Яңа Ярмәк авылында Нардуган бәйрәме үтте!

20181214_115940Нардуган татарлар арасында шактый киң таралган бәйрәмнәрнең берсе булган. Ул Яңа ел алдыннан үткәрелгән. Нардуганның төп мизгелләре түбәндәгеләр: кешеләр танымаслык булып киенеп, йорттан-йортка йөрү, йөзек салып багу. Бәйрәмчә киенгән яшьләр, шамакайлар җырлар җырлап, йорттан-йортка йөргәннәр. 

Шамакайларны өйгә бик теләп керткәннәр. Халык, аларны кертсәң, ашлык яхшы, Яңа ел имин була, дип ышанган.

Ә кичен яшьләр барысы да бер аулак өйдә җыела торган булганнар. Яңа ел һәм раштуа аулак өйләрендә кызлар уенында йөзек салып багу урын тоткан. Татарларда йөзек салып багу йоласы түбәндәгечә үткән: таска чишмә суы салганнар, кызларның һәркайсы шунда йөзек, төймә яки башка нәрсә ташлаган. Шуннан соң йөзекләрне бутаганнар.

Без дә Яңа Ярмәк авылы клубында Нардуган бәйрәмен уткәрергә булдык әле. Билгеләнгән вакытка кешеләр җыелуга почтальон телеграмма китерде. Аны безгә Нардуган ана җибәргән:       

Озакламый киләм, киләм
Ерак җирдән.
Матур көннәр,
Салкын көннәр,
Бураннар да, карлар да
Алып киләм. Киләм, киләм,
Бүләк белән  сезгә киләм.

Без уен уйнаган арада Нардуган ана килеп тә җитте. Барыбызга да матур-матур теләкләр әйтеп, бәйрәм белән котлады. Аннары уеннарын уйнатты, халыкны биетеп тә алды.

Бәйрәмгә Чегән хатыны да килгән иде. Ул да уеннар уйнатып, үзенең шомалыгын күрсәтеп,  барыбызга да дәрәҗәле тормышта яшәргә язсын, дигән теләкләр теләп китте.

Нардуган, Нардуган, Нардуган, хуҗалар!
Котлы, мөбарәк булсын!
Тормыш түгәрәк булсын!
Мал-туарыгыз артсын,
Колыннарыгыз чапсын,
Игеннәрегез уңсын!
Нардуган, нардуган,
Яңа елыгыз котлы булсын!

Бәйрәмгә килгән апалар бик теләп җырлар, биюләр башкарып, барлык уеннарда да катнашты. Чарабыз чәй табыны тирәли дәвам итте.

20181214_11351820181214_113740 20181214_115940 20181214_120459 20181214_121959

Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире А.Г. ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче А.М. ҖӘЛӘЕВА.

Камышлы районы.

Просмотров: 1186

Комментирование запрещено