Фәния апабыз — бар яктан да уңган-булган хатын-кыз өлгесе

image (7)11 январьдә иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе — Халыкара «Рәхмәт» көне бәйрәм итеп үтелә. Шушы уңайдан балачак күршем, бүгенгесе көндә киңәшчем булган Фәния апай Гайфуллинаны 70 яшьлек юбилее белән котлап, күңелемдә булган рәхмәт хисләрен җиткерәсем килә.

Фәния апабыз — бар яктан да уңган-булган хатын-кыз өлгесе. Минем балачагым аңа карап, сокланып үтте. Иң күп чәчәкле йорт аларның хуҗалыклары булды. Бүгенгесе көндә дә җәен аның йорты һәр кергән кунакны чәчәкләр белән  каршы алса, кышларын тәрәз төпләре берсеннән-берсе матур яран гөлләре белән ямьле җәйне хәтерләтә.

Һәрвакыт матурлыкка омтылган күңеле кул эшләрендә, бигрәк тә чигүдә дәва таба сыман. Аның  күңел җылысы белән бизәлгән  кулъяулыклар, сөлгеләр, алъяпкычлар күпме туйларны, сабан туйларын, никах табыннарын күркәмләтеп тора. Һәрвакыт алдынгылардан булган апабыз бүген дә ярдәмләшеп, тормыш серләренә өйрәтеп, сәхнәләребездән тәбигатькә, яшәешкә карата багышланган җырлары белән куандырып тора. Моң дөньясының телендә боегып утырмаска өнди, һәрвакытта да хәрәкәттә булып яшәү  — үзе бәхет, икәнен аңлата.

Шундый уңган апабыз үзе дә район газетасына күпме рәхмәт хатлары  җибәрә, мин белгәннәре генә дә санап бетергесез: табибларга, шәфкать  туташларына… Кем әз генә булса да ярдәм кулы сузган икән — берсен дә игътибарсыз калдырмый. Безгә атап язганнары да бик күп. Без аларның һәрберсен кадерле ядъкәр итеп саклыйбыз, чөнки ул хатлардан күпме җылылык бөркелә. 

Кайнанасын, әнисен, тормыш иптәше Кәрам абыйны — барысын да соңгы көннәренә кадәр тәрбияләп, озатты көчле рухлы, нечкә  күңелле апабыз.  

image (3)image (4) image (5) image (6) image (7) image (8) image IMG_5755 неделя добра 292 фото 1232 фото 1335 фото 1339 фото 1426 фото 1475 экск 043

70 яшь тулу уңаеннан Сезгә теләкләребез:

Дистәләрне кушып дистәләргә,
Сүтәсез Сез гомер йомгагын,
Безнең өчен маяк булып тора
Сезнең үткән гомер юллары.

Тормыш кичкән чакта сабыр булып,
Сыгылмыйча җилгә, давылга,
Сезнең түземлеккә сокланмаган
Берәү дә юктыр безнең арада.

Хатын-кызның йөрәгендә кояш яши.
Бар дөньяны җылытырлык көчкә ия.
Җаны изге, күңеле нечкә нәфис апабызга
Бүген безнең башлар иелә.

Юбилеегыз  белән!!!

Әйдәгез без дә Фәния апабыз сыман салкын кышкы көннәрдә бер-беребезнең җаннарыбызга җылы өләшик!

                                                                        Күршеләре исеменнән Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1247

3 комментариев

  1. Фэния апай син супер. Молодец , любим

  2. Фэния апайны Бездэ котлыйбыз юбилее белэн !Исэнлек кунел тынычлыгы,озын бэрэкэтле Гомер телибез .Унган булган Фэния апабыз

  3. Менә- безнең күршебез шундый уңган булган ул