Татар халкының үсеш стратегиясе нинди булырга тиеш — Васил Шәйхразиев күзаллавы

f440ab2cd01d0ab9e8119f4600292b96Быел гыйнварда Татарстан районнарында, ә февральдән Россия төбәкләрендә Татар халкының үсеш стратегиясе буенча халык белән фикерләшү башланачак. Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе әлеге стратегиянең нинди булырга тиешлеге турында фикерләре белән уртаклаша.

Халык Татар халкы үсеше стратегиясе нинди булыр дип көтә. “Хәзер гомуми документ язып бирәләр инде”, дип ачуланучылар да бар.

Әлеге стратегия — минем өчен төп мәсьәләләрнең берсе хәзер. Бүген миңа Татар халкы үсеше стратегиясе буенча бик күп тәкъдимнәр килә. Аларны укыйм, өйрәнәм, башкаларныкы белән чагыштырам.

Мин күзаллаган хәлдә стратегия дүрт бүлектән торырга тиеш.

Беренче бүлек: Стратегиянең адресатын билгеләү

Әлеге документны төзегәндә аның кемгә юнәлтелгән булуын күзаллау мөһим. Беренчедән, аны һәр татар кешесе аңларга тиеш. Шуңа ул халык телендә язылган булырга тиеш. Икенчедән, ул татар кешесенең гаиләсенә, шул исәптән, татар кешесе булган катнаш гаиләгә юнәлтелгән булырга тиеш. Өченчедән, ул хөкүмәткә аталырга тиеш, чөнки без дәүләттә яшибез, ә дәүләтнең башкарма хакимияте — хөкүмәт органнары. Дәүләт халыкка хөкүмәт ягыннан финанслар һәм законнар белән ярдәм итә. Дүртенчедән, әлеге стратегия татар автономияле оешмаларга юнәлтелгән булсын, чөнки алар, халык белән эшләгәндә, тагын бер коралыбыз. Шуңа да бит татар халкының конгрессы, автономияләре бар.

Стратегия язуның үз законнары бар, аларны бозарга ярамый. Әлеге документ дәрәҗәле булырга тиеш.

Икенче бүлек: Стратегияне тормышка ашыру юлларын күрсәтү

Стратегия төзибез дип, тезислар гына язу ярамый. Татар кешесе, әлеге стратегияне тормышка ашыру өчен, шәхсән үзенең нәрсә эшләргә тиешлеген аңларга тиеш. Гаиләсенә нинди бурычлар куелганын белү дә мөһим. Хөкүмәткә куелган бурычларны үтәү ысулларын күрсәтү дә шарт.

Сүз бит бүген яшәп калу турында түгел, алга бару турында. Әгәр без барып-барып, алга атламыйбыз икән, ул нәтиҗәле булмаячак.

Өченче шарт: Стратегияне тормышка ашыру өчен җаваплыларны билгеләү

Әгәр без стратегияне кабул итәбез икән, аның үтәлеше өчен кем җавап бирәчәк? Министрлыкмы, гаиләме, шәхесме, автономияме, Бөтендөнья татар конгрессымы? Җаваплылыкны тою өчен стратегиянең идеологиясен аңлау һәм аны кешеләргә аңлату кирәк. Һәр өлкә өчен җаваплылыкны хөкүмәт структураларына йөкләү мөһим. Мәдәни тармак икән — димәк, җаваплы мәдәният министрлыгы. Мәгариф икән — мәгариф министрлыгы.

Иң мөһиме — стратегия безне кайда алып барып чыгачагын аңлау. 25 ел үткәч, 50 ел үткәч без каядыр барып җитәргә тиеш булабыз. Иделне йөзеп чыгабызмы? Болгарга җәяү барып җитәбезме? Гомумән, безнең юл үлчәнәме, үлчәнмиме?

Җаваплылык финанс белән үлчәнә торган берәмлек булырга тиеш.

Әгәр статистикага карасак, Рәсәй күләмендә 5,3 миллион татар бар икәнен күрәбез, әмма аның ничә проценты татарча яза, укый, фикер йөртүен белмибез. Күпмесе укый белми, әмма татарча сөйләшә? Күпмесе сөйләшә белми, әмма аңлый? Бу кешеләрнең һәммәсе әлеге стратегия белән кая бара? Шуны аңлап эш итәргә кирәк.

Стратегияне тормышка ашыру өч этаптан торырга тиеш дип күзаллыйм. Беренчесе — 2020 ел, ул Татарстанның 100 еллыгына туры килә. Әгәр без 2019 елда, халыкны күтәреп, әлеге стратегияне кабул итәбез икән, бөтен дөнья татарларын “Казан — мәркәзебез, Татарстаныбыз — төп ватаныбыз” дип рухландыра алсак, татарны уяттык дип санарга була. Безгә шигарь сайларга кирәк, ул нинди булыр — “Без булдырабыз”мы, “Кем соң син, татармы?”, “Татар, уян”мы? Боларын халык белән очрашып, сөйләшеп хәл итү кирәк.

Мин хәзер автономия җитәкчеләренә бурыч куям: алар “Татарстанның 100 еллыгына мин нәрсә белән яртәм иттем?” соравын истә тота, бу хәзер безнең шигарьгә әйләнде. Сүз халыкны күтәреп, акча җыю турында бармый, безгә фонд кирәк түгел. Ул чыгып татарча шигырь сөйләсен, рәсем ясасын, интервью бирсен — шулай үз өлешен кертер.

Татарстанның 100 еллыгы — безнең өчен уникаль мөмкинлек. Без барлык өлкәләрне, автономияләрне, гаиләләрне, халыкны күтәреп, һәр кешегә барып җитеп, милли аңны сеңдерә алабыз. Халыкны уятырга кирәк. Бу рухлану этабы булачак.

Икенче этап — 2030-2035 еллар. Ул беренче этап нәтиҗәләренә, параллель булып, ялганып китәргә тиеш. Сабан кебек: табаны төпкә төшеп казый, өске ягы өстән бара. Ә өченче этап, 2050 елларга җитә торган чоры, тагын та тирәнрәк төшәргә тиеш, ул зур финанс чыгымнар белән башкарыла торган эшләр дип күздә тотыла. Әлбәттә, бу очракта һәр чордагы вазгыятьне дә исәпкә алырга кирәк булачак, шуңа да стратегия үзгәрүчән булырга тиеш.

Татарстанда, Себердә, Америкада яшәүче, исламда, православ динендә булучы татарларны нәрсә берләштерә ала? Рух! Әмма стратегия декларация кебек булырга тиеш түгел, чөнки кешенең, әгәр бүген ул нәрсәдер эшләгән икән, иртәгә нәтиҗәсен күрәсе килә.

Татар халкы үсеше стратегиясе башка милләтләр өчен үрнәк булырга тиеш

Без өлкәләргә барабыз, башка милләт вәкилләре белән очрашабыз. Башкалар безгә: “Татарлар булдыра, сез әйбәт”, — диләр. Шуңа күрә татар халкының үсеш стратегиясе бүтән милләтләр өчен дә үрнәк булырга тиеш. һәм алар анда әз генә үз файдасын да күрергә тиешләр. Татарлар үзләренең стратегиясен алдылар да, торып чаптылар, ә без монда калабыз инде, безнең стратегиябез дә юк, безгә игътибар да итмиләр диярлек булмасын. Безнең менталитет шундый — татарлар һәрвакытта да үзләре өчен генә түгел, бүтәннәр өчен дә эшли. Ягъни стратегия татарларны гына берләштерү түгел, бүтән милләтләрне дә үзебезнең яктан берләштерү өчен эшләнергә тиеш. 

intertat.tatar

Просмотров: 872

Комментирование запрещено