Озак ял итүгә ислам нинди мөнәсәбәттә?

91d38ec1e043a8e1782fc6d6d56fed6cБыел Россиядә Яңа ел яллары тугыз көнгә сузылды. Исламның моңа мөнәсәбәте нинди? Озын яллар вакытны исраф итү дип саналмыймы? Бу сорауларны Казан мәчетләре имамнарына бирдек. 

Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәчете имам-хатыйбы:

Аллаһ безгә динне дөрес яшәр өчен бүләк итте. Динебез нинди гамәлләр кылырга, ялларны ничек үткәрергә тиешлекне пәйгамбәребез (с.г.с.) һәм аның сәхабәләре үрнәгендә күрсәтә, моны без өйрәнергә һәм белергә тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.с.) спорт белән дә шөгелләнгән, балалар белән дә уйнаган, туганнары белән дә яхшы мөнәсәбәттә булган. Аның гамәлләре, беренче чиратта, җанга файда китергән, нәфесне тәрбияләүгә юнәлтелгән иде. Инде шушы календарь буенча яшибез икән, Аллаһ Тәгаләдән киләсе елда да безгә исәнлек-саулык, хәерле-бәрәкәтле гомер бир, изге гамәлләр кылып яләргә насыйп ит, дип сорарга кирәк. Дога белән, изге файдалы гамәлләр белән ялларны үткәрсәк, Аның рәхмәтенә ирешербез, Аллаһ боерса. 
Мөселман һәр көнен, шул исәптән ял көннәрен дә, җанына да, тәненә дә файда китерүче гамәлләр башкарып үткәрә. Ул хәрам белән бәйле гадәтләргә иярми, вакытның кадерен белә, аны исраф итми, туганнарын-якыннарын зиярәт итә, кардәшлек җепләрен ныгыту максатыннан хәләл ризыклар әзерләп, туганнарын өенә кунакка чакыра ала. Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Ризыгы киң һәм гомеренең озын булуын теләгән кеше туганнары белән элемтәне өзмәсен”, — дигән.Мөселман нәфесенә хуҗа булырга тырыша. Нәфесебезнең шундый сыйфаты бар – ул Аллаһ яратмаган, тыйган гамәлләргә омтыла. Коръәннең “Йосыф” сурәсенең 53-нче аятендә: “Дөреслектә, нәфес явызлыкка өндидер”, — диелә. Кеше нәфескә ияреп, үзенә зур зыян китерә. Мәсьәлән, ял көннәрне күп кенә кешеләр хәмер эчәләр, ризыкка бик күп акча исраф итәләр, телевизордан төрле файдасыз тапшырулар карап, вакытны бушка сарыф итәләр. Ял көннәрен нәфесне канәгатьләндерер өчен түгел, ә аны пакъләр өчен файдаланырга, нәфесебезне тәрбияләргә тырышырга кирәк.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы:

Бу яллар безгә Алланың рәхмәте белән бирелгән икән, без аны кабул итәргә тиешбез.Ә ял көннәрен уздыруның ике төрле ягы да бар бит. Берсе, шушы көннәрне, татар халкы яратканча, туганнар белән аралашып, бер-беребезгә кунакка йөреп үткәрү. Икенчесе, хәрам ризыклар ашап, хәмер эчеп, начар гамәлләр шушы кыйммәтле мизгелләрне кылып бушка уздыру.

Беренчесенә килгәндә, мәсәлән, мәктәп балалары да бит ел дәверендә укып йөриләр, ниһаять, аларга да шушы Яңа бел бәйрәмнәрендә бер-ике атна ял бирелә. Әти-әниләргә, әби-бабайларга үз оныкларын, балаларын күрергә, алар белән күңел ачып, ял итәргә мөмкинлекләре туа.

Дин ягыннан карасак, әгәр дә кешеләр файдалы итеп, шушы ял көннәрен туганнары белән аралашып, балалары белән бергә уздырсалар, әлбәттә, ул саваплы эш була. Әгәр дә шушы ял көннәрен хәрам ризыклар, тыйган гамәлләр кылып үткәргән булсалар, ул — гөнаһлы ял булып саналыр иде.

Тимергали хәзрәт Юлдашев, Галиев мәчете имам-хатыйбы:

Елга бер тапкыр дәүләт тарафыннан бирелә торган яллар гаиләбез белән бергә вакыт үткәрүнең бер форсаты булып тора. Нишләп исраф булсын ул? Әлбәттә, Исламда андый яллар кабул ителә. Аны безгә дәүләт биргән икән, аны без туганнарыбыз, кардәшләребез, якыннарыбыз белән күрешеп, бүләкләр бирешеп үткәрергә тиешбез. Яңа ел каршылау максаты белән түгел, ә гомүмән ял форсатыннан файдаланып, шушы көннәрне яраткан кешеләрен белән үткәрергә тиешлебез. Андый мөмкинчелек ел дәвамында булмаска да мөмкин, ә яңа ел вакытында ул безгә бирелә. Хәтта берничә авылга да кереп чыгарга була бит! Ә хәл-әхвәл белешү, бүләкләр тарату пәйгамбәребезнең сөннәтеннән булып санала. Без аны шундый ният белән, дәүләт тарафыннан бирелгән ялларны файда белән үткәрсәк, әлбәттә ул исраф булмас.

intertat.tatar

Просмотров: 906

Комментирование запрещено