсәргә ярдәм итә.
Дөрес, бушлай спорт секцияләрендә шөгыльләнү дә бүген чыгымнар таләп итә: махсус кием сатып алу, ярышларга йөртү ата-ана кесәсеннән чыга. Шуңа да карамастан, сабыйларны спортка җәлеп итәргә, аларның физик яктан гына түгел, рухи, социаль яктан да сәламәт булуы турында кайгыртырга кирәк, — дип сөйли Руслан Таһир улы.
Дамир Шәйәхмәтов Самараның 135 санлы авиация профильле лицееның икенче сыйныфында укый. Командасы белән ярышларга да, әти-әнисе белән Самарада узган милли чараларга да йөрергә өлгерә ул. Ә 22 декабрь — Россия хоккейчылары көнен Дамир ярышта каршы алачак. Бу көнне Самараның “Комета” командасы Мәскәү өлкәсенең Пересвет шәһәрендә, иң көчле көндәшләренең берсе булган “Динамо” командасы белән уйный.
Милләттәшебезгә һәм аның командасына чын күңелдән уңышлар телибез!
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 881