Ярмәгем

imageСиндә туып, йомшак туфрагыңда
Тәпи атлап киттем, Ярмәгем.
Синдә бөреләнде тәүге җырым,
Чәчәк атты бәхет гөлләрем.

Табындым мин татлы суларыңа,
Дәртләндем лә күреп тауларың.
Күпме илһам бирә йөрәгемә
Юкәлтауга сарган карларың.

Сизгер күңел — бүләгең ул синең,
Ничек түлим мин ул бүләкне?
Ходаемнан сорыйм, авырлыклар
Урап узсын диеп Ярмәкне.

Тук башаклар җырын ишетәмен,
Уңган халкың күреп куанам.
Газиз туган авылым минем,
Тормышыма синнән көч алам.

Фәния КӘРИМОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 981

Комментирование запрещено