Мин бәхетле тик син булганга

АхметяновыТормыш көзенә кергәнне сизми дә калганмын. Тик картаясы гына килми. Өч оныгым үсеп килсә дә, чәчләргә чал керсә дә, күңел әле һаман яшь. 41 ел бергә гомер кичергән Гөлсирәм дә бер дә үзгәрмәгән кебек тоела.

Без икебез дә Шенталы районының Татар Әбдекие авылыннан. Ул миннән ике яшькә кече булгангадыр инде, мәктәптә укыганда, бу кызга игътибар бирмәгәнмен. Ә Йошкар-Оланың урман хуҗалыгы институтында укыганда кышкы каникулларга кайткач, клубта Гөлсирәне күрдем дә йөрәгем еш-еш тибә башлады. Шул кичне мин аны өенә озаттым.

Ул вакытта кесә телефоннары юк иде бит. Бары тик мин авылга кайтканда гына очраша идек. Ә мин хәрби хезмәткә алынгач (Гөлсирә Казан медицина институтына укырга кергән иде инде), ике арада хатлар йөри башлады.

1977 елның 15 июлендә без өйләнештек.  Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләребез Илдар белән Илнур тудылар. Гөлсирә уңган хуҗабикә дә, кайгыртучан әни дә булды. Өйләнешеп берәр ел торгач, авылдан әти белән әнине дә алып килдек. Алар да кулларыннан килгәнчә безгә ярдәм итеп тордылар. Бергә яшәвебез улларыбызның ана телен, гореф-гадәтләребезне белеп үсүләренә дә йогынты ясады, әлбәттә. Әнкәй аларны озата – каршы ала, без эштән кайтуга  ашарга пешереп тора иде. Гөлсирә дә аңардан аш-су серләренә өйрәнде. 33 ел бергә яшәп, килен белән кайнана сүзгә-сүз килгәнен ишеткәнем булмады. Газиз кешеләремне хөрмәтләп, соңгы юлга озатканы, бу кара көннәрдә миңа иң зур терәк булганы өчен дә тормыш иптәшемә зур рәхмәт.

Ахметяновы

Мин гомер буе җаваплы урыннарда хезмәт иткән кеше. Тугыз ел урман хуҗалыгында баш урманчы, аннан Самара шәһәре Красноглинский районы башлыгының беренче урынбасары вазифаларын башкардым. Бер ел Пенза өлкәсенең Калышлей районы администрациясен дә җитәкләдем әле. Гөлсирә йорт-хуҗалыкны алып бармаса, балалар тәрбияләүне үз җилкәсендә тартмаса, җаваплы вазифаларымны лаеклы үти алган булыр идем микән?! Ул да бит өйдә генә утырмады. 34 ел буе балалар табибы булып хезмәт итте, кар-бураннарда да, җәйге эсседә дә авыру балаларның өйләренә барып йөрде.

Бүген дөньябыз түгәрәк, Аллаһыга шөкер. Гореф-га­дәтләребез буенча яшибез, мәчеткә, мәдрәсәгә йөреп, дини гыйлемебезне дә артты­рабыз. Улларыбыз күптән инде үз гаиләләре белән яшиләр. Киленнәребез Юлия белән Алия дә бик инсафлы, тәртипле булдылар, оныкларыбыз Алиягә, Шамилгә, Диләрәгә дә милли тәрбия бирәләр. Зур бәйрәмнәрдә барыбыз бергә җыелышканда, йортыбыз балалар тавышыннан гөрләп тора. Бу вакытта Җир йөзендә Гөлсирә белән миннән дә бәхетлерәк кеше юктыр сыман. Димәк, тормышыбыз заяга узмаган, лаеклы дәвамчыларыбыз бар.

Тиздән төп йортка җыелу өчен тагын бер сәбәп булачак. Яраткан тормыш иптәшем Гөлсирәгә  65 яшь тула. Мин аны яраткан “Бердәмлек” газетабыз аша да (без аны 28 ел буе яздырып алабыз) тәбриклисем килә. Кадерлем! Тормышым син булганга гына шундый матурдыр. Бергә үткәргән һәр көнебез, балаларыбыз һәм оныкларыбыз, тәмле ашларың, якты йөзең, татлы сүзләрең өчен мең рәхмәт сиңа! Балалар, онык­лар хөрмәтенә төренеп, бер-беребезне хөрмәт итеп, озак яшәргә язсын безгә!

Гакыйль ӘХМӘТҖАНОВ.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1303

3 комментариев

  1. Бердя картаймагансыз,молодцы,исян саубулыгыз .Гакиль сине юбилеен, белян котлыйм,озын бяхетле тормышлар Сезгя.

  2. ГАКЫЛЬ АБЫЙ!!! АМИН АМИН АМИН.

  3. бик матур тешкянсез шулай калган кеннярегезне матур картаерга ходай язсын булыгыз бяхетле