Иске Ярмәк авылы Мәдәният йортының 50 еллык юбилеена багышланган кичә (өч өлештән торган тулы ВИДЕОЯЗМА)

34Исегезгә төшереп үтәбез, үткән елның декабрендә Иске Ярмәк авылының Халикъ Садри исемендәге Мәдәният йорты үзенең 50 еллык юбилеен бәйрәм итте.

Гомумән, бу көнне беркем дә онытылмады: шушы Мәдәният йортын төзүчеләрне, җыештыручыларны, китапханәчеләрне сәхнәгә күтәреп, авыл җирлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр, һәрберсенә рәхмәтләр әйтеп, күчтәнәчләр бирделәр. Шулай ук мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренең җыр-биюләре, күрше авылларның җирлек башлыклары, мәдәният хезмәткәрләренең кайнар котлаулары да урынлы һәм бик җылы яңгырады. Әлбәттә, дүрт сәгатьлек тамаша җыр-биюгә күмелеп барды. 

Сезнең игътибарга әлеге чарадан тулы видеоязма тәкъдим итәбез:



Артур ӘБДЕРӘХИМОВ видеоязмасы.


КОНТЕКСТ:

Биючеләре табылсын!

* * *

От благодарного зрителя…

* * *

Уртак бәйрәм безне җыйды / Юбилей — это общий праздник (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Просмотров: 1469

Комментирование запрещено