Яңа Ярмәктә каз өмәләре гөрләде…

20181205_113521«Яшь барса да, күңел гел унсигездә кала», дигәннәренә ышанмый идем элек. Апа-абыйлар, әти-әниләр кыланып әйтәләр кебек тоела иде. Алай түгел икән шул. Менә уземә дә 60 яшь тула инде, Аллаһы теләсә, ә күңел һаман нәкъ унсигездәге кебек…

Балачакта каз бәбкәләрен бер ай саклый идек тә, күлгә җибәрә торган идек. Көзен үзләре тезелешеп, каңгылдашып кайталар иде. Ә хәзер башкачарак шул. Язын бәбкәләрне сатып алабыз да, җәй буе саклыйбыз, чөнки  Сок елгасы буена китсәләр — этләр-төлкеләр  тия. Урамда да бик йөретергә ярамый. Шулай да тырышасың инде, каз үстерү, каз өмәләре үткәү — элеккедән килгән гадәт, йола бит.

Каз өмәсе — зур эш кенә түгел, бер-берең белән аралашу, күңел ачу урыны да. Һәркөнне әле берсендә, әле икенчесендә өмә гөрли. Тәмле каз коймагы белән  чәй эчү, бәлешләр, пылау…

Менә бүген без Хәбибуллаларга каз өмәсенә җыелдык. Аларның гаиләсе 110 баш каз үстергән! ”Кызларыбыз” бик уңганнар, сәгать 8гә килеп тә җиттеләр, эшкә дә тотындылар: кайсысы башын-муенын ала, йола буенча тыштан ук үнәчен алып кертәләр, кемдер үтүкли, кемдер казны өреп тутыра, кемдер йолкый, ә кемдер көйдерә… Эш гөрләп тора! Мамык эше беткәч, чәй эчеп, җырлашып та алабыз.

Аннан соң инде казларның эчен алып, җырлый-җырлый инешкә каз чайкарга төшәбез. Хуҗаның йорты көне буе шау-гөр килеп тора.

Инештә чайкалган казлар чибәр кызлар кебек матурлар, ялт итеп торалар. Шулай итеп, 4-5 кеше төшке намазга  кадәр 25-30 казның эшен бетереп куябыз.

Бу өмәләрдә ниләр генә сөйләшмибез: яшь чактан алып, хәзерге көнгә кадәр тормыш юллары дисеңме. Әй, күңелле яшибез дә соң! Аллаһыга шөкер.  Бездә йорт хуҗасы һәр өмәчегә бер казның эчен-башын сәдакага биреп җибәрә (эшләгән өчен, — дисәк тә, дөрес булыр).

Өлкәннәребез Мәрьям апа Каюмова, Гөлсинур апа Гафурова, Гөлчәчәк апа Гыймаева, Тәнзилә апа Мугинова, Рәхилә апа Бадыйкова һәм башкалар исән-сау гына була күрсеннәр. Алар эштә дә сынатмый, бәйрәмнәрдә дә. Клубка килеп җырлыйлар да, бииләр дә, шигырьләр  дә сөйлиләр, уеннарда да бик теләп катнашалар. 70-80 яшьтә  булсалар да,  йөрәкләре һаман унсигездә генә…

20181205_113521

Картаямыни соң йөрәк
Маңгайлар сырланса да,
Үтте яшьлек, юләрлек дип
Җырларда җырланса да, дип юкка гына җырладымыни соң татарның танылган сандугачы Әлфия  апа Авзалова?!

Киләсе елларда да бер-беребезне югалтмыйча, каз өмәләрендә дә, башка чараларда да очрашып, тыныч тормышка, рәхәт дөньяга куанып, бәхеттә-шатлыкта, исәнлектә-байлыкта  яшик әле, кадерле авылдашларым  минем.

Сезне хөрмәт итеп Рузалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1039

Комментирование запрещено