Яңа ел бәйрәмнәре якынлашып килә. Санаулы көннәр генә калды. Инде күп өйләрдә түр башына чыршы менеп кунаклады. Бәйрәмне анардан башка күз алдына китереп булмый бит.
Ялтыр-йолтыр килә чыршымдагы бизәкләр, гөлт-гөлт итеп яна утлары. Чыршы агачыннан бүлмәм эченә шундый хуш ис тә таралды.
Шундый матур итеп бизәлгән чыршыга карыйм да, балачакта ятлаган шигъри юллар искә төшә:
Чыршы-чыршы, без сине
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матуррак
Бизәлгәнсең бу юлы…
Яңа ел җитә, җәмәгать, Яңа ел — матур һәм шатлыклы бәйрәм! Яңа 2019 елда Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәерлесен насыйп итсен. Шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагыдан да күбрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын, милләттәшләрем.
(Рәсемдә — мине карап торучы әтием, фотосурәтне үзем төшердем).
Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА.
Камышлы районы, Бозбаш авылы.
Просмотров: 922