Казан һәм Казахстанның Төркестан каласы тугандаш шәһәрләр булырга мөмкин / Казань и казахстанский Туркестан предложили сделать городами-побратимами

0501a3c7b6ecb3dc6origКазахстанның Төркестан өлкәсе хакиме Жансеит Туймебаев Төркестан һәм Казанны тугандаш шәһәрләр итү тәкъдиме белән чыкты. Ул Татарстанның Казахстандагы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев һәм Казахстанның Россиядәге сәүдә вәкиле урынбасары Еркен Жакатаев белән очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта «Казинформ» халыкара мәгълүмат агентлыгы өлкә акиматы матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

Ике республиканың да тарихи тамырлары уртак, телләре, традицияләре һәм гореф-гадәтләре бер-берсенә охшаш, дип искәртте Туймебаев.

«Төркестан өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында ике якка да файдалы сәүдә-икътисади, сәнәгый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерү, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык, туризм, транспорт һәм куркынычсызлык өлкәләрендә IT-технологияләрне гамәлгә кертү өчен бөтен перспективалар да бар», — диде ул.

Денис Вәлиев билгеләп үткәнчә, республика Төркестан өлкәсе белән хезмәттәшлек итәргә әзер. Ул татарлар һәм казахлар арасында рухи элемтәләр алга таба да ныгыр дигән ышаныч белдерде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча өлкә акиматы һәм Татарстанның «БАРС Групп» АҖ арасында IT, инновацияләр һәм цифрлаштыру өлкәләрендә хезмәттәшлек итү турында меморандум имзаланды.

tatar-inform.tatar

* * *

Аким Туркестанской области Казахстана Жансеит Туймебаев предложил сделать Туркестан и Казань городами-побратимами. Об этом он заявил на встрече с полномочным представителем Татарстана в Казахстане Денисом Валеевым и заместителем торгпреда Казахстана в РФ Еркеном Жакатаевым, сообщает МИА «Казинформ» со ссылкой на пресс-службу акимата области.

Обе республики обладают едиными историческими корнями, их языки, традиции и обычаи родственны, отметил Туймебаев.

«Между Туркестанской областью и Республикой Татарстан есть все перспективы для наращивания взаимовыгодного производственного, торгово-экономического и инвестиционного сотрудничества, а также внедрения IT-технологий в сферах ЖКХ, туризма, транспорта и безопасности», — сказал аким.

Валеев подчеркнул, что республика готова сотрудничать с Туркестанской областью. Он уверен, что духовные связи татар и казахов будут укрепляться и впредь.

По итогам заседания между акиматом области и татарстанским АО «БАРС Груп» также подписали меморандум о сотрудничестве в сфере IT, инноваций и цифровизации.

tatar-inform.ru

Просмотров: 855

Комментирование запрещено