Кичә, 2018 елның 23 декабрендә, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте Чыршы бәйрәме үткәрде. Халыклар дуслыгы йортында узган чарада оешма әгъзаларының балалары һәм оныклары, “Шатлык” клубында һәм “Сабыйлар” түгәрәгендә шөгельләнүче нарасыйлар күңел ачтылар.
Билгеләнгән вакытта яшел чыршы бизәлгән зур зал кечкенә сабыйлар белән чыр-чу килеп тора иде инде. Бала-чага белән бергә бәйрәмгә аларның әти-әниләре дә, әби-бабалары да, апа-абыйлары да килгән иде.
«Туган тел» оешмасы канаты астындагы яшьләр төркеме (җитәкчеләре — Фәрхәт һәм Альбина Мәхмүтовлар) тарафыннан бәйрәмчә киенгән сабыйлар өчен татар телендә әкияти тамаша күрсәтелде. Яраткан әкият геройлары булып киенгән егет-кызлар балалар белән кызыклы уеннар оештырдылар, сабыйларның туган телдә сөйләгән шигырьләрен тыңладылар. Аннан соң Кыш бабай балаларга бүләкләр дә өләште.
Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.
Просмотров: 1435
Спасибо спонсорам подарков Надии Гатауллиной из города Новокуйбышевск, Алии Арслановой — руководителю клуба «Шатлык» и кружка «Сабыем» и другим, кого не назвала.
Чыршы Бәйрәме Дуслык Йортына кайта! Икенче елгада яшьләр , кызыксынган актив әти-әниләр тагында киңәйтеп үткәрерләр диеп өметләник.
Рәхмәт Фархат белән Алҗбина Махмутовларга,яшҗләргә ,башка оештыручыларга!