Төкле аягың белән, Яңа ел!

20181231_201132

Яңа Ярмәк авылы клубында Яңа елны каршы алу кичәсе үтте.

Төкле аягың белән, Яңа ел!
Яңа йортның ишеген ачкан кебек
Яңа елга менә килеп кердек.
Нигезләре аның ныклы булсын!
Кышлар карлы, җәйләр чыклы булсын!
Котлы булсын Яңа еллар, котлы булсын!

Җирне ак кар-бураннарга төреп, ак өметләр белән тагын Яңа ел килде. Үтеп баручы һәм киләсе елны аерып торучы тылсымлы бер төн бар. Аны без шатланып, горурланып, ниндидер өметләр белән дә көтеп алабыз. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай узар, диләр бит…

Менә без дә Яңа Ярмәк авылы клубында Яңа елны каршы алу кичәсе оештырдык. 31 декабрь кичендә авылның яше-карты һәм кайткан кунаклар — бар да клубта иделәр.

Халыкны тәбрикләү өчен ерак араны якын итеп Иске Ярмәк авылыннан җирлек башлыгы Минсәет Низаметдин улы Шәйхетдинов та килгән иде. Ул чараны матур котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Аннан соң сүзне клуб мөдире Алия Хәмидуллина алды һәм килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрикләп үтте.

Менә Кыш бабай белән Кар кызы (Константин Павлов һәм Юлия Шакирова) да пәйда булдылар.  Ерак тайгаларны, тундраларны кичеп, басуларны кар бөртекләре белән бизәп, урман-кырларны ап-ак юрганнарга төреп, безнең бәйрәмгә килеп җиткәннәр алар.

Шулай ук бәйрәмебезгә этләр дә, милиционер да, чегән хатыны да килгән иделәр. Чарабыз төрле кызык күренешләр, җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Яңа ел тамашасында Асия Җәләева, Тамара Хәмәдиева, Гөлчәчәк Гыймаева, Рузалия Гафурова, Аделина Хәмидуллина катнаштылар.

20181231_201132

Җырчыларыбыз Рәмзия Мифтахова, Әлфинур Әһлиуллина, Гөлсинур Гафурова, Гөлчәчәк Гыймаева, Галия Сабитова, Юлия Шакирова, Аделина Хәмидуллина, биючеләребез Ләйсән Фәйзуллина, Алисә Госаинова, Юлия Шакирова, Ираида Шәйхетдинова, Аделина Хәмидуллина, Адилә Хисамова үзләренең моңлы җырларын һәм дәртле биюләрен бүләк иттеләр.  Яңа ел символы — дуңгыз ролен Марьям апай Каюмова бик оста итеп башкарды. Ул тамашачыларга исәнлек-уңышлар теләде. Шулай ук бәйрәмгә Верка Сердючка да килгән иде, ул да тамашачыларны үзенең җыр-биюләре белән шатландырды.

Халык уеннарда да бик теләп катнашты. Яңа ел тамашасыннан соң лоторея да уйнатылды.

Яңа ел — могҗизаларга бай тылсымлы вакыт. Өмет тулы күңелләребез бәхет көтә, теләкләребез ихлас, хыялларыбыз якты. Яңа елга нинди өмет-хыяллар белән атлаган булсагыз, барысы да тормышка ашсын!  Барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән!

Чараны уздырырга ярдәм иткән иганәчеләргә, чарада катнашкан артистларга олы рәхмәтләремне белдерәм. Исәнлектә-саулыкта, шатлыкта-муллыкта яшәргә язсын!

Яңа ел котлы булсын,
Бәхетләр елы булсын,
Шатлыклар елы булсын,
Кырларда иген уңсын,
Амбарлар тулып торсын,
Табыннар мул булсын,
Бәрәкәтле ел булсын!

Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА.

Камышлы районы.

Просмотров: 1066

Комментирование запрещено