Үткән ел бездән китеп барды,
Тарих битләренә эз салып.
Уфтанмыйча, зарланмыйча яшик,
Тормышларга яшик сокланып.
Мәшәкатьле булса да бу дөнья,
Җирдә яшәү – үзе зур бәхет.
Килеп-китеп торсын әле еллар,
Кайгы-хәсрәт үтсен читләтеп.
Сокланмаслык түгел бүгенгесе,
Иртәгәсен белә бер Аллаһ.
Динле булып яшик без, дуслар,
Өмет баглап олуг Аллаһка.
2019 ел муллык алып килсен,
Күкрәп үссен кырда игеннәр.
Еллар — имин, калебләрдә Иман булсын,
Намазлыкка бассын оныклар!
Гөлсинур ГАФУРОВА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
«Сәлам» газетасы.
Просмотров: 1093