Татар энциклопедиясенең интернет сайты дөнья күрде

D02DCFCF-9FB5-496B-952F-6589C113C258_cx1_cy0_cw0_w1023_r1_sИнтернетта урнаштырылган мультимедияле энциклопедия 6 томлы «Татар энциклопедиясе»нә нигезләнә.

27 декабрь көнне «Tatarica. Татар энциклопедиясе» исемле сайт дөнья күрде. Бу – Татарстан фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты башкарган мультимедияле энциклопедия. Әлегә сайт сынау режимында эшли, дип яза Татар энциклопедиясе​ институты сайты. Мәгълүмат алга таба тулыландырылачак, яңартылачак дип көтелә.

Сайттагы мәгълүмат 2002 елдан бирле чыгып килгән 6 томлы «Татар энциклопедиясе»нә нигезләнә. Анда нигездә Татарстан һәм татар халкына багышланган мәкаләләр урнаштырылган, алар фото, аудио, видео белән баетылганТестлар кебек интерактив өлеше дә бар. Сайт татар һәм урыс телләрендә эшли.

Интернет-проектның максаты — «Татарстан һәм татарлар турында иң тулы фәнни мәгълүматны интернет челтәренә урнаштыру» һәм «татар китабы традицияләрен саклау» диелә сайтта. Сайт Татарстанның «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт програмы кысаларында дөнья күрде.

Моңарчы әлеге проект турында Татарстан фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты җитәкчесе Искәндәр Гыйләҗев хәбәр иткән иде. Ул бу проект «татар теленең кулланылышын, абруен арттыруда үзенең ролен уйнарга тиеш», дип әйткән иде.

azatliq.org

Просмотров: 720

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>