Азәрбайҗан таксистлары Элвин Грей җырларын тыңлый башлаган

ABБаку шəһəрендә таксистлар татар һәм башкорт эстрадасы йолдызы Элвин Грейның җырларын яратып тыңлый башлаган. Бу хакта «Татар-информ» хəбəрчесенə блогер Əлфия Бəдретдинова хəбəр итте.

«Бүген Бакуда бу хəлнең шаһиты үзем булдым. Мин Бакуда кунакта идем, иртə белəн аэропортка барырга такси чакырттым. Таксига утырдым һəм Элвин Грейның «Черноглазая» җыры яңгыраганын ишеттем. Тизрəк видеога төшереп алдым», — дип сөйлəде блогер.

«Азəрбайҗан таксистлары да Элвин Греның җырларын тыңлый икəн», — диде Əлфия Бəдретдинова.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 754

Комментирование запрещено