Бозбаш авылында яшәүче беренче төркем инвалид Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА: «Хуш килдегез, Кыш бабай һәм Кар кызы!»

DSCN3333Тышта буран котыра, дип моңсуланып утыра идем. Тәрәзәгә күз салсам, өебезгә Кыш бабай белән Кар кызы кереп баралар… Күңелләргә могҗиза, шатлык тулды, нәни бәләкәч диярсең!

Ишек ачылу белән Кыш бабай калын тавышы белән: Якынлашып килүче Яна ел белән сезне, хуҗалар, — дип эндәште.

Кунакларны күргәч, тыштагы буран да онытылды, әкият персонажларыннан бүлмәм тагын да ямьләнеп китте.

Суык бабайның бер кулында — тылсымлы таягы, икенчесендә — бүләкләр тутырган зур капчыгы бар иде. Әтием белән миннән шигырьләр сөйләттереп, зур-зур бүләкләр эләште ул. Менә шундый шатлыклы, күңелле бәйрәм ясадылар безгә - өйдән чыга алмаучыларга -  социаль хезмәткәрләр.

DSCN3333

Аллаһының рәхмәтләре яусын Кыш бабайга — Диндарова Рушания апайга, Кар кызына — Әсәдуллина Рәмзия ханыма, машина йөртүче Нуриев Азат абыйга һәм безгә социаль хезмәт күрсәтүче Флюра апайга.

Әтием һәм мин барча социаль хезмәткәрләргә дә рәхмәтләребезне белдерәбез, үзләрен якынлашып килүче Яңа 2019 ел белән тәбриклибез. 

Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык-моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен
Кышкы бураннарга уралып!
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын!
Алда туар көннәр якты булсын!
Ходай кайгылардан сакласын!

Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА.

Камышлы районы, Бозбаш авылы.

Просмотров: 1002

Комментирование запрещено