Балалар белән эшләү – үзе зур бәхет!

1.09.2017г в школе.Нурзидә ханым Фәйзуллина 65 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

Самарның “Яктылык” татар мәктәбендә ана теле һәм әдәбиятен укытучы Нурзидә ханым Фәйзуллина кебек үз һөнәрен җаны-тәне белән сөйгән, тормышын укучыларына багышлаган мөгаллимәләр турында “укытучы булып туган” диләр. Үз эшен бөтен күңелен биреп, яратып башкара ул. Шуның нәтиҗәсе буларак, зур уңышлар яулаган, Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек булган.

Узып барган ел Нурзидә Әхмәтзыя  кызы өчен юбилейларга бай. Самарада аның татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуына 25 ел тулган, ә декабрьдә  Нурзидә Фәйзуллина 65 яшьлек юбилеен бәйрәм итәчәк. Бу уңайдан аңа кунакка барып, тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләштек.

-       Нурзидә апа, Сез үзегез кайсы яклардан?

-       Мин Нальчик шәһәрендә туганмын. Әнием Зәмзәмия тумышы белән Татарстаннның Түбән Норлат авылыннан. 30нчы елларда аның әти-әнисе яхшы тормыш эзләп, Төньяк Кавказга барып төпләнгән булганнар. Бөек Ватан сугышы башлануы турындагы хәбәрне дә алар шунда каршы алган. Әби-бабам  - фашистлар оккупациясендә калып, сугыш афәтләрен үз җилкәсендә татыган кешеләр.

50 нче еллар башында  әнием Нальчикка барып эшкә урнаша. Шунда ул булачак әтием,  Башкортостанның Нуриман районы Иске Бүреч авылы егете, милиция хезмәткәре Әхмәтзыя белән таныша һәм алар гаилә корып җибәрәләр. Тик гаилә башлыгы  авырлы  хатынын ташлап, туган якларына кайтып  киткән. Пар канатсыз калгач,  яшь анага  авыр булгандыр, әлбәттә. Тик ул сынмады – сыгылмады,  күз яшьләрен берсенә дә күрсәтмичә, тормыш дилбегәсен ялгыз тартты.

Ирем Мәгърүф ярдәме белән  15 ел элек  мин  үз әтиемне эзләп таптым. Ул гаиләсе белән  Башкортостанның Благовещенск шәһәрендә яши иде.  Беренче очрашуда ук   мине әтисез калдырганы өчен  миннән гафу үтенде.

Хәер, мин бөтенләй ятим үсмәдем. Миңа дүрт яшь булганда әнием  чыгышы белән Татарстанның Апас районы Дәвеш авылы кешесе — Нәгыймуллага киягә чыкты. Ә бераздан туган якларына күчеп киткән әбием белән бабам артыннан безнең гаилә дә Түбән Нурлатка кайтып урнашты. Балачагым, мәктәп елларым шунда узганга,  мин бу авылны  кече Ватаным дип саныйм.

 

c мамой в нальчике 1955 г

Әнисе белән Нальчик шәһәрендә, 1955 ел.

Нурзидэ апанын 1 сыйныфта укыганда Мактау тактасында эленеп торган фотосурэте

Нурзидә ханымның 1 сыйныфта укыганда Мактау тактасында эленеп торган фотосурәте.

-       Укытучы булу – балачак хыялыгыз идеме? Студент елларыгыз ничек үтте?

-  1969 елда мин Арча педагогия училищесына укытучым киңәше белән  укырга кердем. Мәктәптә  гел “биш”ле билгеләренә генә  укыдым, барлык олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнаша идем. Шуңа күпсанлы Мактаунамәләрем  училищега имтихансыз керергә ярдәм иттеләр.

Мин искиткеч мөгаллимнәрдә белем алдым. Шулар арасында “Әлифба” авторлары Сәләй Вәгыйзов һәм  аның тормыш иптәше Рәмзия Вәлитова, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның олы абыйсы Марсель Фәйзрахманов та бар иде. Алар миндә  булачак һөнәремә мәхәббәт  хисе уяттылар. 1973 елда Арча педагогия училищесын тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтына да читтән торып укырга кердем.

- Күренекле якташыбыз Сәләй Вәгыйзов укытучы буларак ничек исегездә калган?

- Тәртипле, сабыр, салмак сөйләмле кеше иде ул. Үзенең фәнен яратуы һәм яхшы белүе белән сокландыра иде. Сәләй Гата улы шул белемне студентларының күңеленә дә ярып салырга тырышты. Безгә татар халкының бөеклеге, болгар кабиләләренең чыгышы турында  сөйләргә ярата иде. Аның басынкы тавышы әле дә колагымда яңгырый сыман.

- Нурзидә апа, Сез: “Әти-әни белән Түбән Норлатка кайтып төпләндек”, -дидегез. Ә Самарага ничек килеп эләктегез?

- Мин 1973 елдан 1975 елга  кадәр Түбән Норлат мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыттым,  ә инде кияүгә чыккач, ирем белән Куйбышев шәһәренә күченеп килдек. Биредә тиз генә үз һөнәрем буенча эшкә урнаша алмадым. Берәр елдан соң гына, өлкә укытучыларының белемен камилләштерү институты белгече вазифасын башкарган Минзакир абый Нуретдиновның ярдәме белән балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаштым.  Педагогик карьерам шуннан алып  дәвам итте дип әйтсәм дә дөрес булыр.

1993 елның көзендә  Металлурглар Сараенда “Ялкынлы яшьлек” концертында Минзакир Шакир улы мине Харидә апа Дашкина һәм Асия Сәйфетдинова белән таныштырды.  Алар Самарның 12нче кичке мәктәбе каршында татар бүлеге ачылуын белдереп, миңа шунда татар телен укытырга тәкъдим иттеләр. Мин бик теләп ризалаштым. Тора-бара татар бүлеге киңәйде. 1997 елда Харидә Дашкина, Азат Надиров, Мансур Ямалетдинов, Илгиз Колючев кебек татар милли хәрәкәте активистлары тырышлыгы белән “Яктылык” татар мәктәбе ачылды. Бүген ул өлкәбезне лаеклы рәвештә бөтен илгә таныткан иң зур казанышыбыз булып тора. Һәм мин бу мәктәп ачылганнан бирле анда эшләвем, балаларга татар телен укытуым белән горурланам.

Харидэ Дашкина хэм Асия Сэйфетдинова белэн День учителя-2018

-  Инде 25 ел вакыт үтеп киткән. Укытучы һөнәрен сайлавыгызга бүген үкенмисезме?

—    Бер генә дә үкенгәнем булмады.  Балалар белән эшләү — үзе зур бәхет ул. Аларның һәрберсенең үз фикере, үз дөньясы бар. Мин мәктәпкә килеп керүгә  балалар дөньясында эреп югалам!  

— Бүгенге заман укытучысы нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш дип уйлыйсыз?

—   Мәктәпкә үзенең предметын югары дәрәҗәдә белгән, балаларның яшь үзенчәлекләрен, психологиясен яхшы аңлаган , үз һөнәренең остасы булган, балаларны һәрьяклап ача белә торган укытучылар кирәк. Моның өчен үз – үзеңә таләпчән булырга , эзләнергә, яңа укыту технологияләрен өйрәнеп, аларны эш барышында куллана белергә, үзеңне башкалар белән чагыштырып,  читтән торып үз-үзеңә бәя дә бирә белергә кирәк. Мин укучыларымны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен презентацияләр әзерлим, төрле чыганаклардан алган мәгълүматларны кулланам,  бигрәк тә әдәбият дәресләрендә әдәби әсәрдә язылган һәм тормышта булган вакыйгалар белән параллель китерәм. Бу балаларга әсәрне яхшырак аңларга, дәресне тагын да кызыклырак үткәрергә ярдәм итә. 

— Нурзидә ханым, укучыларыгызны татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларга әзерләү алымнары турында да сөйләшик әле. Бу җиңүләр җиңел биреләме? Аның артында, әлбәттә, тырыш хезмәт ятадыр.

—   Әлбәттә. Күбесенчә, балалар белән дәрестән соң калып шөгыльләнәбез. Аларның бүген уку программалары да тыгыз, чыгарылыш сыйныф укучылары БДИга әзерләнәләр, төрле курсларга йөриләр. Анысын да аңлыйм, шуңа укучыларымның хәленә кереп, төрле бәйгеләргә әзерләнер өчен үземнең ял көнендә дә мәктәпкә барам. Кыен булса да балалар бәйгеләргә тырышып әзерләнәләр, дәрәҗәле урыннар алалар. Мәсәлән, 2017 елда  тугызынчы сыйныф укучысы Гүзәл Шәкүрова Казанда узган татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада -  III, ә V Халыкара олимпиадада II урынга лаек булды.  Шул ук елның декабрендә бу укучым  Гали авылы мәктәбендә узган өлкә олимпиадасында  III урыны, ә шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә I урынны алды. Бу Гүзәлнең шәхси җиңүе һәм укытучы буларак минем генә горурлыгым түгел. Бу – “Яктылык” мәктәбенең дә горурлыгы.

Укучыларым арасында каләм тибрәтүчеләр дә бар. Бөек Ватан сугышы, мәхәббәт, милләт темаларына  нинди эчтәлекле иншалар, шигырьләр язганнарын белсәгез икән сез! Иҗат җимешләрен  “Бердәмлек”, “Сәлам” газеталарына,  Казандагы  татар телендә чыгучы газета-журналларга, “Самар татарлары” журналына һәм сайтына да җибәреп торам. Бу аларга тагын да тырышып укырга, сәләтләрен үстерергә этәргеч булып тора.

Обл. олимпиада-2017 в АлькиноМирас - 28.04.2018 года.на откр. уроке 1 декабря.2016 года.

-       Нурзидә апа, сез әле мәктәптән тыш чаралар да оештырып торасыз. Шуларның берничәсен генә булса да атап китсәгез икән?

-       Әйе, укучыларны танылган әдипләребез, композиторларыбыз, якташ шагыйрьләребез, язучыларыбыз, белән таныштыру максатыннан төрле чаралар  оештырып торам. Соңгы елларда уздырылганнарны искә алсак — бу Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сара Садыйкованың  тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби кичә, каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре  һәм рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында” дип аталган китапны тәкъдим итү чарасы, шулай ук Гакыйль абыйның  80 еллык юбилеена багышланган кичә  һ.б. Анда укучыларыбызның әти-әниләре, әби-бабалары, татар милли хәрәкәте активистлары да чакырылган иде. Соңыннан аларның кат-кат рәхмәт әйтүләре төн йокымны калдырып сценарий язу, чараны оештыру мәшәкатьләре заяга булмавын дәлилли.

-       Нурзидә ханым, Сезнең ни кадәр актив, инициативалы булуыгызга хәйран калырлык. Юкка гына төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә ия булмагансыздыр шул.

-       Мәктәп администрациясе, югары органнар тарафыннан хезмәтемә лаеклы бәя бирелә. Моның өчен рәхмәт аларга! Күпсанлы бүләкләрем арасында Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, Самара Губерна Думасы Мактаунамәсе, Самара шәһәре мәгариф департаментының, Бөтендөнья татар конгрессының, Татарстан язучылар берлегенең  Рәхмәт хатлары, Совет районының халык мәгарифе хезмәткәрләре профсоюз оешмасының Мактаунамәсе бар.  Ә инде  2013 елда миңа “Татарстанның атказанган укытучысы” исеме бирелде.

-       Сез Самараның “Яктылык” татар мәктәбе каршында якшәмбе мәктәбен алып барырга да вакыт табасыз.

-       Якшәмбе мәктәбендә быел ике өлкәннәр, ике балалар төркемнәре шөгыльләнә. Укучыларымның яшь үзенчәлекләрен истә тотып,  дәресне оештыруның төрле алымнарын кулланам. Өлкәннәр белән Татарстаннан читтә яшәп, татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен булдырылган “Татар теле – күңелем теле” проекты буенча шөгыльләнәбез, тормыштагы төрле вакыйгалар турында фикер алышабыз, диалоглар төзибез. Татар шагыйрьләре иҗатыннан шигъри юллар, мәкальләр кулланып, дәресләрне җанландырам, укучыларыма рухи азык бирәм.

Балалар төркемендә дәресләр уен формасында уза. Алар белән җырлыйбыз да, уйныйбыз да, татарча мультфильмнар да карыйбыз. Әлбәттә, татар әдәбиятын, халык иҗатын, гореф-гадәтләрне, йолаларны өйрәнәбез.

тоталҗ диктант - 29.10.2018 ел.

Үткән елда якшәмбе мәк­тәбенә йөрүче балалар татар теле буенча олимпиадада катнашып,  Алия Нуриҗанова беренче, Әмир  Таштабанов — икенче, ә Диана Сафина өченче урыннарны яулап, шәһәр мәгариф департаменты дипломнары белән бүләкләнгәннәр иде. Бу минем өчен дә иң зур бүләк булды.

Якшәмбе мәктәбе шәхси тормышымда да зур роль уйнады. Икенче ирем Мәгърүф Гыйльмияров белән без  нәкъ шунда таныштык. Аны иң элек матур итеп әдәби телдә сөйләшә белүем, татар җырларын моңлы башкаруым үзенә җәлеп иткән икән.

-       Бу темага кагылдык икән, гаиләгез турында да сөйләп китегез инде, Нурзидә ханым.

-       Беренче ирем белән тормыш сәбәпләре аркасында аерылышырга туры килде. Аңардан туган Резеда исемле кызым бар. Ә Мәгърүф белән кушылуыбызга быел 15 ел тулды.  Ул Самарның төрле дәвалау үзәкләрендә баш врач, аннан психотерапевт булып эшләде, хәзерге вакытта  лаеклы ялда инде. 

Ирем  гаҗәеп искиткеч кеше! Төпле, акыллы, сабыр, белемле ир, зур хәрефтән язарлык шәхес. Иртәдән кичкә кадәр мәктәптә “югалуыма”, аннан төннәр буе презентацияләр ясап, дәфтәр тикшереп утыруыма каршы бер сүз әйткәне юк.  Тик кайчагында: “Эш дип исәнлегеңне бетермә, кадерлем, үз-үзеңне кара”, — дип шелтәләп кенә куя. Арып-талып эштән кайтканда өйдә аның көтеп торуы миңа хәл өсти.

SDC16579

Туганнары хэм кызы (уннан эченче) Резеда белэн. Казан. 2010 ел

Туганнары һәм кызы (уңнан өченче) Резедә белән. Казан. 2010 ел

Без бергәләп татар концертларына, милли бәйрәмнәргә дә йөрибез, “ТНВ” каналында барган “Ком сәгате”, “Башваткыч”, “Җырлыйк әле”, “Әй язмыш-язмыш” тапшыруларын яратып карыйбыз. Менә шулай парлашып йөрүе, сине яраткан, хөрмәт иткән кешең белән кара-каршы утырып чәй эчүе дә бәхет бит ул.

-       Инде кабат һөнәри темага кайтык. Тел, әдәбият укытучысы буларак, Сезне бүген нәрсә борчый? 

-       Туган телебезнең язмышы хафаландыра. “Татар теле нигә кирәк? Аның белән кая барып була?” — дигән сүзләрне соңгы вакытта еш ишетергә туры килә. Күп төбәкләрдә аны мәктәп программасыннан алып ташладылар, йә сәгатьләрне киметтеләр. Татарстанда гына да 1200 татар теле укытучысы әзерләү курсларын узып, башка фәннәр укытырга мәҗбүр. Бу бик күңелсез хәл. Телебезне сакласак, аны тырышып өйрәнсәк кенә, милләт булып сакланып калачакбыз.

-       Нурзидә ханым, укучыларыбызга нинди теләктә каласыз?

-       Балаларын бишектән милли рухта тәрбияләсеннәр иде. Укучыларыма да: “Татар телендә оялмыйча сөйләшегез. Без төшеп калган  милләт түгел!”- дип кабатлап торам. Милләтебез дөньяга Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Галиәсгар Камал, Дәрдмәнд, Фатих Әмирхан, Сәгыйть Рәмиев, Галимҗан Ибраһимов кебек әдипләрне бүләк иткән. Бу исемнәр әле бик азы гына! Милләтебездән оялырга түгел, горурланырга кирәк!

IMG_20180901_105833_1SDC18805 SDC18973 В Алькинской школеНурзида Ф. 1 сентября в своем кабинете

-       Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Нурзидә апа! Сезне якынлашып килгән юбилеегыз белән чын күңелдән котлап, хезмәтегездә яңа уңышлар телибез!

Әңгәмәдәш Алия АРСЛАНОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 4 (21), октябрь  — декабрь, 2018 ел.

Просмотров: 1493

Один комментарий

  1. От всей души поздравляю с юбилеем уважаемую Нурзиду Ахмидзяновну! Желаю оставаться всегда такой же яркой и жизнерадостной, чтобы в глазах всегда пылала та страсть к жизни, которая озаряет своим светом жизнь окружающих Вас людей. Крепкого здоровья и счастья!!!