“Яңа ел маҗаралары”

0a2576afb117da9cd8f37c0356dc7379Яңа ел – һәркемнең иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. 30 декабрьдә Чулпан авылы клубында авылдашлар һәм кунаклар өчен “Яңа ел маҗаралары” дип исемләнгән тамаша-кичә үткәрелде.

“Ап-ак карларга уралып, син киләсең, Яңа ел!
Ак карлардай ак бәхетле булсын безнең Яңа юл!
Хуш киләсең, Яңа ел!”- дип ачып җибәрде кичәне Алсу Сәфиуллина һәм котлау сүзен Ярмәк авылы җирлеге башлыгы Минсәет Низаметдин улы Шәйхетдиновка  тапшырды. Чулпан кешеләрен һәм кунакларны бәйрәм белән тәбрикләгәч, Минсәет  әфәнде иң матур яңа ел бизәлешле йортларның хуҗаларын грамоталар белән бүләкләде.

Бәйрәм алга таба дәвам итте. Бик матур итеп бизәлгән тамаша залында Кыш бабай (Низамов Реналь), Кар кызы (Сәлахова Ильвина) һәм башка әкияти персонажлар чыгышлар ясадылар. Аларның рольләрен үзебезнең авыл «әртисләре» Әбдрәхимова Сәрия, Кәримова Гөлнур, Гыйбадуллина Наилә, Сәлахова Фәнүзә, Яруллина Гүзәлия, Морзаханова Фәүзия, Иванов Никита, Морзаханов Артур, Галләмова Аделина бик оста, саф татар телендә башкардылар. 

Бәйрәм кичәсе җырлар, биюләр, шигырьләр, лотерея уйнатулар белән уралып барды. “Солтан һәм аның хатыннары” мәзәк күренеше дә, ”Чаткылар” пьесасыннан өзек тә күңелгә ятышлы булды. Рольләрне Сафин Нургали, Гадыев Хәмит, Яруллина Гүзәлия бик оста, кызык итеп уйнадылар. Минһаҗева Гөлчәчәкнең төрек биюе дә искиткеч килеп чыкты. Үз куллары белән тегеп кигән затлы, матур костюмы күз явын алырлык иде.

Кыш бабай бүләкләрне мулдан өләште. Ә чулпанлылар өчен иң зур бүләк -  ул клубка ремонт: ялтырап торган яңа идәннәр һәм кәнәфиләр. Авылдашлар түрәләргә зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Котлы булсын Яңа ел! Киләсе ел шатлык, бәхет китерсен, дигән теләкләр белән тамашачылар белән хушлаштык.

Г.С. КӘРИМОВА, Чулпан авылы клубы мөдире.

Камышлы районы.

Просмотров: 864

Комментирование запрещено