Якынлашып килүче Яңа ел белән, хөрмәтле милләттәшләр!

yana_2011-1Хөрмәтле  сайт укучыларыбыз!

Яңа 2019нчы елга аяк басарга да күп калмады. Тиздән мәңге тынгы белмәс сәгать телләре, бар җиһанга өр-яңа ел килүен хәбәр итеп, 12 не сугачак!

Киләсе ел бар кешегә бәхет алып килсен, гаиләләргә, дөньяларга тынычлык, иминлек китерсен, борчу-хәсрәтләр күрергә язмасын. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар, яңа яуган кардай ак бәхетләр, шатлык-куанычлар теләп калабыз. Якынлашып килүче Яңа ел белән, милләттәшләр! Яңа бәхетләр белән!

“Самар татарлары” мәгълүмат медиа-порталы администрациясе.


Просмотров: 1902

Комментирование запрещено