Эшеннән алынган Сызрань имам-мөхтәсибе тарафдарлары, имамны яклап, имза җыя

019Кешене вазифасыннан алганга карап, аңа хөрмәт кимеми, дип аңлата Самара мөфтие имам-мөхтәсиб Илгизәр Сәгъдиевнең эштән алынуын.

Самара өлкәсе мөфтияте карары белән эшеннән алынган Сызрань шәһәре имам-мөхтәсибе Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев тарафдарлары, имамны яклап, имза җыя. Сызрань мөхтәсибәтенең һәм Самара мөфтиятенең бу вазгыятькә карата фикерләре төрле. “Татар-информ” хәбәрчесе ике якның да фикерен белеште.

Сызрань мөхтәсибәте юкка чыгарылу турындагы карар 15 ноябрьдә мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин тарафыннан расланган. Карар нигезендә, Сызрань мәчетләре элеккечә шәһәр мөхтәсибәтенә түгел, Самара өлкәсе мөфтиятенә карый.

Эшеннән алынган имам-мөхтәсиб Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев “Азан” мәчете имамы Фәрит Ибраһимовны гаепле дип атады. Илгизәр хәзрәт әйтүенчә, шәһәрдә дүрт мәхәллә эшләгән. Шуларның берсенә өч ел элек Фәрит Ибраһимовны куйганнар. “Ул, озын сакаллы яшьләрне берләштереп, мөхтәсибәттән чыгабыз дип, Самара мөфтиенә мөрәҗәгать итте”, — дип сөйләде ул.

“Татар башын татар ашар” дигән мәкаль бар бит татарда. Бу шул очрак булып чыга. Бәлки дәрәҗәм югары булганга да көнләшкәннәрдер”, — диде Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев. Аның сүзләренчә, төбәктәге мөхтәсибәтнең язмышын бары тик шәһәр мөселманнары гына хәл итәргә тиеш. Ә биредә барысы да өстән – Самара мөфтиятенә Үзәк мөфтият кушуы буенча хәл ителде, ди ул.

Талип хәзрәт Яруллин мөхтәсибәт эшендә кимчелекләр булуын әйтте. Аның әйтүенчә, Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев мәчетләрне берләштерә алмаган, мәхәллә мөселманнарына яңалыкларны вакытында җиткереп бармаган. Моңа риза булмаган ике мәхәллә мөфтияткә кушылу теләген белдергән. Ике мәхәллә генә мөхтәсибәт була алмый, шуңа Тәлгать Таҗетдин карары нигезендә, мөхтәсибәт юкка чыгарылды, диде ул.

“Кешегә вазифасы кимегәнгә карап кына, аңа карата булган хөрмәт кимеми”, — дип бәяләде Талип хәзрәт Яруллин имам-мөхтәсибәтне эштән алуны.

Элекке имам-мөхтәсибнең тарафдарлары, Илгизәр хәзрәтнең эшчәнлеген яклап, тавыш җыя. Алар фикеренчә, мөхтәсибәтне булдыру яки юкка чыгаруны мөфти хәл итәргә тиеш түгел. Талип хәзрәт бу гаепләүне дә кире кага. Аның фикеренчә, мөхтәсибәтне булдыру-булдырмау мөфтият вазифасына керә.

Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев егерме елдан артык Сызрань мөхтәсибәтнең имамы булып торган. Хәзер шул шәһәрнең “Җәмигъ” мәчетендә имам вазифаларын башкара. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1061

Комментирование запрещено