Васил Шәйхразиев татар халкын Яңа ел белән котлады / Василь Шайхразиев поздравил татар с Новым годом

IMG_7971Газиз милләттәшләр, кадерле дуслар!

Барчагызны да якынлашып килүче Яңа 2019нчы ел белән чын күңелдән котлыйм! Әлеге олысы-кечесе яраткан бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итегез. Без 2018 елны аның шатлыклары, тормышыбызда булган уңышлары вә куанычлары белән искә алабыз. Шул ук вакытта, без узып баручы елда тормышка ашырылмаган эшләребез һәм хыялларыбыз барлыгын да онытмыйбыз.

Узган елдагы вакыйгалар арасында, әлбәттә, милләттәшләребезне сөендергәннәре дә, көендергәннәре дә булгандыр. Иң мөһиме — без үз язмышыбыз өчен җаваплы була алдык һәм төрле сынауларны сабырлык hәм түземлек белән лаеклы уздык.

Татар дөньясы һәрвакыт хәрәкәттә. Ел дәвамында Татар конгрессы милләттәшләребез белән бергә булды. Уздырган чараларыбызның барысы да халкыбызны берләштерүгә хезмәт итеп, мөһим һәм истәлекле булып тарихка кереп калды.

Фидакарьлек, тырышлык күрсәткән һәрбер милләттәшебезгә олы рәхмәтләребезне юллыйбыз. Без милләтебез алдында торган зур бурычларны, татар дөньясын берләштерүгә юнәлдерелгән гамәлләребезне, изге ниятләребезне һичшиксез тормышка ашыра алырбыз дип ышанам.

Кадерле дуслар! 2019 ел барчабызга саулык-сәламәтлек, түземлек-сабырлык, армый-талмый эшләргә насыйп итсен! Гаиләләребезгә, туганнарыбызга, дин кардәшләребезгә — һәр татар кешесенә яңа еллар мөбарәк,  игелекле булсын, һәммәбезгә шатлык-сөенечләр алып килсен. Рухыбыз нык, өстәлләребез мул, көннәребез имин булсын!

 

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе

В.Г. Шәйхразиев

* * * 

Дорогие соотечественники, уважаемые друзья!

От лица Национального совета Всемирного конгресса татар и от себя лично сердечно поздравляю Вас с наступающим новым 2019 годом! Примите мои искренние пожелания в этот радостный для всех праздник. Каждый уходящий год оставляет за собой реализованные проекты, новые сотрудничества и приятные моменты. В уходящем году были события, которые обрадовали и которые взволновали нас. Главное – мы смогли их достойно принять и благополучно решить во благо процветания нашего народа.

Татарский мир шагает в ногу со временем. В течение года Конгресс татар был вместе с нашими соотечественниками. Все наши мероприятия во благо объединения нашего народа внесли значительный вклад и заняли достойное место в уходящем году.

Мы выражаем большую благодарность нашим соотечественникам за честный и доблестный труд. Я надеюсь, что в 2019 году мы с новыми силами сможем осуществить наши начинания и продолжить проекты на пути консолидации татарского мира.

Дорогие друзья! Новый год обычно связывают с надеждами на лучшее, поэтому пускай все хорошее, что радовало Вас в уходящем году, непременно найдет свое продолжение в году наступающем. Желаю Вам мира, согласия, терпения, добра, счастья и, конечно же, удачи! С Новым годом!

 

С уважением, 

Заместитель Премьер-министра РТ,

Председатель Национального совета

Всемирного конгресса татар

В.Г. Шайхразиев.

Просмотров: 1120

Комментирование запрещено