Кышкы агачлар

setwalls.ru-72188Гади генә кышкы бер көн,
Бәс сырган агачларны.
Күреп сокланмаган кеше юктыр
Бу сихри матурлыкны.

Агачларның зурысы, бәләкәе -
Берсе дә калмаган.
Ак челтәрле шәлләрне
Барысы да ябынган.

Һәрбер агач тыныч кына
Кышкы йокыга талган.
Җылы җәйне төшләрендә күреп,
Сагыналардыр сыман.

Йоклагыз, агачлар,
Сезгә бит салкын кышны узарга.
Ямьле язлар җиткәч,
Исән-сау уянырга.

    Сөмбелә КАЮМОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 1379

Комментирование запрещено