Убырлы карчык, Су анасы кебек әкият персонажлары хатын-кызларга, туташларга көнләшеп карыйлар икән. Имеш, чибәрлек бәйгеләрендә катнашып, төрле исемнәргә, титулларга ия булучы сылубикәләрдән алар бер дә ким түгел. Сөйләшкәннәр-киңәшкәннәр дә үзләре шундый бәйге уздырырга булганнар. Чараны үткәрү урыны итеп өлкә Халыклар дуслыгы йорты сайланган. Бәхеткә, шул ук көнне анда өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте татар балалары өчен Чыршы бәйрәме дә үткәрә икән. Димәк, тамашачылар да, хөкемдарлар да күп булачак. Бүләккә акча сарыф итәсе дә юк — Кыш бабай аларны бушлай тарата ич! Чараны алып баручы Кышбикә дә аларны программага кертергә риза булган.
Чыршы бәйрәменә татар милли хәрәкәтендә актив катнашучыларның балалары һәм оныклары, “Сабыйлар” түгәрәгендә һәм “Шатлык” балалар клубында шөгыльләнүче нәни милләттәшләребез килгән иде. Бәйгечеләр җыелган арада Кышбикә (өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активисты Альбина Мәхмүтова) сүзне өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүровка һәм оешма директоры Фәрхәт Мәхмүтовка бирде. Җитәкчеләр барысын да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котладылар һәм икенче елга бу бәйрәмгә тагын да күбрәк нәни милләттәшләребез килсен иде дигән теләктә калдылар.
Шул арада беренче кунак — Яңа ел (Кәрим Ибәтов) да килеп җитте. Ул уңышларга бай булырга, барысына да күп итеп бәхет-шатлыклар өләшергә вәгъдә итте. Яңа ел спорт сөюче икән. Ул балаларга тәгәрмәчле тимераякта шуып, акробатик номер ясап күрсәтте.
Ә нәниләр күзләрен ишектән алмыйлар, һаман Кыш бабайны көтәләр. Кышбикә дә моны сизде булса кирәк: “Бабакай белән оныгы күптән юлга чыкканнар иде. Адашып йөриләрдер, бәлки? Әйдәгез әле, бергәләп чакырыйк үзләрен”, — дип тәкъдим итте. Сабыйлар һәм әти-әниләр бертавыштан кунакларны чакырдылар. Шуны гына көткән диярсең, ишектән Кыш бабай (Марат Төхвәтуллин) белән Кар кызы (Юлия Карипова) күренделәр. Балалар аларны бик куанып, кайнар алкышлар белән каршы алдылар. Бабакай да бер ел эчендә сабыйларны сагынып өлгергән. Ул аларны аркаларыннан чәбәкләп сөйде, Кар кызы белән төрле уеннар уйнатты. Ә Пират (Самат Мәхмүтов) аларга ярдәм итте.
Чү, без чибәрлек бәйгесе турында оныттык, бугай! Ул да Чыршы бәйрәме кысаларында бик күңелле үтте бит. Иң беренче булып Алтынчәч (Диана Белякова) үзенең сәләтен күрсәтте. Ул бик матур җыр башкарып, тамашачыларны моңлы тавышы белән әсир итте, тылсымлы эшләпәсе ярдәмендә балаларның уй-фикерләрен укый белүе белән гаҗәпләндерде.
Икенче бәйгече — Убырлы карчык (Фәрзанә Мәхмүтова) иде. Әкиятләрдән укып, без аны бик карт, бөкре итеп күз алдына китерә идек. Ә бәйгегә бик матур, яшь, мода буенча киенүче Убырлы килгән. Балалар хәтта аның “Хәзер сезне тотып ашыйм!” диюеннән дә курыкмадылар, шаяртуын аңлап, көлделәр генә. Убырлы әле матур итеп җырлый да, күңелле уеннар да белә икән. Балалар аның белән рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Ул арада Шүрәлия (Руфинә Зәйнуллина) дә килеп җитте. Озын бармаклы бу зат шундук кети-кети уйнарга кереште, иҗади биремдә көндәшләрен уздырырга тырышып, биеп күрсәтте. Балалар да Шүрәлиядән калышмадылар, ни кыланса, шуны кабатладылар. Нәтиҗәдә, бик матур заманча бию номеры килеп чыкты.
Су анасы (Илмира Мәҗитова) да чибәрлек бәйгесендә катнашмыйча кала алмаган. Ул шулкадәр дулкынланган ки, хәтта күл буенда чәчен тарап утырганда алтын тарагын урлап китүләрен дә сизмәгән. Ярый ла Пират таракны кабат хуҗасына кайтарды.
Ә Су анасы көн саен күл янына килеп йөрүче ике чеби (“Шатлык” балалар клубына йөрүче Таһир Насыйров һәм Айдар Газизуллов) белән бик дус икән. Алар Су анасына көч-куәт биреп тору өчен бәйгегә килгәннәр. Якын дуслары “Чебиләрем” биюен биегәндә, аларга башка балалар да кушылды.
Менә бәйрәмгә соңгы бәйгече — Принцесса Алия (Алия Гатауллина) килде. Ул Яңа ел турында җырлардан поппури башкарып, иптәшләре (Сафия һәм Самира Гатауллиналар) белән балаларны уйнатты һәм биетте. Үзләренең балачак җырларын тыңлап, әти-әниләр дә хискә бирелде.
Бәйге тәмамлангач, Кышбикә “Әйдәгез әле, кул чабып, һәр әкияти зат өчен тавыш бирик. Кем өчен иң көчле алкышлар яңгырый — шул җиңүче була”, — дип тәкъдим итте. Алкышлар барлык бәйгечеләр өчен дә тигез яңгырады. Чынлап та, бу көнне аларның һәркайсы җиңүгә лаек иде. “Алайса, дуслык җиңде!” — дип игълан итте алып баручы. Рәхмәтле әкият геройлары (Фәрхәт һәм Альбина Мәхмүтовлар җитәкчелегендәге өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге) Кыш бабай һәм Кар кызы балаларны уйнаттылар, җырлаттылар һәм биеттеләр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр. Ә ахырда бабакай барысына да бүләкләр (иганәче — Надия Гатауллина) өләште. Уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп барган Чыршы бәйрәме һәм чибәрлек бәйгесе әнә шулай күңелле үтте.
Алия АРСЛАНОВА.
КОНТЕКСТ:
Чыршы-чыршы, без сине сагынып көттек ел буе! (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Просмотров: 1354