Дөнья чемпионы Рәмис Терегулов чираттагы бәйгесен Казанда уздырачак

рамис терегулов .спорт2018Катнаш көрәш төре спортчысы Рәмис Терегулов үзенең чираттагы бәйгесен 17 февральдә Казан шәһәре “Отель Корстон”да уздырачак. Бу хакта спортчы үзенең социаль челтәрендә хәбәр итә.

Тукмашу халыкара турнир “Битва на Волге 9” кысаларында үткәреләчәк.

Әлегә Рәмис Терегуловның көндәше билгеле түгел.

2018 елның 14 декабрендә Самара шәһәрендә үткәрелгән “Битва на Волге 8” турнирында Рәмис Терегулов катнашкан. Ул анда литвалы Рокас Стамбраускасны җиңгән.

Аны җиңгәннән соң спорчының җанатарлары, Татарстан байракларын тотып, видеоролик төшергән. https://www.youtube.com/watch?time_continue=15&v=YZOXefrBAk8

• Рәмис Терегулов 1986 елда Кыргызстанда туган. Самбо, катнаш көрәш төрләре белән шөгыльләнә. 2016 елда панкратион көрәш буенча дөнья чемпионы. Ул профессиональ рингта 2008 елдан бирле чыгыш ясый. Бүгенгесе көндә 14 бәйгедә катнашкан. 10 тапкыр җиңү яулаган.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 613

Один комментарий

  1. 8 ноября 2018 г. в Самаре состоялась Юбилейная V ежегодная премия «20 успешных людей Самары 2018»!
    Терегулов Рамис вошел в великолепную двадцатку Самарцев, чьими успехами город может по праву гордиться (в номинации «Спорт»)!

Добавить комментарий для Шамиль Отменить ответ

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>