Киләчәккә өмет баглыйм…

 

Тольятти милли җәмгыятенең беренче активистлары яңа 1990 елны  каршылый.

Тольятти милли җәмгыятенең беренче активистлары яңа 1990 елны  каршылый.

Язын чәчәм, җәен урам,
Көзләр җиткәч, җиң сызганып,
Каләм белән бөртек җыям.
Киләчәккә өмет баглап,
Үз урыным  җирдә барлыйм.
Милләтемә мин дан җырлыйм,
Татарымны мең кат зурлыйм.

Тарих бизмәненә салып үлчәсәң, узган 17-18 ел гомер әллә ни күп түгел кебек. Әмма һәр адымы, һәр уңышы, һәр җиңүе күп көч һәм тәвәккәллек, ә кирәк чакта, кырыслык та таләп иткәнлеген искә алсак, бу — һичшиксез, тарих сәхифәсе. Шушы сәхифәне Тольятти милли-мәдәни мохтарияте оеш­масы матур эшләре белән бизәп килә.


Татар халкы кайда гына яшәсә дә, җыр­дан, моңнан аерылмаган, аның аша сәнгатьнең бөтен нечкәлекләрен тоемларга өй­рәнгән, үзендә югары зәвык тәрбияләгән.

Тольятти татар автономиясе  тормышын барлый башласаң,  аның башы үткән гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларына барып тоташа.

Тольятти, җиңел машиналар төзүче шәһәр булып киткәч, иле­безнең төрле почмакларыннан бирегә яшьләр агыла башлый. Авыллардан чыккан мил­ләттәшләребез дә байтак иде. Алар җиң сызганып эшли дә, матур итеп ял да итә белгән. Татар булган җирдә гармун бар. Гармун булган җирдә моңлы җыр, дәртле бию дә бар. Авылларда кышкы кичләрдә аулак өйләрдә кич утырган, ә язга чыгу белән, гармун моңына кушылып, тугайларда, су буйларында кичке уеннар уйнаган яшь­ләрнең татар рухы, татар моңы шәһәрдә тулай торак­ларга күчкән. Егетләр-кызлар, кайда гармун, шунда җыелып, җырлап-биеп ял иткәннәр. Ә язларын, күңел иркенлек эзләгән матур көннәрдә, аңа җәйләү кирәк: очрашулар, танышулар, кавышулар, уен, көлке…

Тольятти милли җәмгыятенең беренче активистлары яңа 1990 елны  каршылый.

Тольятти милли җәмгыятенең беренче активистлары яңа 1990 елны  каршылый.

“1967 елның 1 маенда шә­һәрнең Үзәк районында милләттәшләребез оештыр­ган бәйрәм Тольятти татар пятачогының туган көне дип исәпләнә. И-их, ул кичке уеннар! Җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормый иде. Анда җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр, кызыклы уеннар уйнау”, — дип сөйли бу чараларны оештыра башлаучыларның берсе Мәсгут Хәйбуллин.

Баянчы Нәфил Ибраһимов, һәвәскәр җырчылар Мәсгут Хәйбуллин, Наил Ибраһимов, Зөфәр Төхвәтуллин, Илфак Гафиятов, Фәния исемле Фәйзулла авылы кызы, Нур­сәйдә Хәйретдинова, Нурсәйдә Айзатова, Сиринә Харрасова-Гафиятова, гармунчы, оста биюче Гадел исемле Башкортос­тан егете һәм башка җырга-моңга гашыйк егетләр һәм кызлар берничә ел буе әйдәп баручылар булып, татар пятачогында гына түгел, туйларда, бәйрәмнәрдә чыгышлар ясап танылганнар.

“Гармуннарны тартып җи­бәрүгә, егетләрнең аяклары тыпырдый башлый, кызлар күбәләктәй бөтерелеп биеп китә, күмәкләшеп җырлыйбыз. Егетләр-кызлар бер-берсе бе­лән кавышалар, күрешәләр-сөешәләр, вәгъдәләр би­ре­шәләр. Без җырчы Илфак Гафиятов белән шул чорда кавыштык та инде”, - дип күңелле вакытларны әле дә сагынып искә ала Сиринә Гафиятова.

Җитмешенче еллар ахырында татар пятачогы яңа төзелгән тулай тораклар  тирәсенә, Автозаводский районына күчкән.

Дөнья бер көйгә генә бармый бит, вакыт үтә, яшьләр үзгәрә. 1987 елда — беренче Сабан туе, 1989 елда беренче татар-башкорт “Туган тел” үзәге барлыкка килә. Әйе, беренче башлап йөрүче Ис­мәгыйль, Әлфия, Фәйзихан һәм Әхмәт Әминовлар, Ирек Ситдыйков (“Бердәмлек” газе­тасының штаттан тыш хә­бәрчесе), Вәлиян Әхмәдиев, Нурмөхәммәт Ярмиев,  Али Тугушев, Луиза Насыйрова,  Яхъя Мәҗитов, Рафаил Хәсәнов, Миннури Зыятдинова, Фәрхәт Зыятдинов, Халидә һәм Наил Загретдиновларга  һәм башкаларга, әлбәттә, җиңел булмагандыр.  Татар җәмәгатьчелеге игътибарын тартып, ана телен, мәдәниятебезне саклап калуда зур эшләр эшләнгән. Шул ук елларда берничә мәктәптә  татар телен өйрәнү төркемнәре дә барлыкка килә. Укытучылар Гөлшат Тугушева, Гөлшат Саниева, Миңлегөл Мохитова мәҗбүри булмаган беренче татар  дәресләренә юл салганнар.

Ә баянчы Яхъя Мәҗитов җитәкчелегендәге ”Гөлшан” җыр ансамбле (гармунчы һәм син­тезаторда уйнаучы Рөс­тәм Камай, сүз осталары Луиза Насыйрова, Фәнил Лотфуллин, җырчы Кәүсәрия Исмәгыйлова, биючеләр Роза Заһидуллина, Александр Рәхмәтуллин) татар бәйрәмнәрен бизәп торганнар.

Соңрак, Наилә Аблатипова җитәкчелегендәге “Ялкын” җыр һәм бию ансамбле оешып (баянчы Равил Туймакаев һәм  Рәшит Нурмөхәммәтов, һәвәскәр композитор, җырчы  Хәтиҗә Таһирова-Гый­ния­то­ва, җырчы Наил Насыйров, биюче Нилия Вәлиева) Тольятти белән Самарада  гына түгел, Ульян, Оренбург өлкәләрендә, Башкортостан, Татарстан рес­пуб­ликаларында зур концерт­лар оештырып, фес­ти­валь­ләрдә катнашып, лау­реат, дип­ломант исеменә лаек булдылар.


1990 еллар ахырында Тольяттида милли хәрәкәт әк­ренләп көчсезләнә. Рос­сия­нең төрле төбәкләрендә мил­ләтебезнең берлеген сак­лау өчен, милли-мәдәни мирасы­бызны киләчәк буыннарга җиткерү өчен татар милли-мә­дәни автономияләре оештырыла башлый. Тольятти татарларының милли тормышына да яңарыш кертү кирәклеге күренә. “Туган тел” җәмгыяте активы һәм бер төркем эшмәкәрләр җирле татар милли-мәдәни  мохтариятен оештырырга булалар.  Эшкуар Җәмил Вәлиуллинҗитәк­челегендә оештырылган конференциядән соң, 2001 елның 22 февралендә, бу  эшнең яңа этабы башлана.

Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте шу­шы 17 ел эчендә бик күп эшләр башкарып өлгерде. 2002 елда  Тольяттида икенче Федераль Сабан туе узды.  Шул ук чорда шәһәрнең 81 санлы мәктәбендә Тәнзилә Хәйруллина җитәк­челегендә якшәмбе мәктәбе ачылды. Тәнзилә ханым, Җә­мил Вәлиуллинның уң кулы буларак, хәбәрче вазифаларын да үтәп, эшләнгән эшләр турында газеталарга мәгълүматлар таратып торды. “Олимпия” балалар бакчасында “Сөембикә” татар мода театры да оештырылган иде. 

2005 елда Казанның меңъ­еллыгы уңаеннан уздырылган бәйрәм чараларында Тольятти автономиясе дә катнашып, югары бәягә лаек булды. Шул чорда Гөлнара Шәмсетдинова җитәкчелегендә  яшьләрнең “Идел” җыр һәм бию ансамбле һәм балаларның “Кояшкай” ансамбле барлыкка килде. Шул ук елда татар милли-мәдәни мохтарияте канаты астында ачылган “Асыл” татар яшьләре оешмасы да та­тарлыгыбызны саклап калу хә­рәкәтендә даими катнаша иде.

Миңа татар милли-мәдәни мох­тариятенә  юлны ул чакта Мәдәният бүлеген җитәкләгән авылдашым Раилә Сафина ачты. Ә 2007 елның октябрендә, мохтарият рәисе Җәмил Вә­лиуллин мәдәни аң-белем тарату хезмәте җитәкчесе урынын тәкъдим иткәч, аптырап калмадым. Бар булган сәләтемне, белемемне туплап, эшкә алындым. “Җырлыйк әле” дип аталган беренче хәйрия концерты оештырып, Тольяттиның тулай торакларында, Җигулевск шәһәренең Мәдәният сараенда чыгышлар ясадык. 

2008 елның язында Тольятти шәһәренең Мәдәният департаменты ярдәме белән “Та­тар җыры” һәм “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәмнәрен бер­ләштереп, бик тә матур “Яз­лар моңы” фес­тивален ачып җибәрдек. “Бу җаваплы эшкә Толь­яттида татар мил­ли-мәдәни мохтарияте әгъ­залары зур һәм изге гамәл башкарганнар!” — дип югары бәясен биргән иде мөхтәрәм  кунагыбыз, Бөтендөнья татар кон­грессы Башкарма коми­тетының мәгълүмат һәм аналитика бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи.

Шулай итеп, “Язлар моңы” фестивале сәләтле яшь җыр­чы һәм биючеләргә зур юллар ачты. Алмаз Галиханов, Римма Яппарова, Юлия Мушакиева, Гүзәлия Кобачева “Татар моңы” халыкара фестивалендә  катнашып, 40лап җырчы арасыннан беренче унлыкка керделәр һәм  дипломнар бе­лән бүләкләнделәр. Чиләбе өлкәсендә үткән “Урал сандугачы” фестивалендә без­нең “Идел” ансамбле солистлары Хәтиҗә Гыйниятова, Наилә Хөснетдинова, Гөлназ Абд­рахимова дипломнар белән бүләкләнделәр. Ә 2012 елда Башкортостанда үткән “Юлдаш радиосы” конкурсында һә­вәскәр композитор-җырчы Хәтиҗә Гыйниятова лауреат исемен яулап алды.

Аксакалыбыз Харис Хәй­дәр улы Диниулов, садака  ак­чаларының бер тиенен дә исраф итмичә, мәчет бинасын төзеп бетерүне үз өстенә алып, бик зур көч куя. “Һәр таш, һәр кирпеч аның күзе аша уза иде”, — дип искә ала Сабирҗан Хәсән улы Насыйров. Хәзер Җәмигъ мәчетебез — Тольяттида яшәүче һәр татарның горурлыгы. Ярты гектар мәйданны биләгән, 38 метрлы манарасы күккә ашкан, 2500 кешене кочагына сыйдырырлык бу иман йорты дүрт ел дәвамында төзелеп, 2007 елның декабрендә ачылды. Мәчетебез мәшһүр татар Харис Диниулов исемен йөртә.

Ел саен зурлап Сабан туйлары уздырып киләбез. Тольятти татарлары Сабан туе бәйрәмендә исерткеч эчем­лекләр сатудан 2001 елда ук баш тартты.

Татар көрәше секциясе дә бик матур гына эшләп килә. Аталы-уллы Шамил һәм Рәис Гайнулловлар Сабан туй батырларын барлап яшиләр. 

2011 елның февралендә, иганә­челәр ярдәме белән, Тольятти милли-мәдәни мох­та­риятенең унъеллыгы уңаен­нан “Сохранить и приумножить” (“Сакларга һәм күбәйтергә”) дип аталган китап  бастырып чыгардык. Чөнки 40 ел дәверендә эшләнгән эшләрне бер табак биткә генә сыйдырып булмый.  Һәр чорның үз батырлары бар бит.

2011 елда шәһә­ре­безнең милли-мәдәни мохтариятен талантлы гармунчы, эшкуар Рәшит Нур­мө­хә­м­мәтовҗитәкләде. Без Самара өлкәсе ЗАГС хезмәте оештырган милли туйлар фес­тивалендә катнаша башладык. Бүген дә тольяттилылар “Килен каршылау һәм су юлы күрсәтү” йоласын яратып каршы алалар.

Шул ук елда Алия Му­сина “Идел” ансамбле һәм “Асыл” яшьләр төркеме белән Галиәсгар Камалның “Беренче театр” спектален Тольяттида, Жигулевскида  күрсәттеләр. Похвистнево районының Гали авылында уздырыла торган “Халкым минем” фестивалендә дә “Идел” ансамбле  солистлары төрле номинацияләрдәге дип­ломнарга ия булдылар. 


2012 елның авгус­тында Тольятти автономиясен күп еллар табиб булып эшләгән, татар милли тормышында актив катнашкан Рәүф Кирасиров җитәкләде. “Мохтариятебез юлыннан тайпылмас. Туп­лан­ган тәҗрибәләргә таянып, милли традицияләрне сак­лап, киләчәктә дә зур эшләр башкарырбыз”, — дип ышандырды шул вакытта Рәүф Кәзим улы. Һәм сүзеннән чыкмады. Ул җитәкчелек иткән чорда күп  эшләр башкарылды. “Идел” ансамбле җырчылары Хәтиҗә Гыйниятова, Наил Исхаков, Светлана Исхакова, Диләрә Ус­манова, Алмаз Галиханов   Ка­занда “Татарча караоке” фестивалендә чыгыш ясадылар. Иганәчеләр ярдәме белән “Идел” җыр һәм бию ансамбле Мәскәүдә узган “Нәүрүз” бәйрәмендә катнашып, дипломнар алып кайтты.

“Татар кызы” фестивале алдыннан токмач җәю буенча мастер-класс. 2018 ел

“Татар кызы” фестивале алдыннан токмач җәю буенча мастер-класс. 2018 ел

Җәй айларында яшүсмерләр  “Идел” яшьләр үзәге оештырган  “Милләтем хәзинәләре” татар  балалары лагеренда ял итәләр. Шулай ук яшьләр Казанда  “Татар яшьләре көннәре”ндә дә катнашалар.  2017 елда теп­лоходта узган “Татар яшьләре көннәре”нең күчмә форумы кунакларын кабул иттек. Без алар өчен Елга вокзалы каршында бик күңелле итеп “Татар пятачогы” оештырган идек.

Татар милли-мәдәни мохтарияте залында ел саен ига­нәчеләр ярдәмендә чыршы бәйрәмнәре  уздырабыз.  Алия Мусина җиде ел буе бәйрәмгә балалар белән татар телендә “Яңа ел әкияте” әзерли.

 Биш ел инде Тольяттиның  ДКИТ Мәдәният үзәгендә Зөл­фия Галиханова җитәк­че­легендә эшләп килүче “Идел” җыр ансамбле язын — “Язлар моңы” фестивале, көзен — “Татар мәдәнияте һәм сәнгате”, ә кыш айларында “Татар кызы” бәйгесен  даими уздырып килә.  Соңгы ике елда “Татар кызы” бәйгесендә  халык җырларына, бишек җырларына басым ясалып, конкурсантларның чыгышы ана телен саклауга зур этәргеч була башлады. 2018 ел Сабан туенда кызларыбыз, ак калфаклар киеп, кызыл тасмалар тагып, зур сәхнәдә  бик матур чыгыш ясадылар…

…Әйе, тормышта кеше нин­ди генә югарылыкларга күтә­релмәсен, ул, нигездә, ба­ла­чакта сеңдергән гореф-га­дәт­ләрне, күнекмәләрне ташламый диярлек. “Балачакта ал­ган тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, — дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.

Кыенлыкларга карамас­тан, татар мохтарияте  акча таба, яши. Чөнки Тольяттида милли эшләргә битараф булмаган кешеләр яши. Алар үткәргән чараларның саны һәм төрлелеге ис китәрлек, татар милли-мәдәниятен, гореф-гадәтләребезне пропагандалау өчен генә түгел, ә тарихыбызны өйрәнү, эзләнү, үзаңыбызны үстерү өчен эшләнә. Туган җирен чын күңелдән яраткан  халыкның тарихына, гореф-гадәтләренә, әдәбиятына, ди­ненә ихтирам белән караган кеше генә туган телен чиксез кадерли белә, аны бөтен күңелен биреп, яратып өйрәнә, татар икәнен күңеле белән сизеп яши.

Безнең телебез — матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле гамәлдән чыкса, ул югала. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдә­нияте дә, гореф-га­дәтләре дә бетә. Киләчәк буынның төп бурычы — телебезне, мә­дәния­тебезне гореф-гадәт­лә­ребезне саклау. Тел өчен кө­рәш — милләт өчен көрәш ул.

Тольятти татар милли-мәдәни  мохтарияте китабының тагын бер өлеше тәмамланды, дияргә була. 2017 елның кө­зендә Рәүф Кирасиров, эшлә­гән эшләренә йомгак ясап, нокта куйды. Бүгенгесе көндә Җәмигъ мәчете имам-мөхтәсибе булып эшләүче Ислам хәзрәт Гомә­ров, Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, мили-мәдәни мохтарият рәисе вазифасын үз өстенә алды.

Зөлфия ГАЛИХАНОВА.

Тольятти шәһәре.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1308

Один комментарий

  1. Рәхмәт, киләчәктә дә Бердәмлек битләрендә очрашырга булсын.Амин