Тарихчылар жыенында Самар өлкәсенннән «Туган тел» татар җәмгыяте президенты, икътисад фәннәре профессоры Ильяс Гомәр улы Шәкүров та, төбәк татарларының ихтирамын яулаган тарихчы Шамил Хәйдәр улы Галимов та катнаштылар.
Ульяновскида төбәк татар тарихын өйрәнүчеләрнең чираттагы форумы узды. Анда өлкәнең авыл районнарыннан 87 делегат катнашты. Тарихчылар жыенында Чувашия, Самара өлкәсенннән килгән галимнәр һәм тарихчылар, жәмәгать эшлеклелэре дә чакырулы иде. Форум эшендэ Казаннан профессорлар Альберт Борһанов, Рафаэль Шәйдуллин чыгыш ясап, авыл тарихы турындагы китаплар язу, архивларда эшне нидән башларга кирәклеге, докуметлар белән эшләү алымнары хакында сөйләделәр, залдагыларның сорауларына жавап бирделәр.