Милләттәшләребезнең күбесенә яхшы таныш булган дин кардәшебез Зөлфәт Сәлаховка шушы көннәрдә 50 яшь тулган булыр иде.
Зөлфәт хаҗи кыска гына 28 еллык гомерендә бик күп яхшылыклар эшләп өлгерде: без аны төзү бизнесында — ышанычлы партнер, гаиләсендә — сөекле ир һәм хөрмәтле ата, ә мөселманнар арасында мәрхәмәт кылучы дип белә идек. Аның яшәү рәвеше барыбызга да үрнәк булырлык.
Эше күп булуына карамастан, ул намазларын калдырмады, садакаларын бирергә онытмады. Һәр мөселманны өммәтебезнең лаеклы әгъзасы итеп санап, башкаларны да дингә тартырга тырышты, мөселманча яшәү рәвешен үз үрнәгендә күрсәтте.
Самараның Җәмигъ мәчетен төзү буенча Попечительләр советы оештырылу да Зөлфәт инициативасы иде. Шулай итеп, моңа кадәр мәчет төзү идеясе белән аерым-аерым йөргән активистлар берләштеләр һәм Самарада Җәмигъ мәчете төзү морадына ирештеләр.
Аның тырышлыгы һәм матди ярдәме белән “Азан” газетасы да дөнья күрде. Ул аның тиражын үстерү нияте белән рус телле башкортларны, татарларны һәм башка милләт халыкларын ислам дине тирәсендә берләштерү нияте белән яшәде.
Зөлфәтнең тышкы кыяфәте һәм эчке омтылышлары, ана телебезне белү дәрәҗәсе камил иде. Шуңа да ул, татарларыбызның визит карточкасы буларак, хөкүмәт даирәләрендә төрле милли мәсьәләләрне хәл итеп килде.
Кызганычка, якты хыялларының күбесе тормышка ашмыйча калды. Хәер, тормышка ашканнары да аның истәлеген кадерләп саклау өчен баштан ашкан.
Шамил ГАЛИМОВ,
тарихчы.
Просмотров: 1075