Коръәнне үбү дөресме?

news_24225«Сәдака бирергә яки әрвахларга дога кылдырырга дип мәчеткә еш йөрим. Барган саен, үзем белән сораулар да ияреп кайта.

Бер имам, дога кылганнан соң, Коръәнне ике тапкыр үбеп куйды. Коръән ашларында да, башка вакытларда да моны күргәнем юк иде. Бер имам, дога кылганнан соң, битен бер кулы белән генә сыпырып куйды. Икенче юлы дога кылдырырга дип килгән берничә кешегә берьюлы дога укыдылар. Ә бервакыт кемгә икәнен, үз исемен, әтисенең исесен дә сорап тормадылар. Шушы сорауларыма ачыклык кертсәгез иде», дип яза Арчадан Галия Сафина.  

Әмәт бистәсе мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев:

– Коръәнне кайбер кешеләр аны олылау йөзеннән үбә, ләкин диндә андый гамәл юк. Ул безгә пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)тән килмәде. Дога кылуга килгәндә, аны дога кылып бетергәч, ике уч белән битне сыпырырга кирәк. Берочтан берничә кешегә дога кылу бар, алар барып ирешәчәк. Исемне дә сорамаска мөмкиннәр, асылда сез мәчеткә кем рухына дога кылдырырга икәнен ниятләп киләсез, исемен әйтмәгәч, ирешмәс дип шөбһәләнергә кирәкми. Иң яхшысы – үзегезнең дога кылуыгыз, якын кешегез өчен булгач, сез аны ихласрак та укыячаксыз.

matbugat.ru

Просмотров: 1068

Комментирование запрещено