Яңа елда да бердәм һәм бергә булыйк! / С наступающим Новым 2019 годом!

Безымянный коллаж(1)Хөрмәтле милләттәшләр!

Сезне Самар  өлкә «Туган тел» татар  җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе һәм шәхсән үз исемемнән якынлашып килүче Яңа 2019 ел белән чын күңелдән тәбриклим.

Барлык борчуларыбыз үтеп баручы 2018 елда калсын, алда безне бары тик шатлыклы вакыйгалар көтсен иде, дигән теләктә калыйк.

Тылсымлы  Яңа ел төнендә һәркайсыбыз хыял  диңгезендә йөзә, барлык теләкләрнең дә үтәләсенә ышана. Яңа  ел сезнең өчен  ышаныч-өметләрнең аклану,  уй-хыялларның чынга ашу  елы булсын! Күтәренке  кәеф  һәм  күңел көрлеге һәрвакыт изге эшләргә өндәп торсын!

Яңа елда да бердәм һәм бергә булыйк, милләттәшләребез!  Халкыбыз берләшкән очракта гына, туган телебезне, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калачакбыз бит.

Яңа ел һәркемгә бәхет китереп, ишегебезне кайгы-хәсрәт какмасын, илебез күге һәрчак аяз, тыныч булсын иде! Киләчәк көнгә ышаныч белән яшәгез! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, исәнлек-саулык һәм мул тормыш телим!

Бәйрәм белән!

И.Г.ШӘКҮРОВ,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе, “Самар татарлары” мәгълүмат медиа-порталын оештыручы.

* * *

image

Дорогие соплеменники!

От имени СОТО «Туган тел», НКО «Ассоциации содействия татарским предпринимателям» и от себя лично сердечно поздравляю  вас с наступающим Новым 2019 годом!

Уходит в историю 2018 год. Пусть все тревоги остаются в уходящем году, и впереди будут только добрые, радостные события.

Для человека любого возраста и рода занятий Новый год — это возвращение в прекрасную сказку, ожидание неожиданных приключений и удивительных перемен. Поэтому прихода этого доброго праздника с нетерпением ждут в каждом доме, в каждой семье и загадывают на Новый год самые заветные желания: они обязательно должны исполниться.

Пусть и в дальнейшем всем нам будет суждено держаться воедино, вместе служить своему народу. Только так нам удастся сохранить родной язык, национальную культуру, свои традиции и обычаи. 

Желаю вам отменного здоровья, семейного счастья, душевного спокойствия, неизменного оптимизма.

С праздником!

И.Г.ШАКУРОВ, президент СОТО «Туган тел», председатель правления НКО «Ассоциация содействия татарским предпринимателям Самарской области», учредитель медиа-портала «Самар татарлары» («Самарские татары»).

Просмотров: 1701

Комментирование запрещено